Хезмәт

Кәккүкләрдән еллар санатып...

Кәккүкләрне хәтерләми Нурия. Ә Шушма буендагы талларда сайраган сандугачлар тавышы әле дә колакта яңгырый кебек. Туган авылына кайткан саен ул тавышлар тагын да матуррак ишетелгән шикелле. Алар янәдән яшьлек хатирәләрен яңарта.

Реклама

Әнисе Наҗия апа озак еллар Борнак авылында китапханәче булып эшләде. Авыл халкының мәдәниятле, укымышлы, зыялы булуына үзеннән зур өлеш кертте. Һәм кызы Нуриянең дә үз хезмәтенең дәвамчысы булуын теләде.
Шушма буйларында кичке уеннар оештырып, яшьләрнең күңелен ачып йөргән Нурия күндәм генә, әнисенең сүзен тыңлап, Алабуга мәдәният-сәнгать училищесына юнәлә. Ә яшьлек хыяллары үзенекен итә. Беркемгә дә сиздермичә генә имтиханнарны хореографлар әзерли торган бүлеккә бирә, һәм укуын уңышлы гына тәмамлап, бер дә икеләнмичә, туган ягына - Балтач мәдәният йортына эшкә кайта.
Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтының хор бүлеген тәмамлап, халык җыр-бию ансамблен җитәкләүче Нәҗип Әминов, Кузки шәһәре музыка училищесын тәмамлап кайткан концертмейстер Нуретдин Хәмидуллин һәм Нурия Зарипова бер максатка тупланып эшләп, үзешчән сәнгатькә сәләтле яшьләрне туплап, моңарчы күрелмәгән уңышка ирешәләр. Җыр-бию ансамблендә, хор, бию группаларында 40-50 кеше шөгыльләнә. Район җитәкчелеге ярдәме белән, үз эскизлары белән дистәләгән сәхнә костюмнары, репетицияләр үткәрү өчен баян, пианино алуга ирешәләр. Республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып, дипломат, лауреат исемнәре алалар.
Җыр-бию ансамбле берничә ел буе район сәнгатенең йөзек кашы булып тора. Балтач районына багышланган республика телевидениесе тапшыруларында җыр-бию ансамбле биючеләре, җырчылары төп башкаручылар булалар. Ә уңыш дигәннәре кат-кат күнегүләр ясатып, һәрбер башкаручының йөрәгенә якын килеп, һәр шәхескә эшләү җае табып кына килә ул.
Әти-әнисенең бердәнбер сөекле баласы булган Нурия бәлки бик иркә кыз булып үсәргә тиеш булгандыр. Ләкин ул бер яшь тулган көннән үк ярым ятим кала. Әбисе һәм әнисе тәрбиясендә үскән Нуриягә кечкенәдән үк әнисенең ярдәмчесе, бердәнбер таянычы булырга туры килә. Менә шулар аның характерын формалаштыра да инде.
Тиктормас, шук, җитез, курку белмәс Нуриягә барлык эшне дә үзенә башлап йөрергә, эзләргә, табарга, булдырырга туры килә. Сигез ел район мәдәният йортында хореограф, директор вазыйфаларын башкарып үзен оста оештыручы, чын җитәкче итеп таныта ул. Шуңа да 1985нче елда депутат итеп сайлана. Район җитәкчелеге Нурия Равил кызына Балтач авыл советы сәркатибы вазыйфасын тәкъдим итә һәм ялгышмыйлар. Инде 28 ел Нурия Зарипова шушы системада әйдәп баручы хезмәткәр буларак хезмәт куя. Ул бу системаның бөтен нечкәлекләренә төшенеп, даими белемен күтәреп эш алып бара. Төпле фикерле, яңалыкка омтылучан, кеше язмышлары өчен борчылып, бистәбезнең һәрбер кешесен якыннан белеп, аларның ихтыяҗларын кайгыртып эшләүче хезмәткәр ул, аларның һәрберсе белән аралашып, ярдәм кулы сузарга гына тора. Ә кешеләргә ярдәм итү аңа зур канәгатьләнү, күңеленә тынычлык бирә. Шуңа да халык арасында аңа ихтирам да, хөрмәт тә зур.
Нурия Равил кызы Балтач егете Альберт белән тигез тормыш итеп, бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерделәр, инде оныклар сөеп, матур гомер кичерәләр. Инде менә 34 ел кайнанасы Фәүзия апа белән килешеп, гөрләшеп яшиләр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: