Күренмәс әле...
Чисталык комиссиясе атна башында Чепья авылында булып, биредәге төзеклек, чисталык белән танышып кайтты.
Инде күптапкырлар газетабызда кисәтү характерындагы материаллар басылу да, Чепья авыл җирлеге бинасында муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов катнашында җыелыш үткәрү дә уңай нәтиҗә бирмәде. Чөнки Чепьяның күп урамнарында бүгенге көнгә кадәр кайбер капка төпләрендәге төзелеш материаллары алынмаган. Төзелеш алып барган түгел, ә нәкъ менә төзелеш алып бармаган капка төпләрендә ком, таш, такта һәм сайгаклар тамыр җәйгән хәлдә.
Үзәк урамның 60нчы йорты чисталык комиссиясенең игътибарыннан читтә кала алмады. «Ветераннарның торак шартларын яхшырту» программасы кысаларында Мәсхүдә Гыйләҗевага «Стройремтех» җәмгыяте тарафыннан салынган йортта канализация үз территориясендә түгел, «кызыл линия»дән чыгып казылган (рәсемдә). - Күренмәс әле, без аны хәзер нишләтик инде, - ди Мәсхүдә апа.
Сүз дә юк, өлкән кеше бер нәрсә дә эшләтә алмый. Ә менә таләпләрне бозган өчен төзелеш оешмасына үз хатасын төзәтергә туры киләчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2012нче елның июнь аенда төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шулар арасында канализация чокырларына кагылышлысы да бар. Бу чокырлар бары үз территорияңдә генә казылырга тиеш. Үзгәрешләр үз көченә кергәч тә таләпләрне үтәмәүче гражданнар Чепьяда шактый булып чыкты. Аларның һәрберсенә беркетмә төзелде.
Чисталык комиссиясе
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 13:21Тоннель операциясе 26 февраль көнне районыбыз юлларында янә махсус профилактик чара - «Тоннель» операциясе узачак.5700
-
25 февраль 2021 - 12:43АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые ремонты на производственных объектах АО «Транснефть – Прикамье» завершило плановые работы на линейной части магистральных нефтепроводов и перекачивающих станциях в Пермском крае, Республиках Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Татарстан, Самарской и Свердловской областях.1501
-
25 февраль 2021 - 12:11Балтач гимназиясендә хоккей турниры оештырганнар Балтач гимназиясендә укучылар, укытучылар, әтиләр һәм гимназияне тәмамлаган егетләр арасында хоккей турниры оештырдылар.5901
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.5200
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар40700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.100101
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.61900
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре59502
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика