Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Кире кайтма әле, хәтер, үткәннәргә.

Тиздән Мәскәүдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы Җиңү парады булачак. Әлеге язма 1945 нче елда беренче Җиңү парадында катнашкан якташыбыз артиллерист, сержант Гарифуллин Габделбәр турында.

Бу хакта полковник Әхәт Шәрәфетдиновның «Пока живу, помню…» (Титул, Казан, 2002) китабында түбәндәге юллар бар:
«… Кенигсбергны штурмлау 1945 нче елның 6 нчы апрелендә башланып, 4 көн, 4 төн дәвам итте. Дошман бик көчле каршылык күрсәтте. Без юк итәргә тиешле «форт» (көчле ныгытма, шәһәр тирәли шундый 12 форт була) бик көчле ут белән җавап бирә. Аны юк итмичә алга барып булмый. Командование бер орудиене прямой наводкой атарга күчерә. Бу заданиене беренче орудие командиры минем якташым, дустым Габделбәр Гарифуллин үтәде. Барлык штурмда катнашкан сугышчыларга Сталинның Рәхмәте белдерелә. Штурм истәлегенә «Кенигсбергны алган өчен» медале чыгарыла…».
Гарифуллин Габделбәр 1924 нче елгы. Иске Салавыч авылында туган. Сугышка кадәр Салавыч «Кызыл яшьләр» колхозында эшли.
1942 нче елның 13 нче августында Кызыл Армиягә чакырыла. Балтач районыннан 15 егет Сарапул шәһәренә җыйнау пунктына җибәрелә. Аннан 7 кеше 245 нче аерым артиллерия дивизионына Баш Командующийның резервы саналган, 10 км ераклыкка атучы көчле орудие серләрен өйрәнү частенә билгеләнә.
1944 нче елның 1 маенда 245 нче дивизион фронтка озатыла. Аның сугыш юлы Смоленск, Орша юнәлешеннән башлана һәм Минск шәһәрен алу, Балтика буе җирләрен, Көнчыгыш Пруссияне азат итү, Кенигсбергны штурмлау һәм 1945 нче елның 17 нче апрелендә Германия флотының хәрби базасы булган Пиллау утравын алу белән төгәлләнә. Кенигсбергны штурмлау операциясендә күрсәткән батырлык өчен 245 нче дивизионның бер взводы һәм аның составындагы орудие расчеты Мәскәүдә 1945 нче елның Җиңү Парадында катнашу хокукына ия була.
Орудие расчетының командиры, наводчик, үзенең хәрби осталыгы белән күп кенә дошман ныгытмаларына җимергеч ударлар ясаган, кыю артиллерист райондашыбыз, Салавыч авылы егете сержант Гарифуллин Габделбәрнең исеме Бөек Ватан сугышы тарихына язылган. Ул «Кенигсбергны алган өчен», «1941 - 1945 елгы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» хәрби медальләре белән бүләкләнә.
Габделбәр Гарифуллин 1947 нче елда демобилизацияләнә. Колхозда эшли. Кызганыч, сугыштан соңгы гомере генә кыска була. 1950 нче елның 7 нче октябрендә урман кискәндә вафат була. Салавыч авылында җирләнә.
Бу якташыбызның Ватан сугышындагы батырлыгы турында Салавычта да, районда да белмәүләре бик гаҗәп, әлбәттә.
Мәскәүдәге 1945нче елгы Җиңү Парадында катнашкан тагын бер якташыбыз - капитан Дмитрий Федорович Дабаков та хөрмәт белән искә алырлык шәхес. Ул 1921нче елда Чепьяда туган, сугышта рота, батальоннар белән җитәкчелек иткән. 1945-1947 нче елларда Румыниянең бер шәһәрендә хәрби комендант булган. Беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән икешәр тапкыр, Кызыл йолдыз, Сугышчан Дан орденнары белән бүләкләнгән. 2006 нчы елда вафат, Чепья зиратында җирләнгән.
Мәгълүматны туплады
Хезмәт ветераны
Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250