Үлемсез Батыршин
Батырлар күп инде алар дисәң дә, Гыйлфан Советлар Союзы Герое исемен татар милләтеннән алган беренче кеше булган. Алай гынамы, герой исеме әле бирелә генә башлаган чорда, илдә иң беренчеләрдән!
Моннан берничә ел элек үзем 1970 елның язында, 18 яшемне тутырып беренче тапкыр сайлауларда катнашкан, беренче хәрби чыныгу үткән, зәңгәр күгендә болытларын “кочып”, өч мәртәбә самолеттан сикергән Биектау җирендә — Коркачык аэродромында үткән грандиоз авиация бәйрәмендә катнашу насыйп булды (җәмәгатем, 3 оныгым да минем белән). “Мин күкне сайлыйм” девизы астында СССР авиациясенең легендар шәхесләре — генераль авиаконструктор А.Туполевның тууына — 125, очучы, авиация маршалы А.Покрышкинның тууына 100 еллыкларны һәм ТР үзәк аэроклубының 80 еллык юбилейларын да эченә алган бу олы бәйрәм җылы тәэсирләр калдырды.
Көн кичкә авышып, бәйрәм тәмамланырга берәр сәгать вакыт калгач, аэродромнан 3-4 чакрым ераклыкта урнашкан Ямәширмә авылына юнәлдем. Ямәширмә! Аның мәгънәсен аңлатып тормыйм, әмма үзе кебек үк исеме дә күнелемә бик якын бу авылның. “Ямәширмә” — гомер буе әти-әни, туган авылым исемнәре белән янәшә күңелем түрендә йөрде. Аэродромда курсларда укыганда 18 яшемне тутырып, “тулы хокуклы совет гражданы” исемен алып, шушы авылда беренче тапкыр сайлауларда катнашкан кеше бит мин! 48 ел элек, бу авылдагы барлы-юклы ярты сәгатьлек “визит”ым эчендә генә әлбәттә әллә ни уелып калмаган күңелемә. Табигатьнең гаҗәеп матур почмагына утырган бу авыл бик зур, матур икән. 350гә якын хуҗалыклы авылда 1200дән артык кеше яши диделәр. Авылда фермерлык хуҗалыгы тирән тамыр җәйгән. Авылның иң гайрәтле егетләренең берсе Габделәхәт Котдусов (үзе Саба районыннан, чирек гасыр чамасы элек бирегә мал табибы булып эшкә килеп, төпләнеп калган) авылның бер почмагында җәннәт бакчасы булдырган. Күлләрендә аккошлар йөзеп йөри. Бу биләмәне рәсми телдә “Страуслар фермасы” дип йөртәләр. Страуслары да, әллә ничә токым каз-үрдәкләре, чуар куяннар... Оныклар ишәкләренә атланып йөрделәр хәтта. Карарга гына түгел, төрле җирдән ял итәргә дә киләләр икән бирегә. үзәккә тупланган мәктәп, мәдәният йорты, мәчет, кибетләр, авыл хуҗалыгы корылмалары һәм башкалар авылның умыртка баганасы нык булуын дәлилли. Авылның нәкъ уртасында бакча эчендә төзелгән һәйкәл комплексы янында оныгым фотога да төшерде әле.
“Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, батырлар күп татар илендә” дигән кебек, башта һәйкәлгә әллә ни исем китмәгән иде. Кайтып, фотоларны компьютер экраныннан карый башладым. Баксаң, һәйкәл янында аерым бер һәйкәл тора икән. Бюст астындагы постаментка Алтын йолдыз медале һәм ярымай сурәте урнаштырылып, аска “Батыршин Гыйлфан Абүбәкер улы” дигән юллар язылган. Бүтән мәгълүматлар юк. Менә шуны күргәч, “кем син, Батыршин?” дигән сорау бөтен күнелемне кузгатты, чын-чынлап тынычлыгымны алды. Язармын әле дигән авиация, десант темасы икенче планга калды. Десантчы каны сүрелде, хәбәрче каны көчлерәк булып чыкты — эзләнүләргә кереп чумдым. Интернетта батырның исемен җыюга мониторда аның турында язылган чыганаклар пәйда булды.
Шамил Рәкыйповның Гыйлфанның язмышын чагылдырган “Таңнар һаман матурмы?” дигән повесть язылуын белеп, шул китапны табып, кат-кат укып чыктым. Яхшы хәтерлим, 70нче елларда Шамил Рәкыйповның бер-бер артлы сугыш каһарманнары хакында язылган китаплары басылып чыкты.
Батырлар күп инде алар дисәң дә, Гыйлфан Советлар Союзы Герое исемен татар милләтеннән алган беренче кеше булган. Алай гынамы, герой исеме әле бирелә генә башлаган чорда, илдә иң беренчеләрдән! Гомумән, батырларыбызны ачыклау буенча санап бетергесез хезмәт куйган язучы-галим. Баштарак матбугатта республикабыздан татар милләтеннән 57 генә Геройның исеме аталса, соңрак Ш.Рәкыйпов эзләнүләр үткәреп, Татарстаннан читтә туганнарын да исәпләп, Советлар Союзы Герое исемен 173 милләттәшебезнең йөртүен ачыклый. Донбасс якларында туып-үскән Гыйлфан да шулар исемлегендә.
Инде аның милләттәшебез булудан тыш, Ямәширмәгә, Татарстанга нинди бәйләнеше булуын ачыклап китик. Гыйлфанның булачак әнисе Ямәширмә авылында туып-үскән Фатыйма 1910 елда Донбасс ягына китә. үзе кебек шушы якка килгән Пенза ягы мишәре әбүбәкер белән гаилә корып җибәрәләр. Алар балалары Гыйлфан, әминә, Ибраһимнар белән ел саен Ямәширмәгә сабантуйларына кайтып йөриләр. Гыйлфан мәктәпне тәмамлап, шахтада эшли башлый, тау промышленносте техникумына укырга керергә йөри. Гаиләдә килеп туган җитди четереклекләр нәтиҗәсендә, алар егерменче еллар ахырында Татарстанга күченеп кайталар. Гыйлфан Казанда язу машиналары заводында эшли башлый. Биредә беренче мәхәббәте Рәхиләне очрата. Аэроклубка йөреп, инде берничә тапкыр самолетлардан сикергән Рәхилә башта Оренбургта парашютчылар ярышында булып кайта, аннан Херсондагы очучылар мәктәбенә юл ала. “Син очучы, мин инженер булгач, очрашырбыз әле”, — дип, Рәхиләгә хат язып сала Гыйлфан. Ике елга якын Казанда эшләгән дәвердә, “бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый” дигән кебек, көннәре шахтаны, анда калган балачак дусларын, яшьтәше Иван Чернопятконы сагынып үтә. Иван да хатларында гел чакырып яза. һәм Гыйлфан кабат Украинага китеп, Иван белән тау промышленносте техникумында укып, шахтада бергә маркшейдер (тау белгече) булып эшли башлыйлар. 1936 елда Кызыл армия сафларына алынып, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итәргә керешәләр. Башта алар кече командирлар курсларында хәрби белемнәр үзләштерәләр.
...1938 елның июль ахырында Япониянең Квантун армиясе Ерак Көнчыгышның Хәсән күле янәшәсендәге Заозерная һәм Безымянная заставаларына һөҗүм итә. Кече командирлар Батыршин һәм Чернопятко җитәкчелегендәге маневрлы төркем сугышчылары зур батырлык үрнәкләре күрсәтәләр. Бик күп корбаннар, кан, тир түгү бәрабәренә дошман һөҗүмнәренә каршы торалар. Гыйлфанга яралыларны сугыш кырыннан тылга алып чыгу бурычы йөкләнә. Ул берүзе, киңлеге ярты чакрымга сузылган күл аша, яралыларны аркасына салып, бер кулы белән суны ишеп-йөзеп, каршы як ярга ташый. Пулялар, снарядлар яңгыры астында бер төн эчендә 8 кешенең гомерен саклап кала Гыйлфан. Иртәнге якта, тугызынчы тапкырын йөзеп, алгы сызыкка чыкканда тынып калган пулемет янында кан эчендә яткан застава начальнигы Терешинга юлыга ул. Яраларын бәйләп, аны да күл аша алып чыгып, санитарларга тапшыра. Батыр чик сакчылары 5 чакрымнан артык озынлыктагы Хәсән күлен өстәмә көчләр килеп җиткәнче күз карасы кебек саклыйлар. “Хәсәнлеләр”нең батырлыгы югары бәяләнә. 26 чик сакчысына, шул исәптән Гыйлфан Батыршинга, аның дусты Чернопяткога һәм застава начальнигы Терешкинга СССР Верховный Советының 1938 елның 25 октябрь Указы нигезендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Озакламый Гыйлфан Мәскәүгә укырга җибәрелә.
Хәрби академияне тәмамлаган офицер сугышның беренче көннәреннән үк тагын ут эченә керә. Фашист илбасарларына каршы көрәштәге батырлыклары өчен Ленин ордены, ике Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Гыйлфан чик буе гаскәрләренең Баш идарәсендә бүлек җитәкчесе булып хезмәт итә башлый. 1947 елның көзендә Гыйлфан үзненең балачак һәм сугышчан дусты Иван Чернопятко белән Токиода Япония хәрбиләрен хөкем итү судында катнаша. Биредә милләттәшебез шаһит буларак инглиз телендә күрсәтмәләр бирә. Алар 11 декабрьдә шушы процесстан кайтканда авиация һәлакәтендә һәлак булалар. Самолетлары көчле тайфунга юлыгып, Владивостокка җитәрәк Тын океанга төшә... Батырларның гомере үкенечле үлем белән әнә шулай тыныч тормышта өзелә. “Менә шулай тәмамланды безнең тормыш юлы”, —дип “әйттерә” автор повестьның герое — Батыршинның үз авызыннан.
Бу китапны укып чыккач, корычтай нык ихтыярлы батырлар белән бер горурлык хисләре кичерсәм, авторның осталыгына, дистәләрчә мең чакрым юл-эзләнүләр үтеп, атналар, айлар буе архивларда казынып, рухи хәзинә итеп безне таныштырган, исемнәрен тарихка керткән Шамил агага карата соклануларымны әйтеп бетерә алмыйм. Автор героеның туган көненнән алып, үлгәнче гүя аның белән бергә атлаган, гүя аның белән серләрен уртаклашкан, аның белән бергә мәхәббәт утында янган. Әйе, әйе, Гыйлфанның (сөйләтә ул аны, сөйләмен Гыйлфанның кыйссалары итеп бирә) эчке кичерешләрен, уй-хыялларын искиткеч оста, мавыктыргыч тасвирлау чаралары белән безнең күнелебезгә сеңдерә. Дистәләрчә мең чакрымлык сәфәрләрен дә арттырып язмадым. Йөргән ул, эзләнгән: Донбасста Гыйлфанның туганнары янында да булган, шахтерлар белән дә очрашкан, җир астында да йөргән һәм, әлбәттә, Ямәширмәнең дә сукмагына тузан төшермәгән. Хәтта язмам башында телгә алган Габделәхәт тернәкләндерәчәк “авылның көньягындагы күлләрен” дә сурәтләгән. Геройның Мәскәүдәге гаиләсендә булып, аларның мәхәббәт тарихын да чишкән. Ерак Көнчыгышта батырларыбыз кайнаган үлем казаны — Хәсән күлендә дә булган. Япониядә дә Гыйлфан йөргән сукмакларны узган. һәм... җир читендә,океан ярына утырып, алтын-җәүһәрләрдән кыйммәтле мирас — “Таңнар һаман матурмы?” Әсәрен тәмамлаган: “Менә мин ярсулы дулкыннарыңа карап, яңа могҗиза көтәм: озакламас, горизонтта бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш ап-ак ике игезәк лайнер күренер. Берсе аның “Гыйльфан Батыршин” исемле, икенчесе — “Иван Чернопятко”. Дөрестән дә, батырларның исемен мәңгеләштерү йөзеннән, илебездә алар исемен йөрткән урамнар, заставалар бар. Казаныбызда да бер урамга Батыршин исеме бирелгән. ә Ерак Көнчыгышта ике океан лайнеры алар исемен йөртә. Алар хәзер юлда, алар, җир кешеләрен сагынып, туган илгә кайтып киләләр”.
Гыйлфан коткарган Терешкин Петр Федорович та, Гыйлфан Батыршин да, Иван Чернопятко да Советлар Союзы Герое исемен чик сакчылары арасында иң беренче алучылар. Петр да Токиода судта Гыйлфаннар белән бергә булган, әмма ул икенче самолетта кайткан, шуңа исән калган, 1954 елга кадәр чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, полковник 1968 елда үлгән.
...2018 елда да үткән авиация бәйрәмендә катнашып, Ямәширмәгә кереп, яңартылган һәйкәле янында кабат булып чыктык Гыйлфан Батыршинның.
Рамазан ФӘРЗИЕВ.
Балтач районы, Салавыч авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев