Хыялыңа тугрылык
Без аның белән гапь корып сөйләшеп утырыбыз. Очраклы гына башланган сүзебез ераккарак китте бугай. Әңгәмәбез әле аның инде еракта калган балачагына, әле соңгы чордагы вакыйгаларга килеп төртелә.
Әле аның мәктәп елларын, студент чорларын, әле җиң сызганып эшләп йөргән дәверләрне айкый. Аның йөзендә тирән моңсу уйчанлык чаткылары, шундый ук моңсу елмаю балкып китә.
Сүзем район үзәк хастаханәсе табибы Камил Вәкил улы Низамиев турында. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тула. Чыннан да гомернең үткәннәргә борылып карый торган, уйландыра, үткән гомереңнең нәтиҗәләрен ясарга этәрә торган чоры шул. Шушы алты дистә елның кырык елга якыны кешеләрнең сәламәтлеген саклауга, нигездә туган төбәгебез Балтач районы кешеләренең сәламәтлеген саклауга багышланган.
Сигезенче сыйныфны туган авылы Кенә урта мәктәбендә тәмамлый Камил. Әнисе Сәгыйрә апа да шушы мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укыта, районыбызда абруйлы укытучы. Аның туган телебездә көнләшерлек матур итеп, татар теленә хас барлык нечкәлекләрен саклап сөйләшүенә гаҗәпләнәсе түгел. Әмма 1978 елда Кенә мәктәбе сигезьеллык итеп калдырыла. Гомуми урта белемне аңа Карадуган авылындагы яңа ачылган урта мәктәпкә йөреп алырга туры килә. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый ул. Монысына да гаҗәпләнәсе түгел – укуга да, эшкә дә, гомумән, гади генә крестьян хезмәтенә дә зур җаваплылык хисе белән, нигезле итеп карарга сабый чагыннан күнеккән. Әти-әни караңгыдан-караңгыга кадәр эштә булган биш балалы гаиләдә олы ир бала буларак хуҗалыкны алып баруның күп авырлыклары аның иңендә булган.
Мәктәпне тәмамлагач аның алдында күбебезгә таныш булган «Кая барырга?», «Нинди юлдан китәргә?» дигән сораулар тумый – ул документларын Казан дәүләт медицина институтына тапшыра.
- Балачагымнан минем хыялым табиб булу иде. Башка ниндидер белгечлек алу теләге башыма кереп тә карамады. Шуңадырмы, миңа уку авыр булмады. Укырга да, институтның җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт кытлыгы тоймадым, - дип искә ала ул тормышының әлеге елларын.
Җәмәгать эшләрен телгә алуы да очраклылык түгел – мәктәп елларыннан ук тормышның уртасында булырга, кешеләр гаме, кешеләр хасияте белән яшәргә күнеккән ул. Хастаханәдә эшләү елларында да озак еллар дәвамында хастаханәнең комсомол оешмасы секретаре булды. Канатлы романтик елларда. Яшьлеге әнә шул елларда калган хезмәткәрләр әле дә сагынып искә алалар ул елларны. Аннан соңгы елларда Камил Вәкил улы шулай ук озак еллар профсоюз оешмасын уңышлы җитәкләде. Коллективтагы һәркемнең игътибарлы яклаучысы, җитәкчеләрнең ышанычлы таянычы булды. «Россия профсоюзларының 100 еллыгы хөрмәтенә» юбилей медале, Россия профсоюзлары Үзәк Советының Мактау таныклыгы аның җәмәгать эшенә бирелгән иң югары бәя.
Камил Низамиев 1985 елда Казан медицина институтының дәвалау факультетын уңышлы тәмамлый. 1985-1986 елларда берьеллык интернатурада укый. Интернатураны тәмамлагач ул Казан хастаханәләренең берсендә табиб буларак хезмәт юлын башлый.
Әйе, ул үзенең сабый чактан күңел түрендә йөрткән иң изге хыялына ирешә. Ул югары белемле табиб. Ул кешеләрнең иң зур байлыгын – сәләмәтлеген саклый, ныгыта. Бары да хыялындагыча, бары да тәртиптә. Әмма… Әмма аның күңеле тыныч түгел. Аның күңелендә канәгатьлек хисе юк. Ни өчен мин Казанда соң әле? Минем хыялым үз туган җиремдә, үз якташларыма хезмәт итү, аларны сәламәтләндерү иде бит…
Менә шундый уйлар аның күңеленә тынгылык бирми, йокысын ала. Әти-әниләре дә гел шушыны исенә төшереп торалар аның. Аннан соң туып-үскән җир – аның чакыруы бар бит әле!
Ниһаять ул катгый карарга килә - 1986 елның беренче сентябреннән Балтач район үзәк хастаханәсенә кайта һәм нарколог-психиатр булып эшли башлый. Ул үзен хастаханә коллективында ничек үз итеп каршы алуларын бәйнә-бәйнә сөйли:
- Ул вакытта хастаханәдә табиблар саны әле дистәгә дә җитми иде. Һәркайсы ярдәм итәргә әзер тора. Кирәк чакта киңәшләрен бирә, изге теләкләрен ирештерә. Үз балаларымыни!
Балтач хастаханәсенең легендасы булып калган Камил Габделхак улы Зариповның, бөтен гомерен Балтач хастаханәсендә эшләүгә багышлаган Рәшит Кәлимулла улы Шәфигуллинның, Наил Камил улы Зариповның, Галина Павловна Шаязданованың, Рәшидә Абдулла кызы Нигъмәтҗанованың, Илдар Гарәфи улы Сәләховның исемнәрен олы хөрмәт белән санап китә ул.
- Мин алардан бик күп нәрсәгә өйрәндем. Институт тәмамлап кына табиб булып булмый бит әле ул. Тәҗрибә кирәк, остазларның җылы сүзе, киңәшләре кирәк. Авылдашым, вакытсыз арабыздан киткән, райондашларыбыз әле дә сагынып искә ала торган, бөтен барлыгы белән табибә булган Разия Галимуллинаны мин үземнең рухи остазым дип саныйм… Мин гомерем буе бер изге омтылыш белән яши торган дус, тату коллективта эшләдем. Монда рухланып эшләргә бөтен мөмкинлекләр, бөтен шартлар да бар. Бу, билгеле, район җитәкчелегенең, мин эшләгән чорда баш табиб булган Виталий Иванович Гордеевның, Васыйл Билалович Зыятдиновның, Газинур Дәүләтович Дәүлиевның тырышлыгы, булганлыгы нәтиҗәсе…
Балтачка кайтып эшли башлавына берничә ел үткәч ул табиб-невролог булып китә. Әлеге тармакны медицинаның никадәр катлаулы, никадәр четерекле тармагы булуын беркемгә дә тәфсилләп торуның кирәге юк, дип беләм. Андый авыруларны дәвалау өчен авыру кешенең эчке халәтен, аның кичерешләрен, аның борчуларын үзенә караганда да тирәнрәк итеп белергә, аңларга… һәм савыктырырга кирәк бит! Моңа ирешү өчен меңкатлаулы кеше психикасын үз җаның аша кичерергә кирәк. Ә бит озын-озак кырык елга якын хезмәт чорының һәрбер көненең үз эченә нинди борчулар, нинди эзләнүләр, нинди уйланулар сыйдырганын, йөрәге аша күпме кешеләрнең кайгысы-зары, сызлану-әрнүләре үткәнлеген ул үзе генә беләдер.
Мин әңгәмәбез арасында сиздермичә генә:
- Эшләвегез чорында гомергә истә калган берәр вакыйганы сөйләгез әле, дип сорап куям.
- Әй, Гарифҗан абый, мин хезмәт иткән тармакта һәр авыруны дәвалау үзе гомергә истә кала торган вакыйга инде ул. Алар бит бик күп… - ди ул кабат уйчанлыгына кайтып.
- Андый авырулар елдан-ел артамы, кимиме? – дим.
- Арта! Тормышыбыз шундый бит – тынгысыз, борчулы. Алар барысы да кеше йөрәге аша үтә ич.
Кеше буларак, табиб буларак Камил Вәкил улын тасфирлый торган төп сыйфат – кешеләрне ярату, кешеләргә ярдәм итәргә омтылу. Нәкъ менә шушы сыйфаты аны бертуктаусыз эзләнергә, укырга, белемеңне күтәрергә, профессиональ осталыгыңны чарларга, камилләштерергә, янәшә белгечлекләр алырга этәрә. Ул бүген югары категорияле табиб-невролог, югары категорияле табиб-психиатр, табиб-нарколог, рефлексотерапевт. 2010елда, икенче югары белем алып, медицина психологы булды. Ул узган озын һәм кыска сроклы белем күтәрү курслары дистәләр белән исәпләнә - бу нәүбәттән ул бер генә чакыруны дә, бер генә мәмкинлекне дә кире какмый. Аның калебендә кешеләргә тагын да сыйфатлырак итеп ярдәм итәргә омтылу хисе бүген дә югалмаган да, тоныкланмаган да. Мин моны үзеңнең яшьлек хыялыңа, үзеңнең язмышыңа тугрылык үрнәге дип бәялим. Ә бит, сер түгел, күбебез әнә шул изге, иң кадерле сыйфатын вакытсыз, бик иртә югалта һәм заман таләпләреннән артта кала, югала…
- Эш шартлары шундый уңай булган урында, шушындый олпат, күркәм кешеләр белән бергә эшләп, аларның шәкерте булып та, ничек начар эшлисең инде, монда бөтенесе дә яхшы эшләргә өндәп тора, - ди ул тирән канәгатьлек хисе белән елмаеп.
Дөньяга якты карашлы, кешеләргә җылы мөгамәләдә булган кеше картаймый, диләр бит. Аңа 60 яшь. Ә йөзенә, гәүдәсенә карасаң, елмаюын күрсәң, һич кенә дә утыз яшьтән артык бирерлек түгел. Афәрин, аңа эшлисе дә, эшлисе әле, кешеләргә сәламәтлек-саулык бүләк итәсе.
Әлфия һәм Камил Низамиевлар бер ул һәм бер кыз үстерделәр. Уллары Салават әтисе кебек үк Казан медицина университетын тәмамлап ,бүгенге көндә Казан шәһәрендә табиб булып эшли. Кызлары Исламия фармаколог белгечлеге алды. Безнең күз алдында яңа табиблар династиясе туып килә. Аңа нигез салучының үзе кебек игелекле династия булсын!
Гарифҗан Мөхәммәтшин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев