Хезмәт

Машина иясе

Көшкәтбаш авылыннан Гүзәлия Гафиулла кызы Нургалиева (рәсемдә) «Кәеф ничек?» газетасында басылып чыккан анкетаны тутырып, редакциягә юллый.

18нче сентябрьдә Нургалиевларга «ВАЗ-2105» маркалы, ак төстә машина отуларын хәбәр итәләр. «5нче октябрьдә машинаны рәсмиләштереп алып кайттык. Автомобиль йөртү таныклыгым юк иде әле, укырга туры киләчәк!» - диде Гүзәлия ханым элемтәгә кергәч.

Реклама

Гүзәлия Нургалиеваның кулы җиңелдер, күрәсең, элек тә бәйрәмнәрдә лотерея уеннарында әйбер отмыйча калганын хәтерләми. Ә монысында катнашырга тор­мыш иптәше Рафис тәкъдим итә, бәлки машина да отып куярсың әле, дигән сүзләре рас килә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: