Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кичә районыбызда Сабан туе гөрләде (бәйрәмнең күңелле мизгелләре фотоларда)

Сабантуйда катнашучылар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек кызыклы уеннарда катнаштылар

Кичә «Сабантуй» ял паркында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен район социаль яклау бүлеге, «Наз» үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт фестивале — кече Сабантуй оештырылды. Бәйрәмне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ачып җибәрде. Ул район һәм республика ярышларының актив спортчыларына бүләкләр һәм грамоталар тапшырды. 

Сабантуйда катнашучылар чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү кебек кызыклы уеннарда катнаштылар. Аз хәрәкәтчән кешеләр дә читтә калмады, алар өчен махсус уеннар үткәрелде. Чарада катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Кунакларга район мәдәният бүлеге артистлары, шулай ук чакырылган җырчылар Асия Ганиева, Айдар Шакиров һәм Булат Нәҗипов матур җырларын бүләк иттеләр. Зур, ак, йомшак аю килеп, һәркем белән рәхәтләнеп биеп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Бәйрәмгә килүчеләр мичтә пешерелгән тәмле коймак һәм кайнар чәй белән сыйланды.

Чарада катнашучылар шулай ук ГТО нормативлары да тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев