Хезмәт

«МАТУР ЭШЛӘРЕГЕЗ БАР. ДӘВАМ ИТӘРГӘ КИРӘК»

“Әлеге шәҗәрә Казан Кремле тыюлыгына урнаштырылачак”, – диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты үзенең районыбызга эшлекле сәфәрен “Кызыл юл” хуҗалыгында төзелгән мегаферма белән танышудан башлады.

1000 башка исәпләнгән әлеге объектның смета бәясе 412 миллион 848 мең сум булып, бүгенгә инде аның  308 миллион 783 мең сумлык өлеше файдалануга тапшырылган. Һәм әлеге төзелешнең 112 миллион 496 меңе хуҗалыкның үз акчасына алып барылган. Бер сыерлар торагы, саву залы, ике силос-сенаж траншеясы, тирес җыю пункты, ике лагуна (тирес саклагыч), санпропуск сафка баскан, дәүләт ярдәме белән су, газ, электр линияләре китерелгән, чиста су башнясы урнаштырылган, төп трассадан мегафермага кадәр 750 метр арага бетон юл эшләнгән. Икенче сыер абзарының каркасы корылган, түбәсе ябылган. Хуҗалык ноябрь азагында 400 баш тананы яңа абзарга кертә һәм гыйнварда инде бозаулаган сыерларны карусельдә сава башлыйлар. Бүген савыла торган сыерлар саны йөздән артып киткән, һәр сыердан уртача 20 килограмм сөт савыла. 2020 елга да бу төзелеш уңаеннан ниятләре зурдан. “Август-сентябрь айларында икенче абзарны да кулланышка кертеп, 1000 баш сыер белән мегаферманы тулы куәтенә эшләтергә планлаштырабыз, – дип таныштырды хуҗалык җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин. – Мондый мегафермалар инде республика өчен яңалык түгел, әмма безнең ферманың зур үзгәлеге бар: биредә сыер савучыларга ярдәмгә роботлар да киләчәк. Рәсәйдә шушындый алтынчы гына ферма әле бу”.

Яңа төзелгән ферма, андагы эш һәм ял шартлары белән, хуҗалыкның күрсәткечләре белән танышканнан соң, “Кызыл юл” кебек хуҗалыкларның район, республика аграр тормышында үз урыны барлыгын ассызыклап, башкарылган эшләренә Президент югары бәя бирде. Шулай ук “Татарстан”, “Игенче” хуҗалыкларында төзелә торган мегафермаларның да кирәкле, бик мөһим объектлар булуын искәртте.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов үткән ел капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” музеенда булды. Башкала кунакларына экскурсияне легендар шәхес, 93нче яшендә дә эш урынында булган (тагын бер айдан 93 яше тула!), музей директоры, Бөек Ватан сугышы ветераны, моннан берничә ел элек туган авылы Каенсарда үз акчасына яуда калган якташларына һәйкәл төзеткән Гарифҗан ага Галиев үзе үткәрде. Республика башлыгы Гарифҗан агага Бөек Җиңүнең 75 еллыгы юбилей медален тапшырды. Республикада иң беренче юбилей медале лаеклы иясен тапты. “Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысына да Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан билгеләнгән 75 мең сум федераль түләүләргә республикадан 25әр мең сум акча өстәп түләнәчәк. ТАССРның 100 еллыгына һәр сугыш ветераны 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнгән затларга  да әлеге өстәмә түләү каралган. Тыл ветераннары һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

Музейда Президентка Сөембикә-ханбикәнең шәҗәрәсен: “Аның тамырлары Балтачка тоташа”, – дип зур горурлык белән тапшырдылар. “Әлеге шәҗәрә Казан Кремле тыюлыгына урнаштырылачак”, – диде Р.Миңнеханов.

Аннан соң Президент Чепья мәдәният йортында ел нәтиҗәләренә багышланган район Советы утырышында катнашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чыгышында район тормышының һәр өлкәсенә тулы анализ ясады (әлеге чыгышның тезислары белән 2 нче биттә таныша аласыз).

– Һәр өлкә буенча матур эшләрегез бар. Аларны дәвам итәргә, авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешендәге программаларга активрак кушылырга кирәк. Яшьләрне авылда калдыру, яшь белгечләрне кайтару буенча да ныграк тырышырга кирәк, мөмкинлекләрегез күп, – диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында. – Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча алдагы елда сез иң зур үсеш биргән район. Балтач ул промышленность районы түгел. Халык бик һөнәрле, тырыш, шулай булгач, бу өлкәдә әле ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнмәскә кирәк.

Президент шулай ук демографик хәлне, яшәү шартларын тагын да яхшырту, хезмәт хакларын күтәрү, яңа эш урыннары булдыру кебек мәсьәләләргә игътибарны арттыру һәм тиешле ярдәм күрсәтүне даими контрольдә тотарга кушты. Һәм әлеге утырышта катнашкан барлык төп тармак министрларына районыбыз үсешенә мөмкин булганча ярдәм итәргә дигән бурыч куйды.

 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: