Зарыгып көткән клуб
Әтнә халкы бу бәхетле көннәрне бик көтте. Ниһаять, килде ул. Әтнәдә яңа клуб салыначак. Гади клуб кына түгел, күпфункцияле үзәк төзеләчәк. Авылларда мәдәният учакларын яңарту, төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган дәүләт программасы районыбыз җирлегендә матур гына башлангыч алды. 2012нче елда Алан авылында шушы программа кысаларында мәһабәт бина сафка басты. Быел бу...
Әтнә халкы бу бәхетле көннәрне бик көтте. Ниһаять, килде ул. Әтнәдә яңа клуб салыначак. Гади клуб кына түгел, күпфункцияле үзәк төзеләчәк.
Авылларда мәдәният учакларын яңарту, төзекләндерү буенча гамәлгә ашырылган дәүләт программасы районыбыз җирлегендә матур гына башлангыч алды. 2012нче елда Алан авылында шушы программа кысаларында мәһабәт бина сафка басты. Быел бу бәхет Әтнә авылы халкына елмайды. Төзелеш эшләре бу юнәлештә шактый тәҗрибәгә ия Наил Сафиуллин җитәкчелегендәге җәмгыятькә йөкләнде. Ел башында иске агач клуб сүтелеп, май аенда яңасына нигез салынды. Хәзерге вакытта бина түбә астына кертелде инде.
- Эш процессында каршылыклар чыкмаса, төзү эшләре сентябрьдә тәмамланырга тиеш, - ди мастер Марсель Хафизов.
Күпфункцияле үзәк клуб, пункт, китапханә һәм 15шәр урынга исәпләнгән мәктәп, балалар бакчасын берләштерәчәк. Димәк, Әтнә балалары да башка яшьтәшләре кебек заманча биналарда тәрбияләнә, укый, шөгыльләнә алачак.
Шунысын да әйтергә кирәк, башка районнардан аермалы буларак, бездә мәгариф учреждениеләрен дә клуб бинасына кертеп төзүгә ирештеләр. Чөнки Әтнә кебек кечкенә авылларда болай эшләү күпкә отышлы.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 март 2021 - 20:11Сөйләшер сүзләр күп җыелган... Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр мәктәп елларында салына.1600
-
2 март 2021 - 18:46Раида - “ Шахмат королевасы” Узган атнада Казан шәһәрендә “ Шахмат королевасы” дип исемләнгән ярышлар узды.6001
-
2 март 2021 - 17:21Балтач районы — нәселле сыерларның баш саны буенча 2020 ел лидеры Татарстанның Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш һәм Алексеевск районнары узган елда мөгезле эре терлекнең баш санын арттыру буенча лидер булган.10101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар31900
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.27700
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".149002
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.127301
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.42900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика