Хезмәт

Кулланучы һәрвакыт хаклы

Газетабызның үткән 70нче номерлы чәршәмбе санында «Әйтер сүзең булса...» рубрикасында Балтач авылында яшәүче Г.Галиева суыткыч сатып алуын, һәм шул тауарның сыйфатсыз булуы хакында яза. Тауарны яңага алыштыруларын сорый, ләкин уңай җавап алалмый. Суд хезмәткәренең әлеге язмасы шушындый вакыйгалар туганда югалып калмаска ярдәм итәр.

Реклама

Бүгенге көндә кибет киштәләре ассортиментка бик бай. Нинди генә азык-төлек, кием-салым тауарлары, көнкүреш техникасы юк анда, хәтта кайчакны нәрсә дә булса сатып алганда аның сыйфаты белән дә кызыксынырга онытабыз. Өйгә кайткач кына алган тауарның сыйфатсыз икәнлегенә төшенәбез: кием-салым брак, азык-төлекнең куллану срогы чыккан, телевизор эшләми башлый... Эшләп тапкан акчаңны суга салганыңны шунда гына аңлыйсың һәм уңышсыз чыккан товарның акчасын кире кайтару турында борчыла башлыйсың.
Бу очракта нишләргә? Биредә кулланучының хокукы бозылганлыгы көн кебек ачык. Иң беренче эш итеп сатучыга тауардан канәгать түгел икәнлегегезне белдерәсез. Моның өчен тауарның гарантиясе, ягъни эшкә яраклылыгы турындагы вакыты чыкмаган булырга тиеш. Әгәр дә гарантия вакыты күрсәтелмәгән икән, тауарны алганыгызга ике ел тулмаган икән, димәк, сез канәгатьсезлек белдереп, гариза яза аласыз. Үз чиратында әлеге гариза, сатучы тарафыннан, 10 көн эчендә каралырга тиеш. Шуңа күрә, тауарны сатып алганда касса һәм тауар чегын, гарантия талонын ташларга ашыкмагыз. Алар үз хокукыгызны яклаганда кирәк булачак һәм сезгә сыйфатсыз тауарның нәкъ шушы сатучыдан алуыгызны кат-кат дәлилләргә дә туры килмәячәк. Хәер, хәзер яңа закон нигезендә, тауарның чегы яки башка документы булмау сезнең таләпләрне үтәүне кире кагу өчен сәбәп була алмый. Мәсәлән, әгәр дә сез базардан сыйфатсыз аяк киеме аласыз икән (гадәттә бит биредә чек бирмиләр), һәм сатучы зыянны да капларга теләми, яки сезнең таләпләрне кире кага икән, бу очракта шаһитларга, аларның күрсәтмәсенә таяна аласыз. Инде дә бәхәс куера төшә икән, мәсьәләне чикләргә экспертиза ярдәмгә киләчәк. Тауарга экспертизаны сатучы (кирәк дип таба икән) үз хисабыннан үткәрә. Экспертиза тауарның ватык булуында кулланучы гаепле дип тапса (тауардан дөрес файдаланмау күздә тотыла. Э.Х.), сатучы тарафыннан тотылган барлык чыгымнарны, экспертизаны да кертеп, кулланучы үзе «күтәрә». Шушындый хәлләрне, мөнәсәбәтләрне хәзерге вакытта «Кулланучы хокукларын яклау турында»гы гамәлдәге закон җайга сала. Анда язылганча, «кулланучы сыйфатсыз тауарга дучар булса, әгәр сатучы тауарның сыйфатсыз икәнлеген әйтмәсә, шул ук маркадагы тауарны кабаттан сайлап, алыштырып алу хокукына ия; шундый ук тауарның башка маркасына, шул ук бәягә алыштыра ала; сатып алу бәясен төшертә; тиз арада тауарның җитешсезлекләрен бетерергә яки аны төзәткәнгә тотылган чыгымнарны кайтарта; сатып алу-сату килешүен кире кага һәм тауарга түләгән сумманы кире кайтартуны таләп итә.
Әлеге хәлләр һәрвакытта да тыныч юл белән генә хәл ителеп бетмәскә мөмкин. Әгәр дә сезнең дәгъвагыз җавапсыз калды һәм сезгә сыйфатсыз тауарның акчасын кайтарырга теләмиләр яки тауарның башкасына алыштырып бирмиләр икән, бу очракта сез судка мөрәҗәгать итә аласыз. Әгәр суд карары сезнең файдага икән, сез судка тотылган чыгымнарны кайтарта, шулай ук мораль зыян өчен компенсация түләтә аласыз. Балтач район судының эш тәҗрибәсеннән чыгып, бер мисал китерәсе килә: кулланучы сәүдә ноктасыннан кәрәзле телефон сатып ала, 2 ай үтүгә телефон үзеннән-үзе эшләми башлый, сенсор дисплей бозыла, кулланучы сатып алу, сату килешүен өзәргә теләп һәм акчаны кире кайтаруын сорап сатучыга язмача дәгъва гаризасы юллый. Сатучы шулай ук язмача җавап бирә, ләкин анда кулланучының таләбе канәгатләндерелмәячәге белдерелә. Экспертизага бирәләр, телефон чыннан да җитештерүче гаебе белән ватык чыга. Кулланучы күп очракта үзенең хокукларын белмичә, тауарның сыйфатсызлыгына күз йома, бәлки озын-озак процедуралар үтүдән куркып каладыр. Куркырга кирәкми, үз-үзен хөрмәт иткән кеше закон нигезендә хокукларын яклый белергә тиеш.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: