Кышны озату
Быелгы кыш күңелләрдә үзенең февраль салкыннары, март бураннары белән истә калыр, мөгаен.
Инде күңелләр язны көтә, кояшны юксына, гөрләвекләрне сагына. Каргалар, сыерчыклар килсә дә, быелгы яз озаклады. Әнә шундый кыш белән яз тартышкан бер көнне Чепья авылында кышкы спартакиада булды. Бәйрәмне стадионда оештырдылар. Ярышлар буласы урыннар кардан чистартылып, оештыручылар билгеләнде. Үзәк капкадан кергәндә үк «Труд» җәмгыяте пешекчеләре халыкны ботка белән каршы алдылар. Ярышларның да төрлесендә катнашып, теләсәң берүзең, теләсәң төркемләп көчеңне сыный алырга мөмкинлекләр күп булды. Бәйрәмне иң беренче чаңгычылар башлап җибәрде: ирләр - 3, хатын-кызлар 2 чакрымга чапты. Җиңүчеләре дә билгеле - Олег Андреев белән Дания Нотфуллина. Халык ату ярышларын кызыксынып күзәтте: төз атучы мәргән булып Юрий Эшкеев танылса, хатын-кызлардан Ирина Кумаевага тиңнәр булмады. Төркемләп аркан тартканда балалар бакчасында эшләүче гүзәл затларыбыз, ә ирләрдән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре җиңүче булып танылды. Иң кызыгы - мини-футбол уйнаучылар янында булды. Авыл җирлеге кызлары белән Рузия Шәйхетдинованың кызлары арасында көч тигез дип табылды. Ирләр арасында беренчелекне «Агрохимсервис» егетләре яулады.
Чепья авылы халкы
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 гыйнвар 2021 - 14:462020 елда Казанда аерылышучылар саны кимегән Узган елда аерлышу турында 4 меңгә якын акт теркәлгән, бу 2019 елга караганда 18 процентка кимрәк.3801
-
18 гыйнвар 2021 - 14:18Республикада барлыгы 57 урында коронавирустан вакцина ясатырга була ТР сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19дан прививка ясатыррга мөмкин булган медицина учреждениеләре исемлеген төзеде2300
-
18 гыйнвар 2021 - 13:21Мәгьсум ага Мөхәммәтҗановка 90 яшь (+фото) Россия Федерациясенең "Почетлы укытучысы", Балтач урта мәктәбенең алыштыргысыз тәрбия әшләре завучы.9202
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
18 декабрь 2020 - 11:36Якташыбыз, танылган җырлар авторы, шагыйрь, публицист, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе - Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин турында "Замандаш" тапшыруының чираттагы язмасы эшләнгән
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18500
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар96600
-
16 гыйнвар 2021 - 21:41Алтмышны куучы сөяркә.... Уфаның бер дәваханәсенә 54 яшьлек ир китерелгән.92502
-
17 гыйнвар 2021 - 12:41Ниһаять, ИлСаф өйләнгән 15 елдан соң өйләнү: ИлСаф ни өчен хатыны белән язылышмаган булган? (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)78303
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика