Хезмәт

Кенә... төшләргә керә

Район үзәгеннән читтәрәк урнашкан, табигать кочагына сыенып утырган Кенә авылында ниндидер табигый хозурлык, тынычлыкка, иплелеккә өнди торган уңай энергетика өстенлек итә.

Мәхәббәтле, сөйкемле бу төбәктә туып-үскән кешеләр дә үзләренең ихласлылыгы, риясызлыгы, нечкә күңел хисләренә бирелеп, җыр-моңга, әдәбиятка тартылулары белән аерылып тора. Республиканың танылган җырчысы, инде мәрхүмә Җәвәһирә Сәлахова авылдан чыкса да үзенең зыялыгы, күркәм холыклы булуы белән замандашларын сокландырган сәхнә йолдызы булып, кырык елдан артык халыкка хезмәт иткән. Аның үрнәгендә, милли традицияләргә тугры калып, саф чишмә агымыдай көчле, моңлы тавышы белән әсәрткән Римма Ибраһимова да югары зәвыкка ия талантлы җырчы буларак, халык хөрмәтен яулады.
Әле менә Римма ханым, юк вакытын бар итеп, бәйрәм тантанасына - авыл тарихына багышланган «Кенә суы агадыр» дигән китапны тәкъдир итү кичәсенә кайткан иде. Бу юлы да үзенең саекмас моңы белән авылдашларын сөендерде, китап авторына ихлас рәхмәтен җиткерде.
Ә китапны төзеп, дөньяга чыгарган Фаил Фаикъ улы Ибраһимов белән аларның әтиләре бертуган, тикмәгә генә уртак фамилияне йөртмиләр. Фаил абый үз төбәгенең ихлас патриоты буларак, искитмәле олы хезмәт куеп, китапны ничә буын кешесенә тәрбияви юнәлеш бирердәй тирән мәгънәле, күп мәгълүматлы һәм тулы чынбарлыкны чагылдырырга тырышып, менә дигән итеп башкарып чыккан. Әлбәттә, материал туплауда тынгысыз холыклы ветеран укытучы Сәгыйрә Низамиева кебек байтак авылдашлары булышкан булса, китап бастыруның матди ягын Рифат Закиров, Рәхимҗан Хөсәенов кебек эшлекле һәм фидакарь егетләре үз өстенә алган. Шулай күмәк көч белән «туган» бу тарихи-документаль әсәрдә гыйбрәтле мәгълүматлар, язмыш сынауларына бирешмичә көчле рухлы көрәшче булган шәхесләр, читтән караганда гади һәм гадәти генә күренгән Кенә авылларының тарихына кереп калырдай, халыкка игелекле булган фидакарь затлар җитәрлек. Бу авылда бик тә гыйлемле дин әһелләренә хәтле халыкны намазга, югары әхлаклы тәрбиягә өндәп кенә калмаганнар, бәлки рухи ярдәмгә мохтаҗ булган, чиргә, бәлага тарыган кешеләргә савап өчен чын йөрәктән ихлас ярдәм иткәннәр, малга исе китмичә, тыйнак, сабыр, ипле яшәү рәвеше белән башкаларга үрнәк булганнар. Бу кичәдә катнашкан танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшин сөйли: «Безнең Арбор авылында Кенәдән килеп төпләнгән Мотыйгулла хәзрәт бар иде, ул бөтен авылдашларга чиста намус, миһербанлык үрнәге күрсәтте, иманлы, тәртипле булырга өндәде. Үзенең бу гадел фикерле, дини карашы өчен Совет чорында да, бик каты эзәрлекләнеп нахакка Себергә сөрелсә дә, туплаган милкеннән колак какса да, беркемгә үч-ачу сакламады, җанга сеңдергән кыйбласына тугры калып, саф күңел белән һаман кешеләргә булышып, яхшылык эшләп, олы җанлы, миһербанлы илаһи зат буларак күңелләрне яулады», дип искә алды. Кенәнең үзендә дә халык ихтирамын яулаган дин әһелләре күп булган.
Кенә авыл тарихында андый фидакарь затлар җитәрлек. Шуларның берсе Разия Галимуллина озак еллар район хастаханәсендә табибә булып эшләде, искиткеч кешелекле, башкалар өчен җанын фида кылырга әзер торган чын табибә иде, мәрхүмәкәем, хәзер аның үрнәгендә Камил Вәкилович, Сәвия Фәрвазовна кебек башка медиклар Республика балалар клиник сырхауханәсенең балалар бүлегендә халык рәхмәтен алып, үз бурычларын чын йөрәктән бирелеп башкаралар.
Илленче - сиксәненче елларда мәдәният тармагында җиң сызганып эшләгән Фаил абыйның сеңлесе Тәскирә Ибраһимова үтә дә нечкә күңелле, шигъри җанлы, эчкерсез саф күңелле бер үзенчәлекле зат иде, гармунда уйнап күп төрле чаралар оештырып, кечкенә генә клубны да гөрләтеп тотты. Клуб тирәсенә ул утыртып калдырган каеннар инде өрлек кебек тигез, биек булып күтәрелгән, дөньядан иртә киткән Тәскирәне искә төшергәндәй, искән җилдә җай гына яфракларын җилфердәтеп утыралар.
Кенә, чыннан да, элек-электән бай тарихлы, мәгърифәтле булуы белән дә талантлы, сәләтле, эшлекле кешеләр үсеп чыгарга уңдырышлы җирлек тудыргандыр. Бу авылдан чыккан, республикага, илгә танылган дистәләрчә шәхесләр бар, алар шушы төбәкнең горурлыгы, йөз аклыгы булып әле дә тәрбияви үрнәк күрсәтәләр. Авылның данлыклы нәсел баласы Бакый Рәхимов Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар эшләп илгә таныла, Герой исеменә лаек була. Кенәдәге авыл хуҗалыгы кооперативы шушы Герой исемен лаеклы йөртеп, бүген Зиннур Зәйнуллин җитәкчелегендә матур гына хезмәт уңышларына ирешә. Кенәнең эшлекле, тәрбияле, белемле, республика күләмендә зур абруй казанган шәхесләре дистәләгән. Кенәдә байтак еллардан бирле урта мәктәп эшләп килүе дә авылның тарту көчен, абруен арттырган, халыкны яктылыкка, белемгә, тәрбиягә өндәгән, мәктәптә Сәгыйрә Низамиева, Сәхибә Закирова, Кәрим Садыйков, Гали Сәмигуллин, Рауза Зарипова, Сания Закирова, Мәдинә Сәмигуллина һәм дистәләрчә укытучы - педагоглар үзләренең фидакарь, намуслы хезмәтләре белән кешеләрнең хәтер түрендә урын алганнар. Алда әйткәнемчә, Кенә ягының мөлаем, эчкерсез, тырыш, уңган кешеләре күңел юмартлыгы, кешелекле, миһербанлы, башкаларны да зурлый, олылый белгән мәгънәле, мәнле булулары белән дә аерылып тора. Бу төбәктә читтән килгән язучыларны, артистларны да күтәреп кенә алмыйлар, аларның һәр чыгышын, һәр сүзен күңел байлыгы итеп, сеңдерә барып, якын итеп килгән кунакка, рәхмәтле, хөрмәтле була беләләр. Юкка гына бер төркем язучылар составында Кенәгә «десант» булып төшкән Мөхәммәт Мәһдиев: «Әгәр дә сез мине үзегезнең Түбән Кенә малае итеп кабул итәсез икән, мин бу гүзәл авылга бергә укыган сабакташларым белән очрашырга җәй көне яңадан кайтыр идем», дип белдергән. Кенә малайларын яратып, үзенең әсәрләренә дә керткән язучы үзе исән чакта, төшендә булса да күңеленә хуш килгән бу төбәккә әллә ничә тапкыр кайтып килгәндер. Илдар Юзиев, Резеда Вәлиева, Роза Туфитуловалар да бик җылы тәэсирләр белән әдәби очрашулар уздырганнар иде биредә.
Ә инде китапны тәкъдир итү кичәсе мәктәп директоры Рамил Низамиев тырышлыгы белән бик уңышлы итеп оештырылды, укытучы Кифая Хәбибуллина бик җанлы итеп алып барды. Тантанада кем генә чыгыш ясаса да, китап авторы Фаил абыйның шулкадәр олы җаваплылык алып, зур хезмәт башкаруына ихластан рәхмәтен белдерде. Ә бу үзенчәлекле бай эчтәлекле китапның мәгънәви, тәрбияви бәһасе еллар үткәч тагын да артачак, анысы, һичшиксез, расланыр дип әйтергә була.

Реклама


Рәсемдә: сулдан уңга китап авторы Фаил Ибраһимов, Сәгыйрә Низамиева, китапның эшләнелешенә зур өлеш керткән Рөстәм Исмәгыйлев (Фаил әфәнденең апасының улы), Илгизәр Рәхимов (кияүләре) һәм Фаил әфәнденең улы Фәнил. Мәктәп директоры Рамил Низамиев чыгыш ясый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: