Хезмәт

Котлаулар кабул итте

Чепья авылында яшәүче Бану Сәләховага 27нче май көнне 90 яшь тулды.

Реклама

Тыл ветераны бу көнне бик күп котлаулар кабул итте. Шул исәптән Рәсәй Президенты Владимир Путиннан Котлау хатын да. Район һәм җирле җитәкчеләр дә юбилярны котларга саллы бүләкләр белән килгән иде. Гомер буе колхоз өчен тырышып хезмәт куйган Бану апа үзен хөрмәтләгән, зурлаган өчен һәммәсенә дә изге теләкләрен ирештерде. Бүгенге көндә кадер-хөрмәттә, муллыкта яшәвенә шөкрана кылуын белдерде.

Рәсемдә: гомер көземнең бәхетле көннәре.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: