Хезмәт

Күз генә тимәсен!

«Зарланудан файда юк, булганына шөкер итеп яшәү кирәк», диде Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхлис Хәбибуллин Җиңү көне алдыннан булган очрашуыбыз вакытында.

Бүгенге көндә уллары Илшат, Илнур, килене Венера, оныклары Динә һәм Искәндәр белән яшәүче Мөхлис абыйның оптимист һәм көчле рухлы булуын күреп бик сөендем. Очрашуга килгән вакытта да каралты-кура тирәсендә мәш килгән чагы иде. Быелның 15нче октябрендә 90 яшьлек юбилеен каршылый дип һич әйтмәссең, күз генә тимәсен.

... Сугыш башланганда Мөхлискә 18 яшь була. Әтисе Хәбибулланы сугышка алгач, аның урынына трактор бригадиры булып кала. Ә нәкъ бер елдан үзе дә сугышка алына. Смоленск пехота училищесында өч ай өйрәнүләр узгач, I аерым полкка җибәрелә, бронепоезд машинисты ярдәмчесе итеп билгеләнә. Тәүге тапкыр хәрби биремне үтәгәндә үк Мөхлисләр бронепоезды һөҗүмгә эләгә, фашист самолетлары ут ача. Биредә Мөхлис бик күп хезмәттәшләрен югалта. Ә шулай да юлны дәвам итәргә кирәк. Зыяннарны тиз арада төзәтеп, алар кабат юлга кузгала. Мөхлис өчен сугыштагы беренче чирканчык була бу. Ә мондый күренешләр һәр көн, һәр сәгать саен кабатлана.

Мөхлис Хәбибуллин хезмәт иткән полк фронт белән бергә дошманны чигендерә-чигендерә гел алга бара. Польша җирләрен азат итеп, Германия чигенә кадәр килеп җитәләр. Һәм Җиңү көненә кадәр биредә безнең армиянең тимер юлда хәвефсез йөрүен саклап торалар. Шушы полк составында дошман самолетларының, диверсантларның һөҗүмнәренә каршы торганда күрсәткән аерым батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Мөхлис Хәбибуллинга туган якларына кайту насыйп булмый. Мәскәүнең 15нче аерым дисциплина батальонына билгеләнә. Шәһәрдә тәртип урнаштыруда катнаша. Монда да үлем белән йөзгә-йөз очрашкан чаклары күп була. Уяулыгы, җитезлеге, иптәшләре белән җылы мөнәсәбәттә булуы кораллы бандитларга каршы торырга нык ярдәм итә.

Реклама


- Илебезне фашистлардан азат итсәк тә, качып калган немецлар, сатлыкҗаннар белән тулы иде Мәскәү, - дип искә ала Бөек Ватан сугышы ветераны ул чакларны.
Җиңү языннан соң да ике ел намуслы хезмәт итеп 1947нче елның апрелендә туган авылы Салавычка кайтып төшә. Хезмәт юлын туган колхозында кырчылык бригадиры булып дәвам итә. Авылдашы Ләбибә белән тормыш корып җибәрә. Бер-бер артлы җиде бала якты дөньяга аваз сала. «Үрнәк» авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесында механик һөнәрен үзләштергән Мөхлис трактор бригадиры, соңрак «Кызыл яшьләр» колхозы рәисе, район «ПМК»сында мастер булып эшли.


Язмам башында Мөхлис Хәбибуллинның оптимист һәм көчле рухлы булуын әйтеп узган идем. Картлыгында гына түгел, яшьлегендә ул нәкъ шундый булган. Улы Илшат әтисе турында менә нәрсәләр ди:
- Елганың аръягында чәчү чәчкән елны көчле ташу башлана. Тракторларны икенче якка чыгарып калдырырга кирәк. Механизаторлар куркып кала. Әтиебез шунда йөрәкләнеп тракторларны аргы якка күчерә: соңгысында исә күпер җимерелеп, тракторы белән язгы салкын суга чума. Әтине ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр. Әмма ул «Язгы чәчүне тәмамлыйсы бар», дип шул ук көнне аннан качып кайта.
Язмамның ахырында, хөрмәтле ветеранга саулык-сәламәтлек озак еллар юлдаш булсын иде, дигән теләктә калам.

Рәсемдә: Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхлис Хәбибуллин якын кешеләре янәшәсендә.


«Намуслы, принципиаль коммунист, үз эшенә бөтен күңеле белән бирелгән Мөхлис Хәбибуллин һәр эштә җаваплылык хисе тоеп эшләде һәм югары нәтиҗәләргә иреште. Шушы сыйфатлары өчен 1967нче елда хөкүмәтебез аны Хезмәт Кызыл Байрагы белән бүләкләде».
Балтач энциклопедиясе, I китап.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: