Хезмәт

Кенәгәсендә бер язу

Тормыштан һәм хезмәттән мәгънә табып, үзенә йөкләнгән Вазыйфаны намус белән үтәп, үзенең һөнәре белән горурланып эшләүче кешеләрне һәр коллективта очратырга мөмкин. Андыйлар «мин алдынгы» дип күкрәк какмыйлар. Киресенчә, «тыйнаклык кешене бизи» дигән әйтемгә тугрылыклы булып калуны өстен күрәләр. Бер коллективта күп еллар өзлексез эшләп, халык алдында ихтирам казаналар.

«Маяк» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә тракторчы-механизатор булып эшләүче Мидхәт Газизуллинның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу - 1981 елда «Маяк» күмәк хуҗалыгына эшкә алу турында. Ә бит ул заманнардан бирле ниләр генә үзгәрмәде. Талонга икмәк алу да калмады, акча алышыну дисеңме, үзгәртеп кору чорлары, кризис заманнары, колхозлар таралу, корылык... Ә ул һаман шул хезмәтендә. «Теше чыкканнан бирле бер хезмәттә» диләр, андыйлар турында.

Ишле гаиләдә үсте Мидхәт. 7 бала, шуның өстенә аяксыз утырган дәү әниләре. Тормышлары җиңелдән генә бармады. Күп авырлыклар күреп үсте ул. Абыйлары, сеңелләре барысы да диярлек махсус урта, югары белем алып, төрлесе төрле якка таралышсалар да, ул тормышын туган нигезе белән бәйләде. Смәел урта мәктәбен тәмамлауга, Норма профессиональ-техник училищесында укып, механизатор һөнәрен үзләштерде. Балтачтан РСФСРның татарча көрәш остасы Тәбрис Мәннапов белән бергә белем алдылар. Әле дә Тәбрис аның турында «ярдәмчел, кешелекле», дип искә ала. 1981 елдан бирле аларның дуслыгы дәвам итә, очрашып торалар. Тагын бер якын дусты - Арбаштан Рәшит Закиров белән дә бик җылы мөгамәләдә.

Реклама

Амур өлкәсендә чик буе сакчысы булып хезмәт иткән елларын алар хәзер дә сагынып искә алалар. «Ике ел буена иң ышанычлы дустым булды ул минем», ди аның турында Рәшит. Әти-әнисенә дә гомер буена ныклы терәк, ышанычлы бала булып калды. Әле дә әнисе Марзия апага «әнием» дип кенә тора. Тормыш та сынап карады инде үзен. Башта әтиләре Габидулланы, аннан инвалид уллары Алмазны 18 яшькә кадәр нарасый балаларны карагандай карап, соңгы юлга озаттылар. Үзе йөрәгенә операция кичерде. Шулай да аягында нык тора.

Мидхәт һаман да үзенең яраткан хезмәтендә. Өйдә кул кушырып утырырга күнекмәгән ул. Җәмгыять рәисе Хәлил Әгъләмович та аның турында гел яхшы фикердә, гозеренә бервакытта да каршы килми. Сәламәтлегенә карап бу юлы да җиңелрәк эш тәкъдим итте. Әйткәнемчә, 1981 елдан бирле Мидхәт Ор авылында игелекле хезмәттә. 32 еллык авыр хезмәтенең 23 елын туган колхозында бәрәңге игүгә багышлады. Авыл халкын да рәнҗетмәде. Иртәнге 4тә торып хуҗалык бачаларын да әйләнә иде. Тик менә шунысына гына бик гаҗәпләндем. Туган авылында иң мөхтәрәм тракторчыларның берсе булуына карамастан, үз гомерендә аның хезмәте ник бер Мактау кәгазе белән бәяләнсен. Артык тыйнаклыгы үзен сиздергән, ахырысы.

Матур гомер кичерә аның гаиләсе бүгенге көндә. Үзенең бар хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган тормыш иптәше Резедә белән әниләренә якты чырай, кадер-хөрмәт күрсәтеп яшиләр. Кызлары Минзилә 11нче сыйныфка аяк басты. Узган ел гына йорт-җирләрен баштан-аяк яңарттылар. Барлык туганнарына ныклы терәк тә әле Мидхәт. Барысы да киңәш сорап аның янына кайталар. Үз урынында исән генә булсын!

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: