Хезмәт

Күңелләр һич тә картаймый (сәхифә)

1нче июль көнне 7 райондашыбыз үзләренең 90 яшьлек олуг юбилейларын билгеләп үтте. Рәсәй Президентының Котлау хатларын тапшыру мизгелләре хакында бүгенге сәхифәбездә бәян итәбез.

Яшәү дәрте әле сүнмәгән
Югары Ушма авылында яшәүче Анастасия Павлованың яшьлек еллары авыр чорларга туры килсә дә, ул вакытларны юбиляр зур горурлык хисләре белән искә ала.
- Эшләдек, тырышып эшләдек. Нинди генә эш кушсалар да, намус белән башкардык, - ди
ул.
Әнә бит юбилее белән котларга килгән «Сорнай» җәмгыятенең баш икътисадчысы Әнәс Кәлимуллин сүз алгач, Анастасия апаның күзләре очкынланып китте. Кардага сыер саварга йөрүләре, алдынгылар бәйрәмендә гел беренчелектә булулары хакында озаклап гәп корды алар.
-Яшьлегемдә күргән авырлыкларның, кичергән газапларның әҗере бүген туганнарым ихтирамында гомер кичерүем,- ди Анастасия апа.
«Картаймыш көнемә калган»
Нормабаш авылына килеп керүгә капка төбенә җыелган машиналар, өй тулы балаларны күреп юбилярның тигез, матур гаиләдә яшәвен күреп сөендек.
- Бөтен рәхәтлекләр дә картаймыш көнемә калган икән. Нинди мул, бөтен тормышта яшибез. Ул хөрмәт, игътибар турында әйтеп тә тормыйм. Рәхмәт барчагызга да, - дип каршы алды безне 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче Фәймә Фәйзрахманова.
Фәймә биш яшендә әтисез кала. Тормышларын яхшырту нияте белән әнисе читкә чыгып китә. Әмма кайгы үзе генә йөрми шул. Фин сугышы башлана. Тормыш авырлыклары белән көрәш дәвам итә. Ә Бөек Ватан сугышы башлану белән Фәймәне окоп казырга алалар.
- Кышкы салкыннарда куллар ломга ябышып кала иде. Ялан кул, ялан аяк ничек түздек микән? - дип күз яшьләре белән искә ала ул чорларны. Бераздан аны Петрозаводск шәһәренә юллыйлар. Биредә ул складта каравылчы булып тора. Булачак ире Шәрифҗан белән дә нәкъ шушы шәһәрдә таныша. Башкортстанның Илеш районы кызы Балтач килене була да куя. Олы кызлары тугач, Фәймә баласы белән иренең төп йортына кайта. Игелекле килен хезмәте күрсәтеп, әти-әнинең хәер-фатыйхасын алып, Шәрифҗан абый белән ил-көннәргә игелекле балалар үстерә алар. Бүген йорт тутырып, әни дип төп нигезгә җыелалар икән, бу бары тик Фәймә апаның үз яхшылыгы, үз тырышлыгы дияргә кирәк.
Юбилярның үзе әйтмешли, күп авырлыклар күрсә дә, бөтен рәхәтлек, картаймыш көнгә калган икән. Шулай гына була күрсен.
«Әллә яфрак яшәткәндер?»
- Инде күзләрем дә күрми. Гомер бетмәгәч, нишлисең? Сугыш чорында ашарга юк. Эшләргә кирәк. Фермада яфрак ашап эшләдек. Әллә шул яшәткәндер? - дип каршы алды безне Ор авылында ялгызы гомер итүче Миңнебикә апа Хаҗиева.
7нче классны тәмамлагач ул фермада эшли башлый. Сөтләр кабул итә, соңрак сыер сава, сарыклар да карый. Урман кисүдә актив катнаша. Нәкъ менә шул чорда күзенә ботак кереп бер күзе сукырая. Соңгы елларда икенче күзе дә бөтенләй күрмәс була.
- Аяклы энциклопедия ул безнең. Ор һәм Шеңшеңәр авылы тарихын нәкъ менә Миңнебикә апа ярдәме белән яздык, - ди җирле үзидарә җитәкчесе Раузит Галиев.
Әле озак еллар абыстай булып та йөргән. Ике күзе дә күрми башлагач кына йөрүләр кыенлашкан. Миңнебикә апаның йортыннан кеше өзелми. Сәдака китерүчеләр дә, зур эшләр башлар алдыннан хәер-фатыйха алырга килүчеләр дә шактый.
«Утында яндык!»
Сугыш башланганда Хаҗирәгә 16 яшь була. Шуңа да укуын дәвам итә алмый ул. Колхозга атлар карарга урнаша.
- Без сугышта катнашмадык. Әмма аның артыннан калган утында гына яндык, - ди ул чорлар турында хәтерендә яңартып.
Төп нигездә әти-әнисенә, туганнарына булышып яши ул. Олыгаеп кына Яңгул авылы кешесе Гарәфетдингә кияүгә чыга. Улы Ришат, килене Нурия, оныгы Илсөяр янәшәсендә олы хөрмәттә яшәүче Хаҗирә апа тормышларның муллыгына, бөтенлегенә риза булып, көн дә шөкрана кыла. Илләр тыныч, дөньялар имин булсын, дип тели.
Аздан да күңел була
Ор авылында яшәүче Гөлҗиһан Хәбибуллина исә мондый бәхеттән мәхрүм булып чыкты. Ярый әле ялгызлыгын тулыландыручы, гел ярдәм итеп торучы социаль хезмәткәр Гөлнары бар. Якында гына туганының кызы да яши икән. Әмма Гөлҗиһан апа колхоз биргән йортта яшәвен кулай күрә. «Үз өем, үз почмагым», ди ул. Яшьлегендә туган авылы кырларында хезмәт куйган Гөлҗиһан апа бәхет эзләп Казахстан якларына юл ала. Шунда гомер кичерә. Ире үлгәч, туган якларына кайтырга була. Туган авылы аны кире какмый. Яшәр өчен йорт бирә. Әнә бит юбилей уңаеннан котларга да җәмгыять рәисе үзе килгән. Җирле үзидарә җитәкчесе белән ветераннар советы рәисе дә бик зурлаганнар үзен. Олы кешегә күп кирәкми, аларның аздан да күңелләре була.
«Көзләр» җитте диеп моңаймагыз!
Бибигөл Әхмәдиеваның яшьлеге бик авыр елларга туры килә. Ачлы-туклы басу-кырларда ашлык сугулар да, сугышка азык-төлек, кием-салым әзерләүләр дә яшүсмер кызлар җилкә¬сенә төшә. Бер телем кара ипигә тилмергән ул чакларны безнең буын күз алдына да китерә алмый. Күрергә язмасын!
-Бибигөл апа! Сезнең яшьлекне сугыш урлаган, әмма сез намус белән хезмәт иткәнсез. Шуңа да тылдагы олы хезмәтләрегезне онытырга безнең хакыбыз юк. Сезне юбилеегыз белән тәбрикләп, Ходай биргән гомерегезне сәламәтлектә үткәрүегезне телим, - диде «Якты юл» җәмгыяте рәисе Раиф Хәкимов. Куныр җирле үзидарәсе дә юбилейга саллы бүләкләр белән килгән иде. Энесе Гариф, аның ике улы белән гомер итүче Бибигөл апаның үзенә күрсәтелгән хөрмәттән күзләренә яшь тулды:
- Мине зурлаган өчен Ходай үзегезне зурласын, - дип озатып калды ул кунакларны.
Кадердә һәм хөрмәттә
Чутай авылында яшәүче Әсхәпҗамал Сәләхиева 90 яшьлек юбилеен үз гаиләсе янәшәсендә каршылавы белән бәхетле. Ни генә дисәң дә, үз балаң бит. Дәүләт тә ярдәменнән калдырмаган. Программа кысаларында ветеранга йорт салынган. Димәк, гомер буе туган колхозы өчен бил бөгүләр, кичергән газаплар берсе дә юкка чыкмаган. Бүген заманча йортта улы Мидхәт, килене Наташа, оныгы белән гомер итүче Әсхәпҗамал апа олуг юбилеенда кадер-хөрмәт күрсәтүләренә чиксез сөенде. Һәркемгә күз яшьләре аша рәхмәтләр укыды.
Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: