Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Күктә кояш, күңелдә сагыш.

Өй түбәсе кыегы астында тәрәзә өстендә күгәрченнәр гөрләшә. Ишегалдында йөргән нәни кыз Сания белән энесе Мансур белән шул кошларны күзәтәләр. Ә күгәрченнәр нинди матурлар! Икесе дә кызыл читектән, бер-берсенә сыешканнар. Ничек дус,тату алар. Бәхетле-лә-ә-р…

Ул да булмады, кошлар пырылдап очып киттеләр. Әллә күз тидерделәрме инде үзләренә! Кыз башын күтәреп, аларны карап калмакчы булды. Ә күк йөзенә караңгылык иңгән… Нәрсәдер дөберди дә башлады. Әллә күктән таш ишеләме? Кыз, куркып, нәни куллары белән колакларын каплап, җиргә чүкте. Шул вакытта Ходай сиздергәндәй, капкаларыннан әтиләре килеп керде…
Алда тасвирланган эпизод-минем Салавыч авылында яшәүче Сания апа Ганиеваның сабыйлык чорына хыялый сәяхәтем, үзем дә әтисез, ятимлектә үскәнгә аның сөйләгәнен тыңлаганда битемнән агучы тыңлаусыз күз яшьләремне әңгәмәдәшемә сиздермәскә тырышып сыпыра-сыпыра тыңлаганда туган ачы халәт һәм аның бер өлеше генә.
Юклы-барлы гына кеше түгел, атаклы баучы Зариф улы Габделгани кызны да әнә район «мәркәзе», Балтачның үзеннән алып кайта. Ишле бала-чагалы гаиләдә эшләп үскән Мәликә Салавычка килен булып төшкәч тә сынатмый. Кырда урак урганда да, башка эшне дә авылда абруйлы иренә тап төшермәслек итеп үтәргә тырыша. Габделгание колхозда бригадир булып эшли.
1935 елның язы яшь парга шатлык алып килә. Санияне! Шундый матур исем кушалар кызга. Яңадан ике елдан Саниягә энекәш - Мансурны (алып кайталар) «алып кайтасы» елны Ганине бер айга Казанга җибәрәләр. Башкаладан белем туплап һәм өйләнеп кайта мут ир. Берсеннән-берсе кечкенә ике баласы белән хатынын калдырып,авыл читенә тагын өй салып «башка чыга» «булдыклы» ир. Ныграк тормышта яшәгәч, әтиләреннән «акмаса да бераз тамгандыр» инде (тамакларына диюем), өйләренә баргалап та йөриләр балалар. Сугышка киткәндә килә әтиләре. «Санияне җитәкләп, Мансурны арбасы белән тартып озатырга чык басу кырына,без сугышка китәбез Мөхәммәт елгасы буйлап, - дигән ул әнигә. Әни:
- Әнә, яшь хатының озатсын, - ди. Озата алмадык шул…» - дип уфтана Сания апа. Балалар тернәкләнеп аякка басып кына килгәндә сугыш башлана. Яннарында ярдәм итүче олы-кара юк. Колхоз атларын караучы Мәликә апа балаларны җитәкләп эшенә алып бара-кайта йөри. Габделгани генә әйләнеп кайтмый сугыштан.
«Сугыш барысын да тигезли» - дип, белми әйтмәгәннәрдер. Сания апаның хәтерләвенчә, ятим 3 балага дигән пенсия, мәгълүм сәбәпләр белән малае белән тол калган теге апага килә. Гөнаһыга кермик, Санияләргә тиешлесен китереп бирә ул үзе. Ачлы-туклы рәтсез тормышта үскән балалар рәтләп укып бетерә алмыйлар. Әниләре белән атлар карарга йөриләр. Янәшәдәге чишмә-инештән, коедан көчләре җитсә-җитмәсә су ташыйлар. Кыш көне җайсыз, ватык авыр чана белән бергәләп басуга тиресен чыгаралар.
Бернинди язуга теркәлмәсә дә, Саниянең хезмәт биографиясе нәкъ менә шушы атлар арасында башлана. Бераз тернәкләнгәч, фермага менә. Башта бозаулар карый аннан лаеклы ялга киткәнче сыерлар сауды. Сынатмады… Мин хәтерләгән чордан ут борчасыдай җитез, чая. Алдымда район гәзитенең 1967нче елгы «Хезмәт» гәзите. Рәсемен куйганнар, мактап язганнар. Әнисен карыйм дип тормышка чыкмый калды. «Мактаулы эшче» исемен йөртә.
Хөрмәтнең иң олысы авылдашлардан. Әнисе - Мәликә апа «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнгән. Мәликә апа 11ел элек дөнья куйды… Сания апа: «Әнинең егетләр белән йөртәсе, бер кая да җибәрәсе килмәде. Миннән кияүгә китү кебек сүзләр ишетсә, я берәресеннән колагына керсә: «Үлем түшәгенә менгәч, минем авызга кем су бирер, шуны уйлыйсыңмы син», дип каршы әйтерлекне калдырмый иде, дип искә ала.
Сания апаны барыбыз, авылның олысы-кечесе һәркем хөрмәт итәбез. Барысын да «ничек бар - шулай итеп» язу принцибыннан читкә китеп,мәрхүмнәрне рәнҗетмәү максатыннан кайбер «җайсыз» җирләрне «читләтеп» узарга тырыштым. Бигрәк тә сүз авылдашларыбыз алдында йөзе ак булган, Сания апа һәм аның әнисе хакында барганда артыгын язмадым. Сания апа гомере буе фермада эшләп, баштарак бозаулар карады, аннары лаеклы ялга чыкканчы сыерлар сауды.
Сания безгә 95нче яше белән баручы әнинең хәлен белергә еш килә. Бергә-бергә үткән тормышларны сөйләшеп утырабыз. Ямьле язда Мәрхәмәтле җаннар Римма һәм Раузит Рәфыйковлар тәрбиясендә. Шөкер, әле аягында йөреп торганга, ярты гомере шуларда уза. Сания апага кадер-хөрмәт күрсәткән Рәфыйковларга кем генә рәхмәт белдерми икән? Кызлары мунчасын кертә. Арттырып әйтмим, үз якыннарына да күпләрдән тәтеми андый изгелек. Көндезләрен генә үз өенә чыгып тора Сания апа. Көндезләрен кеше өзелми үзеннән. Хөрмәтле ак әби булып яши ул. Авылдашлар, күрше-күлән яңа пешкән мич ризыгын, сөтен, хәер-сәдакәсен аңа алып килә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250