Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күңелеңдә булсын яхшылык

Ялгыз өлкәннәрнең өйләренә барып хезмәт күрсәтү бүлеге – социаль яклау бүлегендә иң зур һәм иң беренчеләрдән булып оешкан тармак санала.

Чепьядан Фәридә Чуртанова, Нина Сидорова, Балтачтан Ленара Гарәфетдинова, Иске Көшкәттән Римма Павлова, Чутайдан Руфина Гайфетдинова, Илүсә Галиева, Нөнәгәрдән Рамилә Гомәрова, Кунырдан Раушания Гарифуллина, Салавычтан Әлфия Ханнанова, Балтачтан Тәслимә Хәсәнова – биредә иң озак еллар эшләүчеләр. Инде алар эшли башлаганнан бирле дәүләтебез социаль яклау өлкәсенә нинди генә үзгәрешләр, яңалыклар кертмәде, тик алар бернигә дә карамастан, һәрбер юнәлешкә ярак-лашты, өйрәнде, күнде һәм бүгенге көнгә кадәр хезмәтләренә һичнинди хилафлык китерми эшли бирәләр. Үзләренә караган эштән кала, өлкәннәрнең гозерен дә читкә какмыйлар. Һәм һәрбер эшне электрон тәртиптә программага кертеп баралар, эш графигына сыешырга тырышалар. Әле ай саен райондагы бүлеккә җыелалар, эшләренә анализ ясыйлар, укуларда катнашалар. «Буыннар гел алышынып тора, – ди социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. – Үткән буынга алмашка гаять тә укымышлы, грамоталы әбиләр килә. Алар килешүнең дә ни икәнлеген белә, реестр белән дә кызыксына.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: социаль яклау өлкәсе