Хезмәт

Кранчы

Районда төзелгән бик күп объектларда аларның да өлеше зур.

Заманында төзүчеләрнең иң якын ярдәмчеләре булган Дамир Гарифҗанов, Габделфәрт Габделбәров, Николай Тургузёв, Хуҗият Гайнетдинов кайчандыр үзләре эшләгән СМУда гына түгел, бөтен районга билгеле шәхесләр. Барысы да кран дигән катлаулы техниканы күп дистә еллар иярләп, мактаулы дан белән лаеклы ялга чыктылар, хәзер балалары, оныклары рәхәтен тоеп, матур гомер кичерәләр. Нургаян Сафин, Вакыйф Вәлиев, Камил Галимҗанов, Заһир Сабиров, Альберт Әһлиуллинның да районда булмаган авыллары сирәк. Кая барсалар да көтеп алынган, үз хезмәтләре белән кешеләрнең хөрмәтен яулаган һәм рәхмәтен алган оста кранчылар. Ә бу язмамда сүз Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең иң өлкән һәм тәҗрибәле шофёр-кранчысы Фаил Гыйльметдинов турында.


Гарәфетдин белән Факия гаиләсендә ике малай, өч кыз үсә алар. Абыйсы Зиннур район хуҗалыкларында төрле җаваплы постларда хезмәт куеп, мактау белән пенсиягә чыга. Һәм менә быел көз мондый мактаулы ял Фаилгә дә килеп җитте. Ни арада диген. Әле кайчан гына Пүскән мәктәбенә башлангычларны укытырга килгән Норма кызы Розалия артыннан йөри иде. Инде кызлары шул чактагы Розалия яшендә. Зилә дә, Лилия дә әниләре юлыннан киттеләр. Өлкәне Мәгариф министрлыгында эшли, кечесе Казан мәктәпләренең берсендә укыта. Көннәр, еллар буе эштә булып, аларның үсеп җиткәне сизелмәде дә кебек. Армиядә хезмәт иткән еллары да әле генә булган кебек, гел хәтеренә төшеп тора Фаилнең. Ул чакта нык сайланганнар гына эләгә торган Хәрби-Диңгез флотында хезмәт итә ул. Владивостокта. Өч ел хезмәт итү чорында командирларның күп мәртәбәләр рәхмәтен ала, Мактау таныклыклары белән бүләкләнә.

Шундый егетне читкә җибәрәләрме соң? Хезмәт срогын тутырып кайтуга, колхоз трактор бирә үзенә. Праваны мәктәп тәмамлаганда аттестат белән бергә алган була. ГАЗ-52 машинасына шофёр кирәк булгач, шунда күчә. Аннан идарә үтенече буенча колхоз автобусына утыра. 7 ел Кили, Чапшар, Пүскән балаларын Норма мәктәбенә алып бара, алып кайта. Менә шул елларда инде Пүскән мәктәбендә укытучы Норма кызы Розалия белән чын-чынлап йөрешә башлыйлар. Һәм бер-берсен шактый озак сынагач, кавышып куялар.

Колхозга кайткан кранлы автомашинага кеше кирәк булгач, тагын Фаилгә дәшәләр. Казанда укып шушы һөнәрне дә үзләштереп кайткач, 1988 елдан кранлы автомашинада эшли башлый. Һәм бүгенге көнгә кадәр шунда. Ә ничек эшләгәнен күпсанлы Мактау таныклыклары, дипломнар ачык күрсәтеп тора. Аның игелекле хезмәтеннән, ярдәменнән файдаланган йөзләрчә кешеләр дә аңа бик рәхмәтле. Тормыш иптәше Розалия 36 ел башлангычта балалар укытып пенсиягә чыкты. Хәзер ире Фаил белән төзегән Пүскәндәге иркен, якты өйләрендә кызлары Зиләгә баласын тәрбияләргә ярдәм итә. Хезмәт юлының чирек гасырын кран дигән авыр техникада эшләргә багышлаган Фаилен тәмле ашлар пешереп көтеп ала.

Реклама

Фаил тотып кайткан балыклардан пешергән ухалары бигрәкләр дә тәмле була инде. Әле шуңадыр да, буш вакыты булды исә Фаил дә кармакларына ябыша, елга, күл буйларына ашкына. Шахматка да хирыслыгы зур. Ирле-хатынлы бергәләп бакчада казынырга яраталар. Яшелчә, җиләк-җимештән ясалган нинди генә тозланган яшелчәләр, салатлар, компотлар, вареньелар... юк аларда. Кемнән генә сорама: кранчы Фаил Гыйльметдинов гаиләсе Пүскәндә иң абруйлы, иң хөрмәтле гаиләләрнең берсе, ди. Һәм тыйнак та дияр идем. Газета өчен фотога төшерәм дигәч:
- Кирәкми, миннән дә яхшырак эшләүчеләр күп ич авылда дип, каршы торды.

Башта СМУда, аннан район электр челтәрендә, барысы өч дистә елга якын кранда эшләгән Вакыйф Вәлиевны өендә ял сәгатендә бер фотога төшергән идем. Мәкалә Фаил турында булса да, рәсемдә ник Вакыйфны биргәннәр икән дип, гаҗәпләнмәссез. Ул да кранчы, ул да абруйлы кранчы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: