Хезмәт

Күңелләр сыкрый

6нчы февраль безнең гаиләбез өчен гаять тә олы кайгы алып килде.

Кадерле тормыш иптәшем, балаларымның яраткан әтиләре Таһир Гыйльметдинов йөрәк белән кисәк кенә үлеп китте. Ни өчен нәкъ менә ул? Әле бит күпме башкарасы эшләр, чынга ашмый калган хыяллар бар иде. Юк, шул... Язмышлардан узарга теләсәк тә, бу мөмкин эш түгел.
Хәсрәтебезне безнең белән бергә уртаклашып, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, Таһир эшләгән шәхси эшмәкәр Р. Мамлиев оешмасына, үзем эшләгән «Балтач сөт-май комбинаты» коллективы һәм аларның җитәкчеләренә, гимназиянең 3«а», 9нчы сыйныф укучыларына, аларның сыйныф җитәкчеләренә олы рәхмәтемне белдерәм. Һәрбарчагызга сәламәтлек, тынычлык, гаилә бәхете телим.

Реклама

Фото интернет челтәреннән алынды.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: