Хезмәт

Керәшен авылы тулы татар киленнәре

«Хезмәт десанты» белән Биктәш авылына килгәч иң беренче күзем төшкәне йортларның төзеклеге иде. Кечкенә генә дигән авылыбыз да бара торгач озын булып тоелды, ә баксаң анда нибары 63 кенә хуҗалык яши икән. Керәшен халкының бердәм булып яшәве, оешканлыгы элек-электән билгеле, шуңадыр да алардагы һәрбер мәдәни чара ду килеп үткәрелә.

Биктәш халкы турында күбрәк белергә, аларның көнкүрешләре белән якыннанрак танышырга теләп гомере буе шушы авылда яшәгән Клавдия Михайлова янына кердем. Аны беренче тапкыр күрүгә керәшен әбисе икәненә ышанмадым да, чын иткән татар әбисе инде менә. 78нче яше белән баручы Клава әбинең бөтен хезмәт юлы колхозда үткән. Тормыш иптәше Алексей ага (мәрхүм инде) белән өч бала тәрбияләп үстереп, аларны чын кеше итү өчен бөтен көчләрен куйганнар. Бүгенге көндә Клава әби уртанчы улы Валерий гаиләсе белән төп нигез җылысын саклап яши. Валерий абый «Зифа» җәмгыятендә директор урынбасары вазыйфасын башкара, аннан тыш Салавыч авыл җирлеге советы депутаты һәм соңгы 3 елда Биктәш авылы старостасы да булып тора.
Әнисенә олы хөрмәт, гаиләсенә чын терәк булып яшәүче Валерий аганың тормыш иптәше Суфия апа Смәел авылы кызы. 1983 елда әлеге авылга кибетче булып эшкә килә. Төскә-биткә чибәр кызны авылның уңган егете читләргә бирми билгеле, үзенә яр итә. Уртак, матур, тигез тормышларында ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Эдуарда гаиләле, әтисе янәшәсендә «Зифа»да эшли, ә кызлары Лилия Казан дәүләт аграр университетында өлкән укытучы. Әти-әнидән үрнәк алып үскән балалар, әлбәттә, аларга тугры булып туры юлдан атлауны өстен куйганнар. Суфия апа тормышының бөтенлеге өчен шөкер итеп, һәркөн эш сәгате җитүен көтеп кенә тора һәм инде үз иткән малкайлары янына фермага ашыга. 1996 елга кадәр райпо кибетендә алны-ялны белми эшләгән кибетче, сәүдә системасының какшаган еллары аркасында бетәргә мәҗбүр булган кибеттән туктагач, аптырап калмый, җиң сызганып фермага барып керә. Бүгенге көндә ул алдынгылар рәтендәге терлекче булып тора.

Килен кайнана туфрагыннан ярала дип белми әйтмәгәннәрдер, Клава әби кебек Суфия апа да кул эшләренә бик оста икән. Кайнана сарык йоныннан оекбаш бәйләгәндә, килене мендәрләргә төрле-төрле чәчәкләр чигеп, төсле матур җепләрдән башмаклар бәйләү белән мәшгуль. Суфия апаның кияүгә килгәндә үк чигеп алып килгән сөлге-тастымаллары әле дә булса саклана икән. Килен белән кайнана дип әйтергә телем дә әйләнми әлеге ике оста куллы хуҗабикә турында, чөнки алар икесе бербөтен булып яшиләр. Ачуланышкан вакытларыбызны да хәтерләмибез диләр, юкса ул шул бер мәртәбә генә булган да инде. Ансында да чебиләргә күзе төшкән песи гаепле икән. Кызык итеп кенә искә ала торган вакыйгага әйләнеп калган ул көн Михайловлар гаиләсе өчен.
Катнаш гаиләдә син татар да, мин керәшен дип бүлеп утырмыйлар. Ике якның да милли бәйрәмнәре бертөсле итеп үткәрелә, кимсетү дигәннең монда кырые да күренми. Пасхага йомырка пешерсәләр, гаеткә коймак әзерләп сыйланалар, шулай итеп һәрбер бәйрәмне бертигез үткәрәләр.

Биктәшлеләрдән кайбер ырымнар турында да белеп кайттым. Бактың исә искечә Яңа елда өйгә беренче итеп малай кертсәң, йортта ел буена тынычлык, ә анда яшәүчеләр тимер кебек нык булачак икән.

Качману бәйрәмендә алынган су ел буе бозылмый саклана, хайваннар авырганда да шул суны өсләренә сибеп аруландырабыз. Өебезнең һәрбер почмагына да шул суны сибеп чыгабыз, - ди Клава әби.

Күршеләреннән дә бик уңган Михайловлар гаиләсе. Янәшәдә генә һәрчак ярдәмгә әзер Алексеевлар яши. Рита ханым гомере буе колхозда эшләгән, башта күп еллар бригадир булып эшләсә, аннары берничә ел ферма мөдире вазыйфасын башкарган һәм шуннан лаеклы ялга киткән. Ул чакта фермалар гөрләп торды, Рита һәркем белән уртак тел табып эшли белде, ди аның белән бер чорда эшләүчеләр. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше белән уллары Русланның игелеген күреп, аның гаиләсе белән кадерле әни һәм әби булып яши. Гомерләре буе фермада яки хуҗалыкның башка тармагында эшләүчеләр, шул исәптән Рита апа да «Татарстан» җәмгыятенең баштагы җитәкчесе Рамил Нотфуллинга олы рәхмәтләрен җиткерәләр. Көчле база туплап китте, һәрчак эшләгән кешенең кадерен белә, аларга карата хөрмәтен күрсәтә белде, улы да аның эшен дәвамлы итсә иде диләр.

Авылның тагын бер күркәм хатын-кызы - Кәүсәрия Апанова турында язмый калсам дөрес булмас иде. Ул авыл халкының уң кулы дияр идем. Биктәштә медпункт эшләгән вакытта Кәүсәрия ханым шунда эшләгән, халыкка тәүлекнең нинди вакытында ярдәм кирәк булса да, юк димәгән. Бүгенге көндә медпункт юк, ләкин бит әле аңа карап авыл кешеләре авырмый тормый, андый чакта үз аягыбызда булсак өенә барабыз, йөрерлек хәлебез булмаса үзебезгә чакыртабыз, ди рәхмәтләрен җиткерүче биктәшлеләр. Кәүсәрия ханым олы хөрмәткә лаеклы ак халатлы табибә генә түгел, ә искиткеч килен, хатын һәм әни дә. Авыл буенча карый китсәң катнаш булмаган гаиләләр бик сирәктер. Күпчелек очракта керәшен егетләре татар кызларын яр иткән. Моннан бернинди начарлык та күрми алар, киресенчә ике милләт кешесе яшәгән йортта бәйрәмнәр күбрәк булып, тормыш кызыграк үтә диләр. Бәлки дөрестән дә шулайдыр, чөнки Биктәш диешкә гел җырлап-биеп, күңел ачып, башкаларга якты йөзен, тәмле телен жәлләмәгән халык килә күз алдына.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: