Хезмәт

Көзләргә кереп барыш

Агачларда сары яфрак Леперди инде күптән. Күтәрелеп бер карачы - Гомер көзләре җиткән!

Реклама

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәшит Шакировның туган көне нәкъ менә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмен билгеләп үткән көннәргә туры килә. Быел исә түгәрәк дата - Рәшит әфәндегә 60 яшь! Яңгул авылында туып-үскән Рәшит Габделбәровичның бар гомере, хезмәт эшчәнлеге Балтач районы белән бәйле. 28 яшеннән үк инде ул җитәкче постларда эшләгән кеше. Кайда гына эшләмәсен, үзен һәрчак инициативалы, эш сөкәчән, тирән белемле, энергияле, принципиаль җитәкче, яхшы оештыручы итеп бәян итә.
Хезмәт биографиясенә күз салсаң, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, инженер-механик егет кайларда гына эшләмәгән. Институтка кадәр «Яңа тормыш» колхозында биш ел хезмәт куйган. Югары белем алып, армия сафларында булып кайткач, туган колхозына баш инженер итеп билгелиләр үзен. Бер ел да үтми, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә өлкән дәүләт инспекторы итеп алалар, 5 ел колхозларның техникасына күзәтчелек итә. 1985нче елда КПССның Балтач райкомында инструктор була, КПСС райкомының икенче, озак та үтми беренче секретаре, ике елдан район башлыгының төзелеш, транспорт һәм коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары, биш елдан районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлегендә механизация һәм электрификация бүлеге җитәкчесе, аннан соң Балтач күптармаклы җитештерү предприятиесендә гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары, ә инде 2008нче елдан бүгенге көнгәчә Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе. Шушы 4 ел эчендә игенчелектә дә, терлекчелектә дә нәтиҗәле үсеш күзәтелгән, корылык елларында да сынатмаганбыз икән, монда, һичшиксез, идарә җитәкчесенең фидакарь хезмәте, йокысыз, уйлы төннәре, районның иртәгесе көне хакында борчылулары ята.
Районда яңа технологияләр, яңа алымнар белән эшли башлау да Рәшит әфәнде җитәкчелек иткән чорларга туры килде. Җәмгыятьләрнең машина-трактор паркын заманча, файдага эшләүче техника белән тәэмин итү өчен генә дә йөзәр миллион сум акчалар тотыла, «Дела-валь» сыер саву аппаратлары, малларга азык бүлгеч «Миксер»лар да, мөгезле эре терлекне ачык һавада үрчетү алымнары, сыерларны француз технологиясе буенча, шулай ук дуңгызларны ясалма орлыкландыру, фермаларда төзелеш арты төзелеш алып барулар... Әгәр җитәкче алдынгы карашлы, максатка омтылучан, кык йөрәкле булмаса, бу кадәрле уңышларга ирешеп булыр идеме?! Ирешүен-ирешерсең, алга таба хилафлык китермичә эшне алып та барырга кирәк бит әле. Бүгенге көндә районыбыз авыл хуҗалыгының икътисадый күрсәткечләре буенча республикада алдынгы урында икән, димәк, тырышлыклар ккка түгел. Рәшит Габделбәрович кайда гына эшләмәсен, аның аралашучан, кешеләргә игътибарлы, ихтирамлы булуын беркем дә инкарь итмәс. Ул нинди генә катлаулы хәлгә юлыкмасын, һәрчак аннан чыгу клын таба торган, мәсьәләләрне чишәргә иҗади якын килүче шәхес була белде. Тыйнаклыгы, гадилеге, әйткән сүзендә торучанлыгы белән район халкы, үзе эшләгән хезмәт коллективлары арасында абруй казанды. Авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен хәл иткәндә, карарлар кабул иткәндә таләпчән, үзенең бурычларын төгәл үти, коллективта бер-береңә ышану атмосферасы тудыра белә, намуслы һәм гадел. 60 яшең ишек какканда әлеге сыйфатларны үзеңдә туплый һәм барлый алу нинди бәхет, кгыйсә. Татулыкта, тигезлектә балалар үстергән гаилә башлыгы өчен бигрәк тә олы куаныч. Юбилеегыз белән Сезне, Рәшит әфәнде, исән-имин яшәгез, эшләрегез уң булсын, район халкының тормышлары мул булсын, Ходай эштән, сәламәтлектән аермасын.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: