Хезмәт

Әллә каян күренеп тора Солдатта булган диләр

Иртәрәк килдем ахры, хәрби комиссариатта дежурныйдан башка кеше юк иде әле. Әмма тышка чыгып, кабызган тәмәкене көйрәтеп бетерергә өлгермәдем, бер 14ле машина килеп туктады. Шоферы Балтачтан Рәис Нургалиев булып чыкты. Тормыш иптәше Резеда, кызы Зилә, улы Рәнис тә килгән. Көшкәтбаштан килеп, Балтачта төпләнеп яшиләр икән.

Реклама

- Каенэнекәшне озатырга килдек әле менә. Барып кайтсын, әйдә. Солдат ипие чыныктыра, ныгыта, тәрбияли ул, - ди. Моннан 20 ел элек үзе дә армиядә булып кайткан. Костромада шофер булып хезмәт иткән. «Җиңелүне белмәгән Совет армиясендә хезмәт итүебез безнең өчен зур горурлык булды. Теләп хезмәт итеп, матур итеп кайттык», - ди ул. Уллары Рәнискә дә 17 яшь тулган икән инде. «Егет кеше солдат ипие ашарга тиеш. Малайны җибәрмичә алып калып булмас микән дип кайгырып йөрмибез. Барып дөнья күреп кайтсын», дигән фикердә ул.
Рәис белән сөйләшкән арада бер-бер артлы тезелгән җиңел машиналарда солдатка китәсе егетләр һәм аларны озатучылар да килеп җиттеләр. Бүген, беренче чакырылышта 2 егет китә икән. Икесе дә Көшкәтбаштан. Расих Нургалиевның әтисе Рафис белән сөйләшәбез. Төпчек малайлары икән. Өлкәне Рәсимне дә озаткан булганнар. Кабат медицина тикшерү үткән вакытта гаеп табып, анысын кире кайтарганнар. «Шатлыкның иге-чиге булмады, - ди Рафис. - Менә хәзер бу улыбыз белән ничек булыр. Китеп барса да, берни эшләп булмый. Әйбәт частька эләгеп, исән-сау гына хезмәт итеп кайтсын инде», ди. Заманында үзе начар солдат булып кайтмаган. Расихка Казанда эшләүче апалары Ләйсән белән Ләйлә дә бик күп үгет-нәсыйхәтләр бирде. Әнисе Гүзәл генә күбрәк дәшмичә торды. Күңеле тулып, елап җибәрермен дип курыкты шикелле. Искәндәр Ганиевны да озатучылар күп иде. Ләкин аның яныннан күбрәк йөргән кызы китмәде. Әти-әнисе Икрам белән Гөлшат, энесе, сеңлесе читтәнрәк күзәтеп тордылар. Китәр вакыт җиткәч кенә бик озаклап кочаклаштылар.
Егетләрнең икесе дә Нормадагы һөнәр лицеенда укып, һөнәр үзләштергәннәр икән. Димәк, солдатта да шул һөнәрләре буенча хезмәт итү мөмкинлекләре зур.
Менә шулай, районнан беренче чакырылыш егетләр армиягә китте. Анда хәзер теләп баручылар бик сирәк булса да, Көшкәтбаш егетләреннән барасы килми дигән сүз ишетмәдем. Армиягә китүчеләргә бирелә торган махсус тарифлы кесә телефоннары, ай саен акча күчереп барыла торган банк картасы, кирәк-ярак салынган матур букчага кызыкмый алар. Ир-егет хезмәт итәргә тиеш дип саный. Әтиләр заманында солдатта булмаган егетләргә кызлар борылып та карамаганнар. Киләчәктә дә армиягә бармаган түгел, барган егетләр саналыр әле, диләр. Егетләрне Казан гарнизонына илтүче хәрби комиссариат хезмәткәре Марат Муллахмәтов быел безнең районнан 60лап егет солдатка алыначак, ди. Югарыдан җиткерелгән планны үтиләр. Чакыру җибәргәч, комиссариатка килмичә качып йөрүчеләр юк.
Рәсемдә: Көшкәтбаш егетләре Расих Нургалиев белән Искәндәр Ганиев солдатка китәр алдыннан район хәрби комиссариаты алдында.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: