Хезмәт хакын түләмәгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә?
Эльмира Зарипова социаль челтәрләрдә татарстанлыларның сорауларына онлайн җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова социаль челтәрләрдә Татарстан рәсми берләшмәләренең онлайн-трансляция форматында татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк
Татарстанда хезмәт базарындагы вәзгыять һәм ТРда социаль яклау буенча төп мәсьәләләр: 2020 ел нәтиҗәләре. Бу темага пәнҗешәмбе көнне, 10 декабрьдә, Татарстанның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән #ТатарстанОнлайн программасының турыдан-туры эфиры булачак.
Балалары булган гаиләләр өчен нинди ташламалар һәм түләүләр каралган? Хезмәт хакын түләмәгән очракта кая мөрәҗәгать итәргә? Кемнең бушлай яңа белгечлек алырга хокукы бар? Кунак әлеге сорауларга, шулай ук кулланучылардан килеп ирешкән сорауларга ВКонтакте, Сыйныфташлар һәм YouTube платформасында 14: 00 сәгатьтә башланачак программа барышында җавап бирәчәк.
Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә алачак. Иң киң таралган һәм актуаль сорауларга кунак туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга конкрет сорауларга министрлык белгечләре эфирдан соң җавап бирәчәк.
#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына актуаль темалар буенча онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Студиядә Татарстанның 15тән артык министр һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашты. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн эфирда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм социаль челтәрләрдән файдаланучы Татарстан Республикасында яшәүчеләр сорауларына җавап бирде.
Трансляцияне 10 декабрьдә 14:00 түбәндәге сылтамалар буенча карагыз:
https://vk.com/video-85877975_456241913
https://ok.ru/live/3095558692534
https://www.youtube.com/watch?v=W0e_D5MhGRo&ab_channel=TatarstanRepublic
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев