Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Кычыткан ашы

Килененең: "Әттә, бик тәмле итеп кычыткан ашы пешердем", - дигән сүзләре Нәфыйк бабайны әллә нишләтеп җибәрде. Яңа кеше шул, бу йортта кычыткан ашы пешерергә рөхсәт югын белми әле ул.

Кәстрүлгә, тутырып, итен салалар, ваклап турап, бәрәңге-яшелчәсен - кычыткан ашы, имеш. Кычыткан ашы...
Уйлар йомгагы сиксәнен тутырган бабайны бала чагына, хәтәр сугыш елларына алып китте.
Әтисе җиңел гәүдәле, чандыр буйлы, эшкә-сүзгә оста кеше иде. Авылдан ярты чакрым чамасы ераклыктагы Карлыган борынына салынган мунчага бару - кечкенә малай өчен иң җылы хатирә. Әтисе Шәмсетдин абзый олы улын җилкәсенә атландыра да, авылдан чыгып, мунча сукмагына борылгач, юл буе җырлап бара.
Матур җырлый аның әтисе, гармунда да моңлы уйный, үскәч ул да, әтисе кебек гармунчы булачак. Сабан туйларында, кичке уеннарда кызларны биетәчәк әле ул. Ә арттан, йомгак кебек тәгәрәп, әнисе килә; бер кулында кабык арба, арбада әтисе җилкәсендә горурланып барган малайның энесе белән сеңлесе; икенче кулына олы кызын җитәкләгән. Әнисе яныннан тыраклап сикерә-йөгерә атлаучы апасы белән тиздән, бик тиздән әтисе урынына тормыш арбасына җигеләсен белми әле алар. Сугыш чыгар алдыннан тагын бер энеләре туды. Бай җитеш тормышта яшәмәсәләр дә, әти-әни тигезлегендә яшәү бик рәхәт иде балаларга.
Су коенып, балык тотып, көне буе уйнап, өйгә ачыгып кайтып кергән малай әнисенең кызарган күзләрен күреп аптырап калды. Әтисе дә көндәгечә ачык чырайлы түгел кебек. Нәрсәдер булганын сизенгән малай, олылардан сорарга базмады. Бу өйдә тиеш нәрсәне вакыты җиткәч беләсең. Нәфыйк мыштым гына уйнарга йөгермәкче иде, башта апасы янына килде. Аннан соң әнисе, елый-елый, ирен юлга җыйды. Атлы арбаларга утырган ирләрне туганнары басу капкасын чыкканчы озатып барды. Арттагы арбада әтисенең өздереп гармунда уйнаганын, калган ирләрнең аңа кушылып җырларга тырышканын Нәфыйк бабайның һич онытасы юк. "Зәйнәп, балаларны сакла!" - дигән әтисенең соңгы сүзләрен дә аңларлык яшьтә түгел иде шул ул.
Әмма бу сүзләрнең кыйммәтен Сугыш дигән нәрсә бик тиз һәм үтемле аңлата башлады. Әнисе белән апасын колхоз эшенә кушалар. Үзеннән соңгы өч бала Нәфыйк җилкәсендә. Башта уйнаулар онытылды, аннан туйганчы ашау дигән нәрсә. Язга чыкканда яман: искесе беткән, ә яңасы булмаган вакыт. Әбисе коры суга кайдандыр тапкан кычытканны турап сала, утыртырга дип саклаган бәрәңгене кабыгы белән кыра, әзрәк он тугый. Җиде авызга бүлгәч, бу аш та күп эләкми. Күңелдә җылы өмет: әттә кайтканчы түзсәк, әттә кайтканчы түзсәк... Әмма әтисеннән күптәннән хәбәр юк. Әнисенең яшереп кенә елаганын да күрде инде ул. Әбисенең киленен юаткан сүзләрен дә ишетте: үлгән дигән хәбәре килмәде ич, өметсезләнмә.
Беркөнне күрше Смәел авылыннан килеп эшләгән Сәгъди абыйсы Нәфыйкне, кеше күрмәсен дигәндәй, кул изәп кенә үз янына чакырып алды. "Син зур егет. Кара аны - анаңа әйтмә. Атаң өстенә снаряд төште, үзем күрдем, шуңа хәбәре юк", - диде. Күңелдәге теге җылы өмет тә бетте.
Бер килсә килә бит ул. Карамалы басуга мичкә белән су илткән малай, якынлашып килгән күкле-яшелле болытларны күреп, авылга чапты. Берничә минуттан авылның кайда икәнен аңлап булмаслык, ком-тузан бураны купты. Ничек килсә давыл, шулай үтеп тә китте. Күңеле нәрсәдер сизенгән малай, урамнарына әкрен генә килеп керде. Урамның бер ягыннан давыл узган. Әтисеннән калган өйнең идәне, идәндә карават, берничә артсыз урындык кына утырып калган, ә өйнең стена-түбәләре урамның каршы ягында өелеп ята.
Әбисе, энә-сеңелләре кайда соң? Өй хәрәбәләре янында басып торган малай җилкәсенә салынган кулны тоеп борылып карады. Әбисе, өч баланы җитәкләп, янына баскан. Давыл башланганын күргән әби, оныкларын алып, күршеләргә кергән булган икән. Ходай тәгалә саклагандыр инде. Башкалар шикелле кычкырып еламады әбисе, кемнәрнедер каргамады да. "Борчылма, улым, атагыз кайткач, яңасын салырсыз" - дип кенә юатты.
Илдә чыпчык үлми дигәннәре дөрес икән. Урнаштырдылар аларны, урамда калмады Зәйнәп әби биш баласы белән. Әмма яшүсмернең башыннан: "Әттәнең үлгәнен әйтим микән әллә?" - дигән фикер үтеп өлгерде. Менә күпме вакыт инде ул тап-таза ирләрне бөгеп сала торган хәбәрне берүзе күңелендә саклый.
Сугыш бетте. Исәннәр өйләренә кайтты. Моңарчы бөтенесе тигез булып, әтисез булган малайлар да икегә бүленде. Әтилеләрнең тормышлары әкренләп кенә булса да рәтләнә башлады. Ә Нәфыйкне ФЗУга укырга алдылар. Шул китүдән егет җиде ел авылына кайта алмады. Шахтага да төште, Армиядә дә хезмәт итте. Авылны, туганнарын сагынса да, беркайчан да "Эх, авылга кайтып, әбинең кычыткан ашын ашарга иде", - димәде.
- Бабай, әйдә инде, ашарга чык. Әни шундый тәмле итеп, кычыткан ашы пешергән,- дип, өстәлгә чакырган оныгы, бабасының күзләрендә тулган яшьләрне күреп аптырап калды. Күз яшьләрен үзенчә аңлаган оныгы:
- Бабай, кычыткан, пешкәч, телне өтми ул. Әйдә инде, ашарга чыгабыз, - дип, бабасының кулыннан алды.
- Телне өтмәсә дә, җаннарны бик күп өтте шул ул, - дип әйтәсе килде бабайның.
Шәмсетдинова Лилия,
Чутай авылы
8 сыйныф,
Нөнәгәр урта мәктәбе.
Фото: http://www.supersadovnik.ru/article_house.aspx?id=1003407

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250