Күздә - яшь, күңелдә - рәхмәт

Бу тормышта мәрхәмәтле кешеләр бик күп икән. Яши- яши мин шундый фикергә килдем.
Кеше хәсрәтен, борчуын, проблемасын үзенеке итеп кабул итеп, ярдәмгә ашыккан андый кешеләргә ничек сокланмыйсың?! Соңгы елларда коляскам ватылып, бик газапланган идем. Инде мәрхәмәтле кешеләр кулланылышта булганын да бирделәр. Рәхмәт яусын үзләренә! Минем коляска белән тилмергәнне ишетеп, "Балтач нуры" мәчете имам- хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмадуллин һәм аның ярдәмчесе Котдус Насыйбуллиннар килеп, үлчәмнәр алып, ярдәм ышандырып киттеләр. Тольяттига заказ биреп эшләткән коляскаларын бер көнне үзләре үк китереп тә бирделәр. Котдусның җәмәгате Асия ханым да килгән иде. Нәкъ мин теләгәнчә, бик уңайлы булып чыккан коляскалары! Шунда утырган саен, йөргән саен бу игелекле кешеләргә рәхмәт укып яшим. Кылган барлык изге гамәлләре кабул булсын, мине сөендергән өчен үзләрен Аллаһы Тәгалә зурласын!
Аллаһының рәхмәтләре яусын үзләренә!
Эльза Сәгыйтова.
Балтач
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 март 2021 - 21:41Олы бəйгедə жиңгəн 8 призерның 7се Галиянеке (+фото) Журналист Гөлнара Сабирова язганча, сөйлəүче күп, сөйли белүче аз хəзер.11201
-
8 март 2021 - 20:11Анкеталар 1 апрельгә кадәр тутырылмаса, 10 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф каралган 2021 елның язында Росстат Россия Федерациясенең барлык төбәкләре буенча кече бизнесның икътисади исәбен алып барачак.12801
-
8 март 2021 - 17:11Җиңү тәме яки Балтач ДОСААФы традицияне дәвам итеп, чираттагы җиңүен яулады Ел саен февраль азагында районыбызда картинг ярышлары үткәрелә һәм ул Ватанны саклаучылар көне белән Халыкара хатын-кызлар көненә багышлана.11801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар26900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика