Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күз тиюне ничек белергә?

Түбәндәге билгеләргә игътибар итегез.

Җеннәр катнашы белән күзсенгән кешедәге билгеләр:
Дарулар белән дә дәвалап булмый торган бик көчле баш авыртуы, күкрәк кысылу, тын бетү, сызлану яки аерым әгъзаларның авыртуы, гадәттән тыш ярсу һәм көйсезләнү, йокымсырау, хәлсезләнү, ялкаулык, тәннең оюы яки сәбәпсез «каз тәне» пәйда булу, сәбәпсез елау яки көлу, артык тирләү, өндә һәм йоклаганда саташу, куркыныч төшләр күрү, югарыдан егылып төшү, күзгә эт, мәче, елан, кан, чамадан тыш тәбәнәк һәм озын буйлы кешеләр күренү, гаилә тормышындагы таркаулык, эштәге дәвамлы унышсызлыклар.

Җеннәрнең катнашы булмаган күзсенү билгеләре:
Еш уфтану, намаз яки Коръән укыганда гел иснәү, тәннең яки аерым әгъзаларның оюы, тиредә күзгә күренерлек таплар пәйда булу, үтеп китми торган баш авырту, күз кабаклары тартышу, күкрәк тарайган кебек тын кысылу, сәбәпсез елау, гәүдәнең кайбер урыннарының сәбәпсез сызлавы, күз алдында төрле хәшәрәтләрнең мәш килеп торуы, йөзнең саргылт төскә керүе.

Ә күз тию хакында болай:
Зинһар шәрә йөрмәгез! Кеше арасында сиңа текәлеп карап торсалар яки «син шундый акыллы, чибәр... теге... бу... һәм башкача мактасалар — туктатыгыз! Кайткач башыгыз бик авырта башласа яки хәлегез китсә, кичектермичә су коеныгыз! Ул суга кирәкле Коръән сурәләрен укып өрегез дә, шул су белән коеныгыз!
Таң суы да әйбәт, аны махсус кояш чыкканчы чәршәмбе таңында алып куясың, кирәкле догаларыңны укып өшкерәсең дә, кояш чыккач шул су белән коенасың! Су күбекләнсә — чир чыга димәк!

Нинди догалар һәм сурәләр укырга?
«Фатиха» сүрәсе, «Аятел Көрси», «Кәфирун» сүрәсе, «Ихлас» сүрәсе, «Фәләкъ» сүрәсе, «Нәс» сүрәсе. Боларны так саннан укып 3,5,7,9 мәртәбә өшкерергә ярый! Фадаиль Коръән язмасыннан күз тиюне давалый торган сүрәне укып, чарасын күрегез!

Үзегезгә текәлгән күздән сак булыгыз.

«Фатиха» сүрәсен 40ар мәртәбә 2 рәкагатьле намазда укысаң, теләгәнең кабул була!

1 атна буе көн саен 70 мәртәбә «Фатиха» сүрәсен укып, суга өреп, шул суны эчсәң, зиһенең ачыла һәм хәтер яхшыра.

Күз тигәннән, намаздан сон 41 тапкыр «Фатиха» сүрәсен укыса, күз тию бетәр. Шулай ук теш сызлавыннан да ярдәм итәр.
Берәр җирең авыртса, кулыңны шунда куеп, 7 мәртәбә «Фатиха» сүрәсен укы — шифасы тия!

«Йосыф» сүрәсе, 67нче аять
Аннан өстәп:
— Әй, угылларым, шәһәргә бөтенегез дә бер капкадан кермәгез. Аерым-аерым, төрле капкалардан керегез! Юкса, мин сезне берничек тә Аллаһның җәзасыннан коткара алмам. Барлык хөкем Аллаһтадыр. Мин Аңа гына ышанам.

Борынгы Шәрык һәм яһүди йолалары буенча, күз тиюдән сакланып, шәһәргә зур гаилә барысы бергә бер капкадан керми торган була.

Мисырга керә торган дүрт капка бар. Ягъкуб улларына әнә шул дүрт капкадан аерым-аерым керергә киңәш итә. Йосыфның агалары, аның кебек ук булмасалар да, шулай ук чибәрләр, тазалар, матурлар. Ягъкуб галәйһиссәләм боларның берюлы бер капкадан кереп, игътибардан читтә кала алмаячакларын аңлый һәм шәһәр халкы аларның матурлыкларына гаҗәпләнеп, күз тидерерләр дип курка.

Бу урында күз тию хакында сөйләп үтик әле. Күз тию хак, аннан саклану тиешле. Әмма ул Аллаһның рөхсәте булса гына тия.

Кешегә ничек күз тия соң? Бу бик гади. Бәкара түрәсенең 102нче аятендә Аллаһы Тәгалә әйтә: «...Аллаһның рөхсәте булмаса, бер кеше дә икенче берәүгә зарар китерә алмый, сихер белән дә, күз тигезеп тә...» Зарар тигән икән, димәк, Аллаһның рөхсәте бар. Ә ни өчен Аллаһ рөхсәт итә?

Биредә сихер ясаучы да, күз тигезүче дә, аннан зыян күрүче дә гаепле. Зыян күрүченең гаебе күбрәк тә әле. Әгәр кеше көнләшеп карамаса, күз тими. Ә хөсетлекне, көнләшүне нәрсә китереп чыгара соң? Сезнең байлыгыгыз, матурлыгыгыз, белемегез, балагыз, гомумән, бөтен нәрсә кешедә көнләшү хисе тудырырга мөмкин. Ягъни кешенең ишегалдындагы сыеры да, аты да, сарыгы да көнләшү уята ала һәм аларга күз тия. Моны дәлиле шул — рәсүлебез әйтеп калдырган: «күз тию» дигән. Шуңа күрә күз тию һич кенә дә җиңел нәрсә түгел. Кечкенә балалар күз тиюне аеруча авыр кичерә.

Көнләшеп караган кешенең күзе кайчак тия, кайчак юк. Нишләп шулай? Әгәр дә син АллаҺ биргән нигъмәтләрең булганда үзең гафләттә йөрмәсәң, ягъни һәрдаим Аллаһны зекер итеп торсаң, мактанмасаң, масаймасаң, күз тими. Ярты мизгелгә генә Аллаһны онытсаң, шайтан сине Аллаһ биргән нигъмәтләр белән мактанырга котырта, һәм аның сүзен тотсаң, күз тиюен көт тә тор. Менә шул онытылып киткән бер мизгелдә көнче кешенең күз карашы — агулы угы килеп кадала да инде. Аллаһны оныткан, масайган өчен, Аллаһ аны урынына утыртырга һәм теге кешенең көнчелеге килеп, зарар тидерергә рөхсәт бирә.

Еш кына яңа туган сабыйга күз тия. Аллаһы Тәгалә аның әти-әнисен шул рәвешле акылга утыртырга тели. Бу баланы шундый гүзәл кыяфәттә мин бирдем, ди, ә сез мактанып торасыз, дип ачуланырга да бик мөмкин Раббыбыз. Шулай итеп, күз тигәндә караучының да гаебе бар, күз тигән кеше үзе исә икеләтә гаепле.

Югыйсә, нигъмәтләрең күбрәк булган саен, түбәнчелеклерәк булырга кирәк. Кешеләр еш кына мактана, тәкәбберләнә башлый һәм шул рәвешле акылларын югалта. Берәүләрнең балалары туган, берәүләр фатир сатып алган. Мактану өчен дус-ишләрен, туганнарын бәби ашына, өй туена дәшә. Яки берәрсе шәп машина, матур күлмәк сатып алган. Әйдә, бер күреп чык әле, дип, тизрәк күршесен, дустын чакыра.

Гүзәллекне күреп гаҗәпләнгән, сокланган вакытта өч төрле сүз, кәлимә әйтелергә тиешлеген барыбыз да беләме әле? Болар тәбрик сүзләре дип атала. Беренчесе — тәбәракаллаһу әхсәнү халикыйн. Икенчесе — Аллаһүммә бәрик фи. Өченчесе — сөбеханалла.

Күз тигәнне ничек белергә? Әйтик, кунаклар килеп китте, балага күз тиде, дигән шик калды. Ул елый, көйсезләнә, төне буе ата-анасын аягүрә чаптыра. Әгәр кемнең күзе тигәнен белсәгез, бу кешегә бер тазга тәһарәт алдырырга кирәк. Аннан соң шул суда баланы коендырыгыз. Биредә сүз кешегә тигән күзне «алу», зарарсызландыру, аны сәламәтләндерү турында бара. Машинагызга, күлмәгегезгә һәм башка җансыз әйбергә күз тигән очракта, бу ысул файда бирми инде.

Әгәр дә кемнән зыян килгәнен белмәсәгез, түбәндәге тәртиптә Коръән аятьләрен укып өшкерү мәслихәт.

«Әл-Фатиха»

"Әл-Бәкара«(1-5)

«Әл-Бәкара» (102)

"Әл-Бәкара"(265-267)

"Әл-Хиҗер"(16, 17, 18)

"Та-һа«(131)

«Әл-Кәһаф» (39)

"Әт-Тәүбә"(14-15)

"Юныс«(57-63)

«Ән-Нәхел» (68-69)

"Әл-Исра«(82), «Әш-Шүгәрә» (80)

«Фуссиләт» (44-64)

«Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс».

Әгәр сезнең тырышлык белән Аллаһның тәкъдире туры килсә, кеше сихәтләнә, укыган догаларның шифасы, дәвасы тия. Әгәр дә сезнең тырышлык белән Аллаһның тәкъдире туры килмәсә, кеше сихәтләнми, терелми. Чөнки бу кешенең фәкать үзенең теләге. Ә Аллаһтан килгән тәкъдир башкача.

Чыганак

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин