Хезмәт

Киномеханик, син кайда?

Әле күптәнме авылга кино килү бәйрәмгә тиң иде.

Үткән гасырның алтмышынчы, җитмешенче еллары. Кечкенә генә татар авылы. Көз, салкын, төннәрен күзгә төртсәң дә күренмәслек караңгы. Бераз гына карлы яңгыр да сибәли. Кичке сәгать бишләр, алтылар тирәсе. Авыл кешесе көне буе эшләп арыган, беркая да чыгасы килми, өйдә рәхәт. Ләкин күңелнең кайсыдыр почмагында нәрсәдер бимазалый, күпмедер рәхәтлек бирә. Нәрсә соң бу? Бүген бит клубта кино була. Аның да ниндие диген. «индийские».
Авыл урамыннан пычрак ерып барганда, инде син клубта кәефләнеп кино карау турында гына уйлыйсың. Әйе, ул вакытларда авылга кино килү бәйрәмгә тиң иде. Чөнки мин бала, яшүсмер вакытларда әтием Әнәс Хәйруллин Балтач районындагы алты авылга кино хезмәте күрсәтте: туган авылым Чапшар, Кили, Курмала, Көек, Пүскән, Нормабаш авылларына. Минем өчен иң кызыгы әтинең белдерү язуы иде. Бу көнне әтинең иртә баштан тәмле итеп мышнаганы ишетелә, кәефе әйбәт була, елмайгалап та ала, төрле темаларга рәхәтләнеп сөйләшә, тәмәкене дә әзрәк тарта. Мин йокыдан уянганда инде ул мич алдында нәрсәдер эшли торган була. Утын агачыннан чыра телә дә шуны белдерү язарлык итеп юына башлый. Әйтерсең, ул бөек рәссам. чираттагы шедеврын язарга җыена. Ул да түгел белдерү кәгазен идәнгә җәеп сала да, аның алдына тезләнеп, каләм-чырасын тушька мана-мана нәрсәләрдер сыза башлый. Кырыйдан карап торсаң, нәкъ намаз укучы инде. Ул да түгел, җәяү өч-дүрт километр ераклыктагы авылга чыгып китә. Авыл бригадирыннан җигүле ат сорап киноаппаратларын бер авылдан икенче авылга күчерергә кирәк. Кыш көне булса, клубны җылытырга, клуб мөдиренә әйтеп куярга һәм белдерүне элеп китәргә кирәк. Ул вакыттагы кино күрсәтә торган «Украина» аппараты трансформатор. динамик, тагын башка әйберләре белән биш-алты тартмага сыеп бетә иде. Әле ул елларда авылларга үзәктән электр тогы килми, шуңа күрә кино махсус «движок»тан килгән ток белән күрсәтелә. Күп вакыт алар кабынмый аптырата. Кинога бушка кертмәсәң, берәрсе, шаярып, аны сүндереп, бозып та китә. Клуб белән янәшә «движок»лар өчен будка төзелә. Ул да булмаса, алар урамда эшли. Ярый әле бу вакытта киномеханик ярдәмчеләре бар иде. Пүскән авылыннан Мулланур, Мәгъфүр абыйлар, Килидән Рәкыйп абый төрле елларда әтигә ярдәмче булып эшләделәр. Бервакыт Кили авылында кино күрсәтеп ятканда метр ярым биеклектән «Украина» аппараты егылып төште. Чөнки кинобудкадагы стенкага гына беркетеп эшләгән аппарат куя торган өстәлгә кемдер менеп асылынып уйнаган иде. Аппаратны кире үз урынына тезеп куйдык та яңадан да бернәрсә булмагандай кино күрсәтә башладык. Хәзерге техника моңа түзә алыр иде микән?
Барасы юлыңа кар-буран салганмы, җәй ае булса яшенләп яңгыр киләме, биш-алты чакрымдагы авылга
җәяүләп вакытында барып җитәргә дә кирәк.
Нәкъ шигырьдәгечә:
Тышта буран,
Иңләп урам
Берәү килә -
Шундый туңган...

Нормабаш авылы безнең авылга алты чакрым ераклыкта. Әнием Рәфисә шушы авылныкы. Анда барганда сине башта яшь кызлардай яфракларын лепердәтеп каенлык полосасы каршылый, әзрәк баргач, алда кап-кара булып урман күренә башлый. Әйтерсең, каршыга Чыңгызхан гаскәре килә. Ул да түгел, әллә каян гына бүреләр дә килеп чыгар сыман. Шомланып та аласың. Нормабаш әкияттәгедәй, бик матур авыл. Ә менә Курмала авылына барганда башта зират яныннан үтәсе, аннары тирән елга чыгасы була. Елга шундый текә, куркып кына төшәсең, ә менгәндә арттан килеп кемдер сөйрәп төшерер сыман тоела, бигрәк куркыныч (әле дә бу елга төшләремә кереп йөдәтә). Дөньяның чите кайда урнашкан дисәләр, мин уйламыйча да Көек авылы янында дип әйтер идем. Бу авыл безнең авылга бөтенләй кире якта урнашкан. Чөнки гел җайсыз, юлсыз үр менәргә кирәк. Анда да каенлык полосасы очрый. Тик ул инде ниндидер ятим, күңелсез, чит. Аңа нигәдер күтәрелеп тә карыйсы килми. Бу авыл атаклы көрәшчеләр авылы. Анда Васил Гыйлаҗев яши. Ул үзе сирәк кенә күренеп китә. Аны күрү үзе зур бәхет. Сабантуйлар башланыр алдыннан кешеләр пышылдаша башлый: - Быел да Васил киләме икән, ул килсә бетте...
Мин үзем дә берничә мәртәбә аның көрәшкәнен карап тордым. Балтач сабан туенда үзеннән күпкә зур, баһадир бер батырны әйләндереп кенә салды. Мәйдан «аһ!» итте. Ә Чапшар - Норма сабан туен әйткән дә юк. Бу чандыр гына гәүдәле, керпе чәчле, кысыграк күзле егет ул вакытларда легендага әйләнгән иде инде. Әле аның Мәлик абыйсы да бар. Ул берничә кеше күтәрә торган кино моторын уйнап кына күтәрә. Көек кечкенә, кунакчыл, моңлы авыл, анда кызыклы кешеләр күп. Менә бервакыт клубка бер-бер артлы Билал бабай малайлары: Әкрәм, Карам, Рәис килеп керәләр. Шундый чибәр, озын буйлылар, телгә бик осталар. Алар белән сөйләшәм дип сүз катма инде, кырыйдан гына карап тору яхшы , югыйсә, хәзер отыласың, оятка каласың... Алар кергәч клуб яктырып, нурланып китә. Ул да түгел, клуб ишеге өстендә бер баш күренә. Бу инде Көектә генә түгел, якын-тирә авыллардагы иң озын кешеләрнең берсе Тимергали абый, ул да кино карарга килгән. Үзе шундый зур булса да, бик ягымлы, ипле, акыллы кеше. Әле җитмәсә гармунчы, рәссам да икән. Клуб чоланы стенасына мин рәсемнәр ясыйм да, аны сүгәләр. Без аларга кунакка керәбез. Әнисе Мөнәвәрә апа бик рәхимле, шәфкатьле кеше иде. Безне тәмле ашлар белән сыйлады. Алар барысы да кечкенә, ябык кына әтине бик яраталар, хөрмәт итәләр, кино килгән көнне көтеп алалар иде. Кино куюның иң дә шәбе инде туган авылым Чапшарда. Менә рәхәт кайда ул! Әллә кая кадәр җәяүләп, азапланып йөрисе юк. Әле бит клуб та безнең өйгә бик якын. Ул көнне инде син патша! Яшьтәшләрең каян кинога керергә дип акча табу турында баш вата. Ә син горурланып, кинобудка тәрәзәсеннән мине күрәләр микән дип эреләнеп киноаппаратны көйлисең дә, кабызып та җибәрәсең. Җырлыйсы, тагын әллә нәрсәләр эшлисе килә!
Әти белән бергә куеп йөргән кинофильмнарны мин әле дә сагынып искә алам, рәхәтләнеп карыйм. Алар чын сәнгать әсәрләре булганнар, кешеләрне яхшылыкка, матурлыкка өндәгәннәр. Ул хәзер дә шулай булып кала. Үз эшләренә чиксез бирелгән киномеханиклар арасында Балтачтан Камил Вәлишин, Габделбәр Фәтхрахманов, Чутайдан Миңнегали Гарифуллин, Нормадан Харис Габделхаков, Пыжмарадан Хафиз Са-дыйков, Бөрбаштан Нургали Яббаров, Чепьядан Рәйсә һәм Лиза апалар, Шубаннан Шамил Шәрипов, Ордан Салихҗан абый, Улисьялдан Анатолий Федоровлар бар иде.
Ул вакыттагы кино хезмәте, киномеханиклар халык өчен әйтеп бетергесез зур эшләр эшләп калдырдылар. Халык үз авылларының киномеханикларын онытмасын иде!

Реклама

Менә алар70-80нче еллардагы Балтач районының кино күрсәтү осталары.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: