Хезмәт

ХАРАП ИТТЕ БАБАЙ АКЧАСЫ

Хәер, заманасы шундыймы, хәзер күрше күршегә йөрми, туган туганының хәлен белергә вакыт тапмый, акчаң, кәнәфиең булганда гына хәл белешә торган вакытта яшибез кебек.

Күптән түгел генә бер юбилей табынында утырырга туры килде. Күзем ничектер бертуганнарның гадәттәгечә бер тирәдәрәк түгел, ә табынның төрле почмакларында, төрле өстәлләрдә утыруын шәйләп алды. Чыннан да ни булган матур гына яшәгән дүрт бертуганга? Җәмәгатьләре дә бер-берсенә төртке генә карашлар ташлап алалар. Сорауга җавап озак көттермәде, янәшәмдә утырган танышым минем уйларымны сизгәндәй: ”Бабайлары акчасы харап итте боларны, брат, чыр-чу килеп, талашып беттеләр. Бер-берсенә йөрешмиләр, балалары аралашмый. Менә шушындый мәҗбүридән-мәҗбүри табыннарда гына очрашкалыйлар. Кул бирешкәннәрен дә күргәнем юк”, – диеп әйтеп куйды.

Аның сүзләреннән соң байтак нәрсә аңлашылды. Һай, бу ветераннар акчасы? Күпме гаиләләрне, туганнарны кан дошманга әйләндердең син!? Безнең район буенча гына менә дигән итеп чын туганнарча, ихлас дуслыкта яшәп яткан дистәләгән гаиләләрнең күңел капкасына йозак салынды шул дәүләт акчасы аркасында. Дәүләтебезгә, әлбәттә, рәхмәтле калырга тиешле бу ярдәмне алучы гаиләләр. Соң булса да сугыш әҗере менә шулай кайтарылды аларның гаиләләренә. Тигән акчаны бүлешә белмәгәннәренә дәүләт, илбашлар гаеплемени?

Тәңкәнең тагын бер сораулы ягы бар, ул да булса сугышның беренче көннәреннән Ватан өчен кулына корал алган, анда башын салып калган, билгесез югалганнарның хатыннары, балалары (исәннәре?) әлеге көнгәчә нәүмиз булып яши бирәләр. Инде аларның күпчелеге йөрәк сызлауларын үзләре белән алып бакыйлыкка да күчеп беттеләр. Тол калган хатыннар, әтисез үскән ятимнәр мондый игьтибардан мәхрүм калдылар шул, ни кызганыч. Бу уңайдан, алар өчен каралган проектлар өстәл, шкаф, архив тартмаларында тузан җыеп яталардыр сыман тоела. Ә исән нәүмизләр әле һаман да ниндидер могҗизага өмет итәләр. Туган нигезгә кайткан саен яныма урамыбызда яшәп ятучы тыл ветераны килеп баса. ”Улым, безгә атап берәр карар чыкмадымы ул, хәбәрдар түгелсеңме?” – ди. Кайчан күрешсәк тә, соравы гел бертөсле. Күз яшьләремне сиздермәскә тырышам. Шулкадәр дә аны куандырасым килә. Тик инде үзем картаеп бетәм бугай урамдашымны сөендерә алмыйча. Югарыда телгә алынган категорияләрне, аларның кайберләре белән булган аяныч язмышларны, нокта куелмаган бәхәсләрне күңелемнән кичергән хәлдә, инде бу категорияләргә ниндидер акча ярдәме килеп төшүен телисем дә килми. Гафу итегез, тыл ветераннары. Бик аз гына калдыгыз шул инде. Җаным тели, күңелем каршы. Нәкь Һади Такташча, ике “мин” булып көрәшәм. Шул ярдәм аркасында тагын гаиләләрдәге дуслык җепләре шартлап өзелер сыман. Бу дөньяга ике килмибез бит, бер киселгән икмәк телемен ябыштырып булмаган сыман, ике көнлек дөньяда да дошманлашып бетсенмени инде бертуганнар. Хәер, заманасы шундыймы, хәзер күрше күршегә йөрми, туган туганының хәлен белергә вакыт тапмый, акчаң, кәнәфиең булганда гына хәл белешә торган вакытта яшибез кебек. Төп җәнҗал, килешә алмаучылыкның сәбәбе акча булмау, яисә янәшәдәгеләрнең кесәсе биниһая калын булуыннан килеп чыга сыман. Дөрес әйтәләр, акча булган җирдә дуслык та, иман да, кешеләргә хөрмәти хисләр еш кына тузанга әверелә, адәм үз- үзе өчен дә хаингә әйләнә.Кеше нәфестән, хаталардан хали түгел шул.

 

Вазыйх ФАТЫЙХОВ.

Балык Бистәсе районы.

Татарстан яшьләре

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: