Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кырык бер агач башы... шуны җыясы

Табигать белән гармониядә булу начар түгел

Ел да Норма, Балтач җирлеге тирәсендә яшәүче бертөркем ханымнар-туташлар май аенда урманга юнәлә, биредә алар кырык бер агач башы дигән йоланы үтәп кайталар, ягъни агач яфраклары, чәчәкләре җыялар. «Аның кадәр җыеламы соң ул?», дип сорыйм хәсиятле ханымнарның берсе булган Зөлфия ханым Камаловадан. 

 


— Аның кадәр үк булмаса да, җыялган кадәрен җыябыз, — ди Зөлфия ханым. — Әлеге йоланы Көек авылында туган, хәзер исә Балтач бистәсендә гомер итүче Флүзә ханым Закирова ел да яңартып тора.

 


Йола әби-бабалардан сакланып калган. Ләкин ул өлкән кешеләр юк икән инде. Шуңа күрә йоланы урта буын саклап яши, яшьләр дә аны кабул итеп алыр, шәт иншалла. 

Табигать белән бер гармониядә булу начар түгел. Ул синең тормышыңа да, сәламәтлегеңә дә уңай йогынты ясый. Бу ханымнар, туташлар да кырык бер агач башын җыеп, төнәтмәләр ясыйлар, шуның белән мунча кергәндә теләкләр тели-тели коеналар. Үлән суы дигән кебек, яфрак-чәчәк суы дисәң дә була инде аны. Коенганнар белә — тәннәр рәхәтләнеп китә, сулыш алулар иркенәя, дөньяга яңача карый башлыйсың, өр-яңадан тугандай буласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Табигать