Хезмәт

Китап язу – изге эш

Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов 1931 елның 17 гыйнварында Балтач авылында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Габдулла - Бөек Ватан сугышы каһарманы, 1941 елда Смоленск-Орша юнәлешендәге бәрелешләрдә хәбәрсез югала. Әнисе Галия сугышка кадәрге һәм сугыш елларында Ленин исемендәге колхозда кырчылык бригадиры вазыйфасын башкара, тырыш хезмәте өчен медальгә лаек була.

Сугыш чоры ятиме Мәгъсүм абыйга тормыш җиңел бирелми. Әтиләре сугышка киткәндә яшь ярымлык булып калган сеңлесен дә карашырга, белем алырга, фронтка ярдәм йөзеннән колхоз эшенә дә йөрергә кирәк. Ул еллардагы хезмәтен исәпкә алып, 1947 елда Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә.
Укуда да сынатмый - 1949 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан Дәүләт педагогия институтына укырга керә. Хезмәт баскычларын Карадуган мәктәбендә башлап җибәрә. Яңгул мәктәбендә дә укыта. 4 ел Тын океан яр буе оборонасы гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтканнан соң, Балтач урта мәктәбендә военрук итеп билгеләнә. 40 елдан артык укытучы булып эшләгән елларының 38 елы Балтач урта мәктәбе белән бәйле. 1991 елга кадәр, пенсиягә киткәнче алыштыргысыз география фәне укытучысы була.
Үз эшен төгәл белгән, таләпчән һәм яңалыкка омтылучан, иҗади мөгаллим була, актив хезмәт эшчәнлеге алып бара. 1962-1980 елларда хезмәт һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып тора. Шушы чорда Балтач урта мәктәбе ТР Мәгариф министрлыгының база мәктәбе булып санала. 1962 елда Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә чыгыш ясый, бронза медаль белән бүләкләнә. 1966 елда Бөтенрәсәй конкурсы Почет китабына кертелә. Татарстан Республикасы укытучыларының белемен күтәрү институтында география фәне буенча иҗади эшләүче укытучы буларак чыгышлар ясый, 20 ел район география укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли.
1981 елда Ереван шәһәрендә уздырылган Бөтенсоюз педагогик укуларда катнаша. СССР Мәгариф министрлыгы, СССР Фәннәр Академиясенең Мактау таныклыгына лаек була. 1987 елда мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм нәтиҗәле эшчәнлеге өчен РСФСРның "Халык мәгарифе отличнигы", "Балтачның мактаулы гражданины" күпсанлы мактау таныклыкларына, Рәхмәт хатларына лаек булган Мәгъсүм ага хәзерге көндә 7 китап авторы да: "Буразналардан сирпелгән җылылык" (МТС "Сельхозтехника" тарихы 2001-2008); "Ташны ярып үскән гөлләр" (балалар йорты тарихы, 2008); "Алгарыш ташкыны ак җилкәннәр" (мәгариф тарихы, 2008-2010); "Пионер эзләреннән үткәннәргә сәяхәт" (2010); "Әрәмәләр шавы" (Яңгул авылы тарихы, 2012); "Сорнай" (колхоз тарихы, 2014); "Ызаннарда безнең эзләр" (Балтач "Агрохимсервис" берләшмәсе тарихыннан, 2015).
Тынгысыз җанлы мәгариф ветераны Мәгъсүм Абдуллович тормыш иптәше Әминә ханым белән Балтач бистәсендә яши. Бер кыз, ике ул үстергәннәр, оныклар багалар.
Мәгъсүм Мөхәммәтҗановны 85 яшьлек олуг юбилее белән ихластан тәбриклибез. Киләчәктә дә аңа ныклы сәламәтлек, имин тормыш, күңел көрлеге, иҗат уңышлары һәм каурый каләменең тутыкмавын теләп калабыз.
Сезгә Мәгъсүм Абдулловичның иҗат җимешләрен тәкъдим итәбез.

Яна-яна китеп бара һәркем

Безнең нәсел әллә кем түгел,
әмма әллә кем булганнардан ким түгел!

Тыныч булган, диләр, безнең нәсел,
«Тыйнак» диләр безне белгәннәр.
Тыштан тыныч, әмма, эчтән янып,
Суга төшкән, утка кергәннәр.

Сабыр булган, диләр, безнең нәсел,
Тыныч үткәргәннәр хәсрәт яңгырын.
Шатлыкларны бүлешкәннәр бергә,
Уртак татып дөнья афәтен, давылын.

Басынкы ул һаман безнең нәсел,
Яратмый ул ялган, хәрамны.
Артык нәфесләнми байлыкка да.
Кыйбласы бер - җыйнау хәләлне.

Нишләп әле без бәхетсез булыйк
Моңлана, уфтана, уйлый белгәндә,
Игелекле гамәлләр йомгагын
Тулган ай итеп күккә элгәндә!
2015 ел

Кем санаган
«Нигә борчылырга? Кешечә бул!»
Дип өндиләр җиңел яшәргә.
Мәшәкатьләр узенекен итә,
Көмеш булып куна чәчләргә.

Кем санаган көмеш чәч бөртеген,
Кем игътибар итә барысына.
«Тормышча түгел ул», - дигән булып,
Үз тиңнәрең сине тарсына.

Гыйнвар салкынында тугангамы?
Нигә соң мин чуар холыклы?
Тормышымда булам кояшлы да,
Тик еш кына булам болытлы.

Тарсынсыннар әйдә. Сукмаклар бер,
Офыклары алсу, таңнар яктырак.
Алсу офык, кояшлы көн өчен
Хезмәт сукмаклары калсын ялтырап.
1981 ел


Ялгыз уйлану
Ялгыз уйланганда искә төшә
Туып-үскән авыл җирләре.
Җәй иртәсе, сызылып таң атуы,
Таңда искән шаян җилләре.

Күз алдында тора һәр агачы,
Сузылып киткән авыл урамы.
Күз алдында ап-ак кар көртләре,
Кышның әче салкын бураны.

Күз алдына килә язгы ташу,
Елга иңләп аккан бозлары.
Язгы төндә сызылган гармун моңы,
Кушылып җыр җырлаган кызлары.

Күз алдына килә җәйге кичләр,
Сандугачлы әрәмәләр, чишмә буйлары.
Күз алдына килә яшьлек җүләрлеге,
Хөр бәйрәмнәр, Сабантуйлары.

Күз алдына килә хәтфә болын,
Печән чапкан, җыйган вакытлар.
Күз алдыннан үтә дус-иптәшләр,
Бергә кайгырулар, уртак шатлыклар.

1951ел, Приморье, Тын Океан флоты.


Нидә икән хезмәт шатлыгың?
(укытучы хезмәтенә багышлана)

Уйланасың, күз саласың
Хезмәтеңнең изге максатына.
Борчыласың көн дә: "Төшәрме, - дип, -
Чәчкән орлык күңел бакчасына".

Әгәр шытса, үсеп китсә орлык,
Күрсәң аның чәчәк, җимешен,
Шатланасың зур горурлык белән,
Күреп хезмәтеңнең өлешен.

Нидә икән хезмәт шатлыгың?
Бәлки күплегедер елмаюлы карашларның,
Тату гаиләләрнең мул тормышы,
Юклыгыдыр ызгыш - талашларның!

Нидә икән хезмәт шатлыгың?
Бәлки, очратудыр һәр адымда
Оста куллы, уңган кызларыңны,
Солдат - егетеңне ил сагында!

Нидә икән хезмәт шатлыгының?
Бәлки, аңлап заман сулышын,
Хәл итүе егет - кызларыңның
Илнең киләчәген, язмышын.
1978 ел.

Бер нәсыйхәт
Ызгыш... Булсын, әмма хаклы.
Булмасын ул үчле, нигезсез!
Булмасын ул чүплек пумаласы,
Мәкер җыелмасы билгесез.

Булмасын ул тормыш диңгезенең,
Гел пычрагын җыю билгесе!
Тышкы инсафлылык шәүләсендә
Эчке кер баткагы көзгесе.

Булмасын ул бүре фәлсәфәсе,
Алсу ефәкләргә төрелгән!
Тормыш шәфәгендә каргыш кылып,
Сафлык чәчкәсенә үрелгән.

Булмасын ул упкын яру
Балаларга, ата җанына!
Изгелек кәфененә уралганнарның
Агу тамызуы йөрәк канына.

Туса да гаиләдә каршылыклар,
Ызгышын да юрыйк матурлыкка!
Талаш, каргышларга тозак салып,
Гел омтылыйк туганлыкка, татулыкка.
2007

Чаптарым минем
Атлар хезмәтенә табыну -
Үткән гомерне сагыну.

Күзләремне тутырып карап торам,
Бар уйларым синдә, Чаптарым.
Ерактагы томан аръягында кебек
Синең кешнәүләрең, чаптар чакларың.

Колын чагың истә бүгенгедәй,
Көмеш тоякларың, бөдрә ялларың.
Басу юлларыннан барган чагың,
Әнкәң белән бергә арганың.

Кырыкмыш тай чоры... ул да артта,
Инде аргамак син, Чаптарым.
Аз булдымы әллә болытларга таба
Хәтфә болыннардан чапканың.


Төнне - көнгә ялгый-ялгый эшләп,
Тәртә арасында үткән көннәрең.
Үрләргә ыргылуларың, мәйданнар тотуларың,
Сөйләр идең булса әгәр телләрең.

Сөйләр идең, канатлы ат була торып,
Татыганың күпме чыбыркы.
Бәрелүең, сугылуың күпме? Нигә?
Себермәгәнгә уңайга кулындагы себерке.

Күзләреңнән очкын чәчелә иде,
Көчле иде кешнәү тавышың,
Яшь чакларың сагындырадыр шул,
Нинди булыр киләчәгең, язмышың?

Салмакланды инде хәрәкәтең,
Сүлпәнләнде башың чайкавың.
Карашларың никтер моңсу кебек,
Искә тошкәнгәме ургыл чакларың.

Беләм, өздереп бер кешнисең килә,
Яңгыратып тугай буйларын.
Калдырасың килә еллар истәлеген.
Соңгы теләкләрең, соңгы уйларын.

Эх, Чаптарым, минем Чаптарым!
Күзләремне алмый карап торам,
Сүзләрем күп сиңа, Чаптарым.
Еллар агышы белән калды инде.
Ял тузгытып чапкан чакларың.


Тынгысыз эзләнү
Гел тынгысыз, гел эзләнү...
Авыл урамнарын буйлыйм мин.
Бер хәбәрсез юкка чыкканнарны -
Тарих геройларын уйлыйм мин.

Тавышларын ишетәм төсле йөрим,
Тыкрыкларга керәм, сукмакларга;
Танышларым барлыйм. «Кайда сез?» - дим.
Киткәннәр шул читкә. Кай якларга?

Капка ачам, өйләренә керәм,
Өметләнәм, табармын күк эзләрен.
Сорашсам да кат-кат исемнәрен,
Сурәтләрдә генә табам үзләрен.
2013 ел

Сорнай киңлекләре

Каршы ала, назлап озатып кала
«Сорнай» киңлекләре күпләрне.
Телсез, әмма сөйли төсле,
Тарихны да, киләчәкне, көткәнне.

Киңлекләрне бизәп шаулый урман,
Киек- җәнлекләре бихисап.
Урман аланнары, чәчәк исе,
Күзең сирпе, тукта, бак иснәп.

Шомлы булгангадыр, кешеләр аңа
"Кара урман" дип исем биргәннәр.
Аның муллыгына өмет баглап,
Бабаларыбыз да монда килгәннәр.

Чакыра ул бүген дә, үз итә,
Сихри болыннары, җиләкле аланнары
Көзен дәшә: "Килегез!"- дип,
Кызыл тәлгәшле баланнары!

Тормыш ага, машиналар чаба
Асфальт юлдан төрле якларга.
Сәлам биреп кала өянкеләр,
Баскан төсле безне сакларга.

Күк читенә барып тоташадыр
Басу юлы, иген кырлары.
Шушы киңлекләрдә рус, удмурт, татар,
Шунда туа моңы, җырлары.

Тоемлыйсың монда яшәү көчен
Чагыла алар тарих, үткәннәрдә.
Гореф-гадәтләре әле югалмаган,
Ишетәсең аны күп телләрдә.

2013 ел




Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: