Хезмәт

Куныр һәм Шода өлкәннәрен нәрсә берләштергән? (+фото)

Хәтер һәм матәм көне уңаеннан Куныр мәдәният йорты китапханә белән берлектә әтиләре сугышта үлеп калган, хәзерге әби-бабайларны һәм мәктәп балаларын чакырып һәйкәл янында сугышта үлеп калганнарны искә алу чарасы узды.

Хәтер.. Ил хәтере, халык хәтере... Бөек ватан сугышы беткәнгә 74 ел үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган яра күпләрнең йөрәгендә әле һаман төзәлми, әле дә әрни. Чөнки ул әрнү буыннан буынга күчә, сагыну-юксыну булып яши. 22 июнь Хәтер һәм матәм көне уңаеннан Куныр мәдәният йорты китапханә белән берлектә әтиләре сугышта үлеп калган, хәзерге әби-бабайларны һәм мәктәп балаларын чакырып һәйкәл янында сугышта үлеп калганнарны искә алу чарасы узды. Һәйкәлгә балалар үз куллары белән ясаган чәчәкләрен, әби-бабайлар тере чәчәкләр салдылар. Аннан әби-бабайлар белән Шода авылына Мирхәйдәр Фәйзи музеена һәм мәчеткә экскурсиягә киттек. Шода авылыннан клуб, китапханә хезмәткәрләре Фәйзрахманова Венера белән Закирова Гөлфара да әлеге чарага сугыш чоры балаларын чакырганнар иде. Безне барыбызны бергә музей мөдире Рәшитов Фәрхәт бик җылы кабул итте һәм Мирхәйдәр Фәйзинең томыш юлы, музей экспонатлары белән таныштырды. Аннан барыбыз бергә 1902 елда төзелгән мәчеткә кердек, намаз укыдык, Илнур хәзрәт корьән сурәләре укыды, вәгазь сөйләде. Бу мавыктыргыч экскурсияләрдән соң Куныр авыл җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Зәкиева Фәйрүзә апаның ишек алдында мул табын артында, хуш исле үлән чәйләре белән самовардан чәйләр эчтек, сөйләшеп, сугыш вакытларында күргән авырлыкларны искә алып утырдык. Зәкиева Фәйрүзә апа Шода авылының мәчетен карап, тәртипләп тота, барлык чараларны оештыруда башлап йөрүче дә, бик тырыш, шәфкатле, юмарт, без барыбыз да аңа бик рәхмәтле булдык. Игелекле эшләрен моннан соң да дәвам итсен, аллахы тәгалә ярдәменнән ташламасын сине Фәйрүзә апа.

Әтиләре сугышка киткәндә йә туып, йә туарга да өлгермәгән күпме балалар калган. Әтиләре аларның барлыгын хат аша гына белгән, кайсылары белмичә дә һәлак булганнар. Әтиле балаларга кызыгып, үзләренең әтисез булуларына кимсенеп, әти кешене бер күрүгә, аның көчле кулын тоярга хыялланып үткән балачак... Безнең авылда да бүгенге көндә шундый 18 сугыш чоры ятиме яши. Ә алар сугыш вакытында, сугыштан сон күпме булган, аларның исәбе дә юк. Сугышта этилэре үлгән яисә хэбэрсез югалганнарның тол хатыннарына, ятим балаларына дәүләт тарафыннан да, җитәкчеләр тарафыннан да бер дә ихтибар булмады. Әтиле балалар, әтиләренә карап куанышсалар, ятим балалар кемгә әти диеп дәшәргә белмичә сугыш китергән газап-михнәткә түзеп яшәгәннәр. Без аларның шушы газаплы, сагышлы тормышларына аз гына нур өстәгән булсак бик шат булыр идек. 

Реклама

Разия Закирова, Илзия Нәҗипова

Куныр авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: