Хезмәт

Күрмәгәне калмаган

Язмыштан узмыш юк, дияргә ярата күпләр. Язмышны кеше үзе төзи, диючеләр дә байтак. Түбәндәге очракта әбием язмышын үзе төзеде микән? Язмам ахырында, бәлки, бу сорауга җавап табылыр.

Реклама

Сугыш вакыты. Ах, ул чордагы авырлыклар! Ор авылында яшәүче Миңкәбануның ире сугышка китеп озак та үтмәстән, «хәбәрсез югалды» дигән язу килеп төшә. Нишлисең, шушындый хәбәрләр авылның хәйран кешесен кайгыга сала. Күпме бала әтисез, ата назын, ата тәрбиясен ала алмыйча үсә. Ул заманда һәр кеше тамак туйдыру өчен көндез дә, төнлә дә хезмәт куя. Төп эшче көч - хатын-кыз, аннан кала кул арасына керә башлаган бала-чага. Урман, утын кисү кебек авыр эшләрнең барысы да хатын-кыз җилкәсендә. Миңкәбануны да Бөрбашка агач кисәргә җибәрәләр. Шәфыйгулла исемле кешегә йортка кертәләр. Бу кеше 18 яшьлек вакытта ике аягын да өшетеп, бер аягын бот төбеннән, икенчесенең тездән түбән өлешен кистергән. Авылда аны Аксак Шәфыйк дип йөртәләр. Шәфыйгулланың беренче хатыны үпкә авыруыннан вафат була. Фәүзия исемле кечкенә кызлары, уллары Сәмигулла ятим кала. Миңкәбану йортка кергәндә Шәфыйгулла икенче хатыны Зәйтүнә, Зәйтүнәнең артыннан килгән кызы һәм кечкенә Фәүзия белән Сәмигулла - барысы биш кеше бер гаилә булып яшиләр. Миңкәбану - алтынчы. Ялкау, эшләргә яратмаган Зәйтүнә белән Шәфыйгулла гел сүзгә киләләр. Шәфыйгулла ике аяксыз булгач, авыр эшләрне эшли алмый, өй тирәсендәге вак-төяк белән генә шөгыльләнә.
Кояшлы җәйге көннәрнең берсендә ир хатынына урманда чапкан печәнне җыярга куша. Аягы булса, әйтеп тә тормас иде. Юк шул. Зәйтүнә урманга китә-китүен, тик печәнне җыймый, Шәфыйгулладан качып, артыннан килгән кызын алып, чыгып югала.
Миңкәбану көн дими, төн дими урман кисә. Буш вакыты булганда, Шәфыйгуллага хуҗалык эшләрендә булыша, балаларын да карый
Көннәрдән беркөнне Шәфыйгулла һич көтмәгәндә Миңкәбануның кулын сорый. Хатын каушап, куркып кала. Сугышта вафат булган ирен дә исеннән чыгармый. Шулай да ялгыз гомер итү җиңел түгел. Әти-әнисеннән бер малай аркылы рөхсәт алып, «сыерлары бар, сыер булгач, азмы-күпме тамак та тук булыр», - дип, Миңкәбану аңа кияүгә чыга. Шәфыйгулланың улы Сәмигулла сәламәтлеккә туймый. Кәҗә асрап, шуның сөтен эчертеп, тәрбияләп аны да кеше итә Миңкәбану. Бервакыт мәктәп балалары арасында тимрәү чыга. Ул Сәмигулланы да читләтеп үтми. Казанга алып барып дәвалау өчен акча кирәк. Миңкәбану иске ястык йоннарын берләштереп, күлмәк итәкләреннән тыш ясап, сигез мендәр тутыра. Шәфыйгулла мендәрләрне базарга алып барып сатып, шул акчага Сәмигулланы дәвалап кайталар. Германиядә хезмәт итә алырлык чын егет үстерәләр алар.
Шәфыйгулла белән Миңкәбануның бер-бер артлы 6 балалары дөньяга аваз сала: 2 кыз - Альмира, Суфия; 4 малай - Расим, Разил, Рафил, Равил. Алар өстенә ике үги бала... Тик Равил исемле малайлары гына озын гомерле булмый, 3 айлык вакытта күз тиюдән вафат була. Башка балалары тормышта үз урыннарын табалар. Миңкәбану әбинең тормышы шактый катлаулы, алай гына да түгел, бик кырыс. Үзе исән чагында өч лачынын - өч улын соңгы юлга озатты ул. Равиле бик кечкенә вакытта ук дөнья куйса, Разил белән Рафил исә гаилә корып, матур гына яшәп ятканда якты дөнья белән хушлашалар. Разилның кызы, ә Рафилнең кызы һәм улы әтисез кала. Юкса, балаларның шат авазына күмелеп яшисе дә, яшисе иде әле.
Әбием өченчесенең үлеменнән соң бик бетереште. Улларын гел искә алып, елый торган иде. Ана өчен үз балаларын соңгы юлга озатудан да авыррак нәрсә бармы соң? Картлыгын әбием олы улы Расим һәм килене Әнүсә тәрбиясендә үткәрде. Гомер буе авыр эштә эшләп яшәгән әбием хәзер гүр иясе инде. Караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын! Һәм бу язмам әбием рухына дога булып ирешсен иде.
Рәсемдә: Миңкәбану әби (уңнан беренче) улы Рафил, килене Алия, оныклары Гөлназ, Нияз һәм гаилә дуслары белән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: