Хезмәт

Матбугат көне белән!

Мин балачактан ук җурналист булырга хыялландым. Ләкин язмышым аркасында чын хыялымны чынга ашыра алмасам да, күңелемдәге өметемне шушы "Хезмәт" газетасында эшләүчеләр ялкын өстәде.

Мине аңлап һәрчак ярдәм иткән Гөлсинә Хәбибуллинага рәхмәтлемен. Язу өлкәсендә белемем бик булмаса да, Гөлсинә апа минем язган язмаларны, шигырьләремне газетада чыгаруы, мине тагында үсендереп җибәрде. Моңа ничә еллар узса да, мин әле дә мәкаләләр, шигырьләр язарга яратам, шуңа да бәхетлемен. Бик зур рәхмәт "Хезмәт" газетасы редакциясенә. Биредә эшләүче җурналистлар бик мәрхәмәтле, минем белән гел кызыксынып торалар. Бүгенге матур, авыр, җаваплы, изге эшләрендә һәрбарчасына хәерле уңышлар телим. Матбугат көне белән сезне!
Фото: http://radiotatarstana.ru/program-category/yashlek-alany/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: