Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үкенечләр җанны телмәсен (+фото)

Кара-каршы үскән тирәкләрнең Ботаклары кушылып үрелгән. – Үз йолдызым кайда икән? – диеп, Эзләдем мин Тәрхан күгеннән.

Тәрхан авылының 90 еллыгына.

Хәтерләмим инде, ул чакта үз йолдызыбызны тапкан булдык микән? Тапсак, бүген дә ул йолдыз Тәрхан өстендә балкыймы, безне сагынып, юксынып, әле дә Тәрхан урамнарыннан эзлиме икән? – Кызганыч, авылым урамнары күптән бушады инде. Йөрәккә якын, күңел түрендә сакланган “Тәрхан – туган авылым” дигән сүзләр генә калды. Әмма 1930-1970нче елларда шушында кендек каны тамган, яшел хәтфә үлән өстендә тәүге адымнарын ясаган, кабатланмас матурлыгы белән еллар узган саен тагын да кадерлерәк булган Тәрхан авылы биредә туып-үскән һәркемнең күңел түрендә яши. Сөйләп-аңлатып бетереп булмаслык сагыну булып яши.

Тәрхан авылының табигате берәүне дә битараф калдырмый иде шул. Күренекле режиссерлар Кәшифә апа белән Рәхим абый Тумашевлар: “Оҗмах булса, шушы Тәрхандыр”, “Мин Тәрханны бернинди ял йортына да, санаторийга да алыштырмыйм”, – дигәннәр. Тау битенең матур бер почмагында, Арборка елгасының сул ягындагы калкулыкка урнашкан иде ул. Тасмадай сузылган урамның бер ягында йортлар, ә каршы якта җиләк-җимеш бакчалары тезелгән. Авылның ике ягында тау астында чишмә челтери иде. Соңрак Сизнер авылы ягындагысы юкка чыкты. Иске Чепья ягындагы чишмә куе зиреклеккә сыенып ага иде. Шаулап, күңелләргә шом салып үскән зиреклекнең дә гомере кыска булды. Төзелеш эшләренә кирәк дип таптылар: аркылыга-буйга трактор белән йөреп, юан агачларны кисеп алдылар. Шомлы сергә төренгән матурлык та юкка чыкты. Урыны сазлыклы, шомлы иде. Кичләрен еланнар сызгыруы авыл кешеләрен шүрләтсә дә, бу еланнарның кешеләргә зыян салганын беркем дә хәтерләми.

Авылның өлкән кешесе Фәсхетдин абый Гыйбадуллин: “Беренче булып шунда 1928нче елда Нәби Кәримов дигән кеше йорт сала. 1929-1930нчы елларда Тәрхан тулылана барды, Нөнәгәрдән күпләп төштеләр”, – дип сөйләгән иде исән чагында. Нәби абый артыннан Фәсхетдин абыйның да әти-әниләре кузгала. Дүрт туган йорт җиткезеп, балалар үстерәләр. Башкалар да шулай бергәләшеп күченәләр.
Авылга исемне җир үлчәүче бирә. Тәрхан – иркен, ирекле, чиксез, бәйсез дигәнне аңлата. ТАССРның 1941нче елга кадәрге торак пунктлар турындагы белешмәдә авылга нигез Нөнәгәрдән күченгән кешеләр тарафыннан 1928-1929нчы елларда салына дип бирелә. 1928нче елда Нөнәгәр авылында булган зур янгын күпләрнең күченүенә сәбәп була. Әмма халык телендә сакланган икенче бер сәбәп тә бар. Тау өстендәге җирләрне һәм урманны Нөнәгәр җирлегендә саклап калу зарурлыгы туа: аның өчен якында авыл булу, анда кешеләрнең яшәве кирәк була. Бәлкем, халык телендәге сүзләрнең күпмегә дөреслеккә туры килүен раслаучы берәр документ та бардыр? – Әлегә бу ачыкланмаган сер булып кала.

1929-1931нче елларда Тәрхан авылында 22 хуҗалык була. 1938-1939нчы елларда авылда 21 хуҗалык (91 кеше), 1943-1945нче елларда 17 хуҗалык (98 кеше), 1961-1965нче елларда 20 хуҗалык (77 кеше) булган. 2001нче елда 3 хуҗалык, 2006нчы елдан 2017 нче елга кадәр авылда 2 хуҗалык булып, берсендә бер кеше – сугыш ветераны Сәләхов Нургаянның 1963нче елда туган улы Сәләхов Илгиз яшәде (мәгълүмат хуҗалык кенәгәләреннән алынды).


(Язманы тулы килеш "Хезмәт" газетасыннан укыгыз).
Дания КӘЛИМУЛЛИНА
Нөнәгәр авылы.

Фотолар 2013 елдагы очрашудан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл көне