Хезмәт

Күршеләрең разый булса...

Без, өлкән буын яшәгән чор хәзерге буын ышанмаслык тарих булып калды. Хәзерге тормышның кадерен белү өчен тарихны да белергә кирәктер.

Реклама

Балачагыбыз - колхоз төзү еллары ачлыгында, үсмер чорыбыз - Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы дистәләрчә еллар исә үтә дә авыр ачлык-ялангачлык, динсезлек елларында үтте.
Рәсүлебез (с.г.в.)нең өйрәтүләрен белгәч уйлап-фикерләүләр арта. Бер егет аннан сорый: «Әй Аллаһының рәсүле, мин әти-әниемне тәрбияләп, игелек күрсәтеп яшәдем, хөрмәтләп соңгы юлга озаттым, алар инде вафат, мин хәзер аларга игелек күрсәтә аламмы? Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Әйе, игелек күрсәтә аласың, аларның бурычлары калган булса, бурычларын түлә, алар рухына хәер-дога кылып Аллаһыдан аларның гөнаһларын ярлыкавын сора, алар-ның кардәш-туганнарын, якыннарын, күршеләрен хөрмәт ит, туганлык җепләреңне өзмә, туганлык җепләре аша Аллаһының рәхмәте килеп тора». Бу өйрәтүләрдән соң кардәшлек-күршелек, туганлык җепләре һәм дөрес яшәү рәвешләребез турында уйланмыйча калып булмады, уйларым авылдагы ут күршеләргә барып тоташты. Шул авыр елларда хәллерәк кешеләрнең учагында сакланган бер утлы күмер бөтен авылга җитте. Безнең авылда (Түбән Субаш) ике хәлле гаилә - Файзә тәтә, Хөснетдин абзыйлар тәүлек буе учакларында утлы күмер саклады. Ә моңа байтак утын кирәк булгандыр. Әниләр эштән кайтып, зур казанда суга он болгатып сыек кына апара (аш инде бу үзенчә) кайнату өчен капкачлы савыт тотып утлы күмергә йөгерәбез, аны сүндерми алып кайтабыз (күмер сүнсә бетте баш, кабат йөгер). Киндер күлмәкләрне үтүкләргә хәлле кешеләрдәге бер кырлы бәләк, соңрак ситса киемнәрне үтүкләргә бер күмер үтүге бөтен авылга җитте. Бер өйасты бәрәңге йөкләмә буенча солдатлар өчен токмач киптереп җибәрергә дә, чит авыллардан килгән кешегә бирергә дә җитте. Бер сукыр лампа яктысында күршеләр белән җыелып кич утырып кул эшләре эшләнде. Йорт-җирләр, бер казан ботка пешереп өмәләр белән төзелде. Салам ягып җылытылган авыл өйләрендә әти-әни, әби-бабай, икешәр килен, бала-чага, бер бозау, 2-3 сарык бәрәне суеп, татулык-дуслыкта яшәде, чөнки максатларыбыз бер иде. Ул елларда әле гыйлем дәрәҗәсе шактый түбән, әмма халыкта дини гыйлем, рухи ныклык калган. Гыйлем түбән булса да, авылым халкы исламча әхлаклы, ярдәмчел, тату-дус, һәр авыру, ялгыз әбиләрне, ятим калган балаларны чиратлап карап яшәде, бер талаш-ызгыш, низаг-фетнә чыгаручыны ишеткән-күргән булмады. Әлхәмдуллилләәһ, безгә менә шул, күрше хакы - Алла хакы, дигән кәлимәне үтәп, әдәп-әхлаклы халкым үрнәгендә үсәргә насыйп булды. Хәзер безгә, бигрәк тә тәрбия өлкәсендә эшләп гомер итүчегә һәртөрле үзгәрешләрне күрү шатлыклы да, борчу-лы да. Кешеләр шул хәтле үзгәрде хәзер, бер-берсен күрә алмый, бер ишек алдында яшәүче күршеләр өчен кертелгән колонка суы җитми хәзер, үзенә бирелгән җир җитми, күршенеке кирәк, туган-туганны күрә алмый, вафат булганнарның йорт-җирләрен кодагыйлар, оныклар бүлешә, бер дә юктан гайбәтләр, ялалар ягып әни киленне, килен әнине, ничә баласы булуга карамастан, көнләшеп ир хатынны, хатын ирне сөйли. Низаг-фетнәләр чыгарып дошманлашып, борчу-хәсрәтләрне арттырабыз, сәламәтлекне киметәбез. Рәсүлебез (с.г.в.) әйтә: «Аллаһының иң сөемсез бәндәсе яла ягып талашып, дошманлашып йөрүне даимчелек иткән бәндәсе», ди. Әй, кардәшләрем, уйланыйк әле, бер тапкыр гына бирелгән гомерне татулыкта үткәрүгә ни җитә? Әле бит кардәш-туганнар, күршеләр соңгы сулышыбызны алганда да, ахирәт тормышына күчкәч тә кирәк, җавап бирәсе дә булачак бит.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: