Көз көне үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең күпләп артуы көтелә, диде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы
Бу Балтачка да кагылачакмы? Анысын вакыт күрсәтер. Балтачта бүгенге көндә 581 үзмәшгуль исәптә. Фаразлар буенча аларның саны 444 дип көтелгән иде.
Көз көне үзмәшгуль булып теркәлүчеләрнең күпләп артуы көтелә, диде ТР Икътисад министрлыгы башлыгы.
«Узган ел без сынау проектында идек. Көз көне активлык башланды. Минемчә, бу көз көне дә зур күтәрелеш булачак. Хәзер тотрыклы үсеш күзәтелә, 1,5 меңнән артык кеше өстәмә рәвештә ел башыннан гына мөрәҗәгать итте», — дип сөйләде ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
- 2021 елның 1 гыйнварыннан һөнәри керемгә салым тагын да актуаль булачак, ул вакытта бердәм керемгә салымны гамәлдән чыгарачаклар, диде министр. - Эшмәкәрләргә теге яки бу салым салу системасын сайларга кирәк булачак. Минем уйлавымча, әле беренче адымнар ясый башлаган яки әле бизнес белән шөгыльләнергә теләгән эшкуарлар үзләре өчен салым түләүнең бу формасын сайлаячак.
2019 ел ахырында Россия Президенты Владимир Путин илнең 19 төбәгенә үзмәшгульлеген булдырган гражданнар өчен яңа салым режимы кертергә тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев