Китапханәгә сәяхәт
Мәктәбебездә Габдулла Тукай көннәре барганда без татар әдәбияты укытучысы Лилия апабыз белән Түнтәр авылы китапханәсенә юл тоттык.
Китапханә китапларга бик бай. Аны ике өлештән тора дип әйтер идем. Аның бер ягында китаплар, ә икенче ягында уку залы. Монда китаплар гына укымыйлар, ә төрле ярышлар, кичәләр, чаралар да оештыралар. Ә ярышларда катнашучыларның, укучыларның ясаган рәсемнәре, язган шигырьләре, иншалары җыелып барыла. Китапханә мөдире Гөлнур апа Закирова безне өстәлләр янына чакырды, ә анда Мөхәммәт Мәһдиевның китаплары ята иде. Мөхәммәт Мәһдиевның китапларын күргәч, без аңладык: бүген язучының иҗаты белән танышабыз икән. Аннан соң моңлы көй яңгырады һәм Гөлнур апа безне М.Мәһдиевның тормыш юлы белән таныштырды, әсәрләреннән өзекләр тыңлатты. Татар әдәбияты дәресләрендә безгә «Без - кырык беренче ел балалары» әсәре белән таныш булган язучы хакында да күбрәк белдек. Китаплар белән танышып чыккач, апа безгә ак битләрдә биремнәр өләште. Без балалар ясаган рәсемнәрне дә күзәттек. Якташ язучылар иҗаты буенча бик күп мәгълүмат белдек. Без, Көшкәтбаштан килеп укучылар өчен, бу очрашу бигрәк тә күңелле булды. Гөлнур апа үз эшенә бик бирелгән кеше икән. Соңыннан Гөлнур апа белән фотога төштек. Китапханәче апага рәхмәтебезне белдердек.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 14:11«Хезмәт десанты» Тагашур фермасында (+фото) «Хезмәт десанты»ның чираттагы тукталышы «Труд» җәмгыятенең Тагашур фермасына булды.900
-
7 март 2021 - 12:41Балтач мәктәбендә кыю егетләр генә укый, аларның әтиләре дә хоккей йолдызлары (+фото) Куркаклар хоккей уйнамый, диләр. Килешәм. Балтач урта мәктәбендә кыю егетләр генә укый, аларның әтиләре дә хоккей йолдызлары.7201
-
7 март 2021 - 11:11Сафия, Раяз һәм башкалар Үткән ел да Әмир, Сәйдә, Сафия, Самат, Сәед, Кәрим, Хәят исемнәре күп кушылган. Динислам, Сөләйман, Салих, Мәдинә, Нәфисә, Габделгазиз, Бәхтияр, Мәлик кебек исемнәр бистәдә дә, авылларда да очрый.9501
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15800
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.56700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика