Хезмәт

ҮКЕНЕРСЕҢ – СОҢ БУЛЫР (хикәя).

Азык-түлек тулы ике сумкасын чак күтәргән Вәсимә фатир ишегенең йозагын ачты да, эчкә үтте.

Реклама

Иелеп, аяк киемнәрен салып маташканда, улы Ринасның бүлмәсеннән ишетелгән көлешкән авазларны ишетеп, колагыма тоелдымы, дигән сыман, бер тын чүгәләгән килеш тыңлап торды. Юк, тын гына көлешкән тавышлар аның колагына ишетелмәгән иде.

Вәсимә, ни уйларга белмичә, бераз аптырап торды да, җәһәт-җәһәт атлап, кинәт кенә улының бүлмәсенең ишеген каерып ачып җибәрде... һәм телсез калды... Анадан туган халәттә караватында яткан Ринасның кочагында, аңа бөтен гәүдәсе белән сыенып, шәп-шәрә кыз ята иде... Телен югалткан Вәсимә ишектә пәйдә булгач, егет белән кыз оялудан асларында калган җәймәне тарткалап, өсләрен капларга маташсалар да, калтыранган куллары тыңламау сәбәпле, бу теләкләре уңышлы барып чыкмады.
Кыз шул арада егет аша тиз генә сикереп торды да, киемәрен барларга тотынды. Коелып төшкән Ринас әнисеннән күзләрен яшереп: "Әни?.. Син? Нигә син эштә түгел?.. Без хәзер киенәбез. Бу - Фәнзия...", − дип, берсеннән-берсе бәйләнешсез сүзләрдән башка берни дә әйтә алмады. Берни аңламыйча улыннан күз алмыйча басып торган Вәсимәне аның бу сүзләре ушына китердеме, хатын зәһәр усаллык чәчкән күзләрен кызга күчерде.
Әкрен-әкрен генә басып, күкрәкләрен кулындагы кофтасы белән яшерергә маташкан кызга якынлашты: "Әх син, сөйрәлчек! Мәктәптә дәрестә утырыр урында минем улымны аздырып ятасыңмы монда?! ". Йөзе бурлаттай кызарынган, маңгаена тир бәреп чыккан Вәсимә кинәт кенә кызның кулыннан кофтасын тартып алды да: "Кәнтәй! Менә сиңа, кәнтәй!", - дип кизәнеп, киеме белән аның битенә-башына суккаларга тотынды. Куллары белән битен капларга маташкан кызга карчыгадай ташланган әнисеннән араларга тырышып, Ринас аларның икесе арасына басты: "Әни, нишлисең син? Әни, акылыңа кил!".
Тик Вәсимә аны ишетерлек хәлдә түгел иде. Унынчы сыйныфта укып йөргән улының сыйныфташы белән әллә ни кылып ятулары аны чыгырыннан чыгарды. Ачуыннан үз-үзен белештермәгән хатын үксеп елаган кызны соңгы сүзләр белән сүкте дә, киенергә дә ирек бирмичә, ярымшәрә килеш коридорга төртеп чыгарып җибәрде һәм артыннан киемнәрен җыеп ыргытты: "Бүген үк мәктәпкә барып сөйлим кем икәнлегеңне! Белсеннәр!".
Бер кызган Вәсимә тиз генә тынычлана алмады. Тәрәзәгә капланган Ринасны ашардай булып: "Оят түгелме сиңа?!" - дип кычкырды. Әнисенә беркайчан да каршы сүз әйтмәгән улы беренче тапкыр тавышын күтәрде:
- Ә нигә миңа оят булырга тиеш? Мәхәббәт оятмени?
- Нинди мәхәббәт? Ни сөйлисең? Сиңа әле уналты гына. Син әле мәктәпне дә бетермәгән... Вәсимә нинди дәлилләр китерергә дә белмәде. Аңа ничек булса да улын үз хаксызлыгына ышандырырга кирәк иде.
- Без бер-беребезне яратабыз... Синең Фәнзияне хурларга хакың юк...
Улының авызыннан кызның исемен ишеткәч, Вәсимә тагын кызып китте. Фәнзия турында әйтмәгәне калмады: алар күп балалы, хәерче, ач гайлә, әниләре идән юучы, әтиләре эчкече, фәлән-фәсмәтән... Ринас әнисен тыңлап тормады, тиз-тиз генә киенде дә, кая киткәнен дә әйтмичә чыгып йөгерде.
Өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсеннән икенчесенә йөри-йөри, Вәсимәнең кулына эш йокмады. Ире кайтуга ашарга пешерәсе барлыгын да онытты хатын бүгенге бу хәлләр белән. Ушың китмәслекмени?! Мәктәптә укып йөргән малаең көпә-көндез әллә кем белән ятсын әле! Кыз дигәне юньле гайләдән булса бер хәл иде! Бер йолкыш кызы бит! Гарьлегеңнән үләрсең! Кая карый бу мәктәп?! Нинди тәрбия бирәләр анда балаларга?! Нәрсәгә өйрәтәләр? Авырга калып, өйләндереп тә куяр әле улын бу йолкыш үзенә! Юк! Булмаячак бу! Вәсимә моңа юл куймаячак! Ялгыша улы. Яшьлеге белән ялгыша. Аңа әле мәхәббәт турында уйлыйсы түгел, укырга, белем алырга кирәк. Яхшы һөнәр алырга, карьера ясарга. Аннан, үзенә тиң пар табып, гайлә корырга. Аллам сакласын бу Фәнзия кебекләрдән!
Үз-үзенә урын таба алмаган Вәсимә, йозак борылган тавышны ишетеп, ишек янына йөгереп диярлек барып җитте. Иренә чишенергә дә ирек бирмичә, бүгенге хәлләрне ашыга-кабалана сөйләп тә бирде. Сабыр холыклы ире Вәзир бу юлы да холкына тугры калды: "Булса ни булган? Синең белән кайчан якын мөнәсәбәт башладык, хәтерләмисеңмени? Танышуның дүртенче көнендә! Син Ринасны ничә яшьтә таптың үзең?" Унсигезе тулыр-тулмас бала табып, иргә чыккан Вәсимә тынмады: "Безнеке икенче... Бу бит башка сыймаслык!". Вәзир һаман улын яклады: "Улым ир-егет булып үсеп җитте дип сөенер урында син тавыш куптарасың... Юкка башымны катырма".
Ирендә дә союздаш таба алмаган Вәсимә, тәмам кәефе кырылып, ахылдый-ухылдый кухняга үтте. Куллары кичәге ашны җылытырга куйды, ә кайнаган зиһене улы турындагы уйлардан арынмады. Менә кадерләп үстер бердәнбер балаңны! Ул бит улына бөтен яшьлеген, бар гомерен багышлады. Тәмлесен, авызыннан өзеп, аңа каптырды. Киемнең иң яхшысын аңа кидерде. Ә хәзер анасына рәхмәтен шулай күрсәтәме икән?
Ире тагын бала сораса да, бердәнбер улына тиешенчә тәрбия күрсәтәм, кеше итәм, дип ике тапкыр авырын төшертеп кайтты. Юк! Ничек кенә булса да биздерергә кирәк аны бу кыздан! Киләчәген бозмасын малайның! Һәм Вәсимә телефоннан мәктәп директорының номерын җыйды.
Директорга Фәнзия исемле бозык, азгын, тәртипсез укучы турында булганын-булмаганын тасвирлап хурлаган Вәсимә улы Ринасның, кайтып, ишек янында тыңлап торганын да сизмәде. Тик каршысында кинәт кенә йөз-чыраена икенче төс кергән, карашы танымаслык үзгәргән Ринасны күреп, телефоннан кычкыруын туктатты. "Эх син, әни!" - Ринас, иңнәренә таш аскандай, иелеп, үз бүлмәсенә үтте. Мәктәп директоры, бу вакыйганы педсоветта тикшерергә вәгъдә итеп, телефон трубкасын куйды. Вәсимәгә бераз җиңел булып китте. "Үскәч, үзе рәхмәт әйтер әле", - дип үзен тынычландырырга тырышты хатын.
Фатирда тирән тынлык урнашты. Бер яктан өч бүлмәле фатирга сөенеп бетмисең. Икенче яктан, һәркем үз бүлмәсендә бикләнә дә утыра. Ире үз бүлмәсендә. Улы үз бүлмәсендә. Гайләдә өч бөртек кенә кеше булып, кайчан бергә утырып ашадылар алар соңгы вакыт? Шәһәр тормышының ритмына, җаена буйсынып яшәү шулай читләштерәме кешеләрне? Әллә бер-берсен аңламаган кешеләр үзләре тора-бара шулай читләшә, ерагая баралармы? Юк, шулай да улы белән яхшылап сөйләшергә кирәк. Төшенергә тиеш ул әнисенең хаклыгына. Яшьлек дуамаллыгы белән әле алар берни дә аңламыйлар. Соңыннар рәхмәт әйтер әле үзе дә, менә күрерсең...
Вәсимә, улы белән җайлап кына аңлашырга теләп, баягы кебек бүлмә ишеген дуамалланып каерып ачмады, ә сак кына шакыды. Бер тын тыңлап торды да, эчтән бер аваз да ишетелмәгәч, улының бүлмәсенең ишеген ачты. Уналты яшьлек улы Ринас, ак җәймәдән элмәк ясап, түшәм уртасындагы люстра ыргагына асылынган һәм әнисенә йөзен борып, үчекләгәндәй, телен чыгарган иде... Вәсимә, аңын югалтып, идәнгә шуып төште...
...Биш катлы гади "хрущевка"дан улын ияртеп, яшь ана чыкты да трамвай тукталышына юнәлде. Малай, өч яшьлек Ринат, әнисеннән калышмаска тырышып, үзе нәни аяклары белән кызу-кызу атлый, үзе туктаусыз тәтелдәргә дә өлгерә. Ул белә, әнисе эшкә ашыга, аңа соңга калырга ярамый. Ә әнисе эштә вакытта Ринат көне балалар бакчасында үткәрә. Аңа анда һич тә кыен түгел. Анда бергә уйнарга якын дуслары бар. Ягымлы тәрбияче, әллә күпме төрле-төрле уенчыклар бар. Ринат, әнисенең кулын ычкындырмый гына, башын бора-бора үтеп-сүтеп йөрүчеләрне дә күзәтергә өлгерә.
Әнә теге зур, йонлач этне теге абый көн дә иртән йөртергә чыгара... Әнә теге чал чәчле, саргылт йөзле апа нигәдер көн дә алар артыннан иярә дә, Ринаттан күзләрен алмый... Көн дә күрә торгач, Ринат ул апа турында беркөн әнисеннән сорады: "Әни, кем ул?". Тик әнисе ул сәер хатын ягына борылып карады да: "Белмим, улым", - дип кенә җавап бирде һәм алар ашыга-ашыга ары атладылар.
Чыганак: http://vk.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: