Хезмәт

Хаталар өстендә эш...

Узган елның май аенда мине “Хезмәт” гәҗите редакциясенә кунакка чакырдылар. Редакция кызлары элемтәгә чыккач бераз куркып та калдым

 Нигә мине? Нәрсә өчен? Ә иң курыкканым шул иде- Сез үзегез безнең гәҗиткә языласызмы ?- дип сорасалар ни дип җавап бирермен. Ул вакытта район гәҗитенә язылмый идем. Әлеге гәҗитнең ВК челтәрендәге төркемнән бар нәрсәне укып барам, шул җитә дип уйлыйм. Алай да куркуны җиңеп очрашуга чыгып киттем. Ә бу очрашуга нәкъ менә шушы басманы тагын да кызыклырак итү һәм аны саклап калу юлларын ачыкларга, безгә әлеге басма кирәкме, юкмы икәненә җавап табу өчен чакырган булып чыктылар. Очрашуга районыбыз аксакалы, шагыйрь Гарифҗан Мөхәммәтшин, Яңгул авылыннан шигырь язучы Сәлимә Габделхакова, Балтач үзәк мәчетеннән Рамил хәзрәт Бикбаев һәм Карадуган мәктәбеннән “Алтын каләм” район бәйгесе җиңүчесе, 11 сыйныф укучысы Камилә Зәкиевалар чакырулы иде. Шулай ук баш мөхәррир үзе һәм журналист Гөлсинә апа Хәбибуллина. Сүзне Вакыйф Мансурович үзе башлады. “Бүгенге көндә татар басмаларының хәлен барыгыз да аңлый, белә, без сезне шушы үзебезнең район гәҗитен ничек саклап калып була, шуның юлларын табу өчен тәкъдимнәрегезне ишетү өчен чакырдык. Кирәкме безгә әлеге басма,юкмы?”. “Кирәкме дигән сүз булырга тиеш түгел, кирәк һәм ул булырга тиеш.” -диде Гарифҗан Садыйкович. “Район гәҗите районның бөтен хәбәрен җыючы, туплаучы һәм таратучы булырга тиеш тә инде”. Шуннан әңгәмә бик матур җанлы төс алды, һәркем үзенең фикерен җиткерде, тегеләй итсәң, болайрак эшләсәң дигән тәкъдимнәр яңгырады. “Соңгы биттәге белдерүләргә, некрологларга тиеп булмый, ул безнең керем өлеше. Беләм, некролог гәҗите дигән сүзләр дә ишетә, әмма замана шулай таләп итә, без кемгәдер ышанып ята алмыйбыз” диде баш мөхәррир. Оят, билләһи оят, мин дә шушы фикердәге кешеләрнең берсе идем бит. Ә сез үзегез безнең гәҗитне алдырасызмы? дип сорасалар хәзер. “Бүгеннән алай булмаячак. Аяк-кулың исән булып, эшләп торганда үз районыңның басмасына язылырлык кына акча таба алмассыңмы, берәр тәмле әйберне кимрәк ашарсың, берәр күлмәгеңне кимрәк алырсың, кайтуга языласың, теге сорауны гына бирә күрмәсеннәр” дип уйлап утырдым мин. Аллага шөкер, ул сорауны бирүче булмады. Әңгәмәне бик матур гына төгәлләп, тәмле итеп сөйләшә-сөйләшә чәйләр эчеп, җыелышып сурәткә төшеп таралыштык без. 
18 май көнне “Хезмәт” гәҗитендә “Түрдәгеләр ни диде?” рубрикасы белән “Кирәкме дигән сүз була да алмый” дигән мәкалә дөнья күрде. Барыбызның да фикерләр бик матур гына итеп бирелгән. Менә шуннан бирле әлеге рубрика астында бик күп мәкаләләр чыкты, һәрберсенә кунаклар чакырыла, бик кирәкле мәсьәләләр хәл ителә. Һәм иң мөһиме, минем уйлавымча, араларында минем кебек теге сорауны гына бирә күрмәсеннәр дип утыручылар бардыр. 
Мин моны, баш мөхәррирнең алдан уйлап, гәҗитне саклап калу өчен эшләнгән бер алымы дип аңлыйм. Гади алым гына түгел педагогик, психологик алым бу, кешеләр белән эшли белүне күрсәтүче алым. Шушында очрашуга килгән кешеләрнең һичьюгы берсе, икесе генә әлеге басмага язылсалар да бик яхшы бит инде. Бер чакыргач тагын чакырмаслар дип әйтеп булмый. Теге сорауны да бер бирмәсәләр бер бирергә мөмкиннәр. Һәм синең фикереңне яктыртучы гәҗиткә язылмыйча калып та булмый. 
Әлеге чакыру, шушы языласы мәкаләм турында ел буе уйлап, үземнең төзәтелгән хатама да сөенеп йөрдем. Узган елның июль аеннан бирле өебезгә “Хезмәт” гәҗите килә. Аны кулга алган саен кабат сөенеп куям, кайсы ягы беләндер кадерлегә әйләнде бу тәмле исле кәгазь. Шушы очрашудан соң әлеге гәҗиттә берничә язмам, берничә шигырем дә дөнья күрде. Синең иҗатыңа битараф булмаган басмага синнән дә хөрмәт булырга тиеш дип саный башладым. 
Кайта-кайта Гарифҗан абыйның сүзләре дә томаланган аңымны ачты. Кистереп “Кирәк!” дип әйтте аксакал. Әйе, бездән бигрәк өлкән кешеләр, интернетны куллана белмәгән, куллана белеп тә аннан тәм тапмаган, гәҗит-журналларга тугры калган, гәҗитне кулларына тотып укырга өйрәнгән олылар өчен кирәк икән бит ул. Гомер буе яңалыкны шушы гәҗитләрдән укып белгән, аның килүен түземсезлек белән көтеп алган кешеләр өчен кирәк икән! 
Шушы очрашудан соң районыбыз басмасы күпкә камилләште һәм яхшыруын дәвам итә дип курыкмыйча әйтә алам. Коллектив һәр кешенең теләген исәпкә алып бик тырышып хезмәт куя. Бер атнада райондашлар иҗатына урын бирелсә, икенче атнада дин тотучылар өчен “Нәсыйхәт” кушымтасы басыла, район яңалыклары да, алдынгыларыбыз да бик матур, бәйрәмнәр дә урынлы итеп кенә яктыртыла. Районкүләм яңалыклар кыска гына булса да “Җиде көн-җиде вакыйга” рубрикасы кысаларында бирелә. Әлеге басманың ВК челтәрендәге берләшмәсендә дә үзгәрешләр күбәйде. Анда төрледән-төрле бәйгеләр уздырыла. Бәйрәм-чаралардан репортажларны да тиз арада биреп баралар, бүген, хәзерге вакытта район күләмендә нинди чара уздырылганын белеп торасың. Инстаграм челтәрендәге төркемнәрендә дә чаралардан видеоязмалар, фотосурәтләр урнаштыралар Һәм соңгы вакытта мине иң сөендергән әйберләрнең берсе- бераз гына тәнкыйть артты. Гел матурны гына, тәмлене генә язуы да, уку да рәхәт түгел, бераз гына кыек-мыекларның да яктыртылуы кирәк. Кызлар шулкадәр булдырып, кыек атып туры тидереп язарга тырышалар, аңлаган кешегә аңларлык. 
Соңгы вакытта уздырыла башлаган “Якыныңа “Хезмәт” бүләк ит” акциясе дә әкрен генә эшләп килә. Районыбыз авылларына десантлар да оештыралар алар. Инде менә киләсе яртыеллыкка язылучылар арасында телевизор уйнатырга булганнар. Шулай ук җәлеп итүнең бер төре. Хәзер бит гәҗит укучылар да, интернетта утыручылар да остарды, бүләкләрне дә уйнатып кына торалар, ә бүләк отуның бер авырлыгы да юк. 
Ел саен очрашуга чакырмаслар анысы, әмма быел чакырсалар тыныч күңел белән бара алам. Мин хатамны төзәттем! Юк, дөрес әйтмәдем, хаталар өстендә эшне бик яхшы оештырдылар. Мондый “төзәтүчеләр” булганда бетми әле безнең гәҗит. Чөнки, аксакал әйтмешли, безгә “Хезмәт” кирәк! Әлеге коллективны да бәйрәм белән котлыйм. Һәрчак шулай бердәм булып яшәргә язсын! 
Соңгы сүз шул, райондашлар,бүгеннән үк “Хезмәт”кә язылып куегыз әле. Сезне дә редакциягә түргә- “Түгәрәк өстәл” янына чәй эчәргә чакырмаслар дип әйтеп булмый, түргә утырып, сорауларына курыкмыйча җавап бирерлек булсын. 

Лилия Гарифуллина 

Реклама

Көшкәтбаш авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: