Реклама
Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.
Кем генә, ни генә эшләми хәзер. Мастер-классларга кадәр үткәрәләр. Заманча тормышка хас күренешләр һәм гамәлләр инде бу. Бу көннәрдә Сибгатуллинннар да яңа гына башлаган хезмәтләрен мастер-класслар күрсәтүгә бәйләделәр. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр. Роллалар ясарга өйрәтәләр. Балаларга бик ошый. Файдалы эш. Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Башта аны ашыйсы дип тә белми идек, борын җыерып кына уза идек. Хәзер ашап туялмыйбыз. Мөнәҗәтләрдәге кебек, менә шундый заман җитте, җәмәгать.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз