Корбан гаете мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар, газиз дин кардәшләребез! Сезне ихлас күңелдән ислам динендәге олуг бәйрәмнәребезнең берсе булган Корбан гаете белән тәбрик итәм.
Корбан гаете ислам дине тарихында үзенчәлекле һәм изге көн булып санала. Мөселман кардәшләребезнең күпчелеге бу көнне элеккеге гореф-гадәт йолаларга тугры калып корбан чала, шул иттән ятимнәргә, мохтаҗларга өлеш чыгарып изгелек кыла, табын корып, корбан ашлары уздыра. Дин бит ул үгет-нәсихәт бирү, тәрбиягә өйрәтү чарасы да. Бу изге көндә мөселманнар акланып-пакьләнеп иртәнге гает намазларына җыела, мәчетләребездә бар җиһанга иман нуры таратып моңлы азан тавышлары яңгырый. Бирегә килгәннәр Аллаһы Тәгаләгә табынып рәхмәтен әйтә, дога кыла, вәгазьләр тыңлый.
Ислам дине безнең яшәешебезне, телебезне, иманыбызны гына саклап калмады, ә мәдәниятебез, сәнгатебез, әдәбиятыбыз үсүгә дә зур өлешен кертте. Мәктәп-мәдрәсәләрдә ислам нигезләре, әхлак дәресләре өйрәтелә икән, димәк әхлакый нигезебез ныгый, намусыбыз сафлана, рухи байлыгыбыз арта дигән сүз. Бу өлкәдә фидакарь хезмәт башкаручы дин әһелләренә кешеләргә туры юлны күрсәтүдә Аллаһ сабырлык һәм сәламәтлек бирсен. Корбан гаете һәр йортка, һәр гаиләгә бәхет-шатлык, бәрәкәтлек һәм иминлек иңдерсә иде. Ходай җан тынычлыгыннан, тән сихәтлегеннән аермасын. Изге сәгатьләрдә изге ниятләргә багышлап чалган корбаннарыгыз кабул булсын. Изге бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Олы ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы МАРАТ ЗАРИПОВ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 18:46Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Гафифәбану Гыйләҗи кызы Мифтаховага бүген 90 яшь тулды (+фото, видео) Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык бүген! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк!2400
-
1 июль 2022 - 17:21Тәмле булсын: ҖИЛӘК ПИРОГЫ Камыр өчен: 1 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм сыер мае, 200 грамм он, 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч.3900
-
1 июль 2022 - 16:11Якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче Зөлхәбирә Шәрәфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды (+фото) Норма авылының акъәбисе Зөлхәбирә Исхак кызы Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды.9301
-
1 июль 2022 - 13:24Бүген Сосна Пүчинкәсе авылында яшәүче Камилә Шакирова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар6100
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.22300
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.117400
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.53505
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.52712
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика