Кешеләргә бирер йөрәгем бар
Авыр язмышка дучар ителгән физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең кешеләргә бирер йөрәге бар, андый йөрәк һәрберебездә дә булса иде.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында районда, гадәттәгечә, күп чаралар үткәрелә. Соңгы бер-ике көндә үземә дә физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең кайбер чараларында булырга туры килде.
«Хыялым — сәхнә»
Физик мөмкинлекләре чик-ле егетләр-кызлар инде күптән сәхнәгә менеп җырларга, биергә, шигырьләр укырга хыялланалар. Шушы көннәрдә аларның хыяллары чынга ашты, «Фикердәш» клубын әйдәп баручы Чулпан Габделганиева «Факел» яшсмерләр клубы хезмәткәрләре белән берлектә җырда-биюдә, нәфис сүз сөйләүдә осталарны ачыклау максатыннан бәйге игълан итте. Мул табыннар (иганәче Рәсимә Сәгыйтова), тамашачы тулы зал, район җитәкчелегеннән килгән иптәшләр, бүләкләр (иганәче Казаннан Ландыш Мавликаева)... Әнә шундый тәртиптә, матур узды бәйге. Жюри әһелләре һәркемне төрле номинацияләр буенча билгеләп, күңелләрен күрергә тырышты. Хореограф Лариса Дәүләтшина төркемендәге бию-че кызлар бәйгегә ямь өстәп, бичеләргә өстәмә көч биреп тордылар. Волонтерлар да булышты.
Бәйгене оештыручылар көн темасыннан читтә калмаган, алар Украинада барган махсус хәрби операция зонасында катнашып, яраланып кайткан Булат Әхмәдуллинны чакырганнар, солдат егет сәхнәгә чыгуга физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең олысы-кечесе басып кул чапты, мондый күренешне сау-сәламәт кешеләр утырган аудиториядә дә күргән юк иде әле. Аннан, һәлак булган Әсгать Гыйззәтуллинның әнисе Гөлшат ханымга чәчәк тапшырдылар. Гөлшат ханым район инвалидлары белән тыгыз мөнәсәбәттә тора, ул күп кенә чаралар инициаторы Чулпан Габделганиеваның ярдәмчесе, уң кулы.
— Иң мөһиме, хыяллар чынга ашты, — диде район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, еллар буе күңелләрендә йөрткән уйларының кабул булуына куанып. Барысы да уңганнар, тырышлар, шигырьләр дә язганнар, матур итеп ятлаганнар, мәгънәле җырлар сайлаганнар. Тәнәфесләрдә "Факел«лылар уйнатып та алды үзләрен. Инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев бәйгене йомгаклап, конкурсантларга изге теләкләре аша, алга таба да бәйгеләрдә катнашырлык итеп, көч-куәт өстәде.
Сигезе күрше-тирә районнан
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, ел да «Наз» тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле иптәшләр ял итә. Быел егерме сигез кешенең сигезе башка районнардан килгәннәр һәм бик тә күңелләре булып ялларын дәвам итәләр. Шушы көннәрдә район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина районның бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов, һәм дә район инвалидлар җәмгыяте рәисе Рамазан Фәрзиев белән барып, ял итүчеләрнең хәлләрен белеп, очрашу уздырып кайттылар. Булган сорауларга да җаваплар яңгырады. Яңа ел уенчыклары да өләштеләр. Очрашудан ике як та канәгать калды.
Рәис абый җылыга кинәнде
Рәис абый Галимҗанов тумыштан авыру. Үз аякларында йөри, куллары эшли, гәүдәсе сау, акыл ягы буенча гына сәламәтлеге какшаурак. 12 декабрь көнне аңа 65 яшь тула. Рәис абый җирле хуҗалар тырышлыгы белән салынган йортта әнисе белән инде әллә ничә кыш чыкты, социаль хезмәткәре инде әллә ничә кыш утын ягып, әни белән улны җылытты. Хәзер әни исән түгел, әнисенең 90 яшьлегендә улы белән бергә утырып төшкән фото гына якты хатирә булып стенада эленеп тора. Рәис абый әнисе өчен өзелеп торган кеше, әле дә ул әнисенең фотосына карап, сагыну хисләре кичерә, әле дә ул әни сүзе чыгуга кош тоткандай куана, әнисен искә алуларына сөенә. Смәел мәчетеннән Солтан Фатыйхов та килгән. Кунак-лар килүне бер сәбәбе — Рәис абыйның юбилее булса, икенче сәбәбе өенә газ, су керү, канализация эшләре башкарылу. Өр-яңа газ плитәсе дә алып куйганнар, газ миче дә урнаштырылган, кер юу машинасы да яңа.
— Бу эшләрнең барысы да Рәис абый белән әнисенең җыелып киленгән пенсия акчалары хисабына башкарылды, булышучылар булды, аларга зур рәхмәт. Инде хәзер Иске Көшкәттә шулай ук ялгыз яшәүче, тумыштан ук инвалид Петр Ильинның өенә газ, су керттерергә исәп, инде эшләр башланды, бу кыйммәтле эшләрне башкарганда аңа да матди яктан ярдәм итүчеләр табылса, әйбәт булыр иде, — диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм Рафис Ильясов, Рамазан Фәрзиев белән берлектә юбилярга матур түбәтәй бүләк иттеләр.
Рәис абый куанычын белдереп, кунакларны озатып калды.
Искәрмә: чаралардан күренгәнчә, авыр язмышка дучар ителгән физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең кешеләргә бирер йөрәге бар, андый йөрәк һәрберебездә дә булса иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев