Хезмәт

Мех фабрикасы төзелүгә — 80 ел

Балтач райбашкарма комитеты рәисе Гали Имамов 1932 ел йомгаклары белән хисап докладында Арбаш авылындагы мех фабрикасы Октябрьнең 15 еллык бәйрәме көненә (1932 ел, 7 ноябрь) эшли башлады дип белдерә.

Бу Балтач районындагы иң зур сәнәгать предприятиесе була һәм ул сугышка кадәр районыбызның иң зур җитештерү бинасы санала, аның гомуми мәйданы 868 квадрат метр тәшкил итә. Бу фабриканың Арбашта төзелүенең ерак тарихы бар. Мәскәү архивыннан алынган 1793-1803 еллар икътисадым искәрмәләрендә Арча бае (купец) Фәезхан Монасыйпов Арбаш авылында биш чанда (зур мичкә) бер мең тире эшкәртеп, аларны Казан, Ырынбур, Мәкәрҗә ярминкәләрендә сатканы, ә Карадуганда Ырынбур янындагы Каргалы бистәсе бае Мөхәммәт Рахмандиевның елга 1400 тире (эре хайван тиресе) эшкәртү заводы булуы язылган. Димәк, безнең авылларда мех эше белән шөгыльләнү XVIII гасырдан ук киң таралган булып чыга. Казан өязенең Балтач волостенда һөнәрчелек турындагы Татарстан милли архивыннан алынган 1895 елгы белешмәдә - Арбаш авылында 110 кешенең мех эше белән шөгыльләнүе, шулардан 5сенең скорняк машинасы белән эшләгәне күрсәтелгән. Мех эше белән шөгыльләнүче Карадуганда 8 кеше, Таузарда 5 кеше булуы теркәлгән. Өлкәннәр сөйләве буенча, бу чорда авыл байлары Ырынбур ягыннан йомран тиресе кайтартып, шулар-ны хуҗалыкларга таратып эшкәрттергәннәр (иләттергәннәр) һәм шул тиреләрдән 50гә х 60 сантиметрлы пластинкалар тектергәннәр. Бу пластинкалар киләчәктә тун, толып, бүрек һ.б. тегү өчен зур материал булып хезмәт иткән. Байлар тараткан тиреләре хисабыннан, эшкәртелгән материал өчен хезмәт хакы түләгәннәр. Мех эше белән крестьян игенчелектән тыш вакытта шөгыльләнгән һәм бу аңа өстәмә керем китергән. Мех эшен оештыру белән НЭП чорында да шөгыльләнгәннәр. Бу эш байлардан тартып алынгач артельләр оештыра башлаганнар. Шундый артельләрнең беренчесе Арбашта 1926 елда ук оештырыла. Аның мөһеренә «Йомран тиресе эшкәртүче мех артеле», адресы Арбаш - Карадуган дип язылган. Бу артельнең беренче рәисе Балтач мулласы Габдерәүф улы Хөсәен Салихов була. Тарихтан тагын бер кызыклы мәгълүмат: 1931 елның 19 маенда райбашкарма президиумы район мәркәзен (район үзәге элек шулай аталган) Түнтәрдән Балтачка күчерүнең өстенлекләрен санаганда бер пункт итеп Арбашта мех фабрикасы төзелеп ятуы турында әйтелгән. Бу зур бинаның беренче каты таштан, икенче каты агачтан эшләнгән иде. Таш эшләрен Чутай авылы осталары башкара. Ә агач эшләрен үзебезнең тирә-як авыл балта осталары эшли, күпчелеге Балтач авылы осталары була. Тикмәгә генә Балтач гербына балта куелмаган. Авылларда клублар кечкенә булганлыктан, бу бинаның зур цехлары халыкка мәдәни чаралар үткәрү урыны булып хезмәт итте. Казаннан килгән зур концертлар шунда куела иде, СССР Верховный Советына 1936 елда үткән беренче сайлаулар да шунда үтте. Бу бина фабрика итеп салынса да, ул ни өчендер артель итеп үзгәртелде, ләкин халык аны гел фабрика дип исемләп йөртте. Фабрика эшли башлаган елларда анда рәисләр еш алмаша. 1935 елдан 1943 елга кадәр «Кызыл мехчы» артеле рәисе булып Арбаш кешесе Хаҗи абый Нуриев эшли. Ул елларда артель гел үсештә була. 1939 елда «Кызыл мехчы» артелендә 2 миллион 226 мең сумлык продукция реализацияләнә, чиста табышы 200 мең 801 сум була. Шул елда ирләр киеме өчен 39251 мех яка, хатын-кызлар туны өчен 3750 яка, 1420 мех тун эче, 9503 бүрек колакчыны, 7072 мех бияләй, 1308 тун тегелә. Артельнең мех тегә торган 36 скорняк машинасы, 15 тегү машинасы, 1 автомобиле була. Артельнең даими әгъзалары180 кеше, ә барлык хезмәт хакы алучылар (сезонлы эшчеләрне дә кертеп) 381 кеше санала. Артель бик күпләргә яшәү чыганагы булган. Колхозчыларга хезмәт көненә акча бүленмәгән бер вакытта бу хезмәт хакының никадәр мөһим булуын аңлау кыен түгелдер. 1940 елда Балтач районында 6 артель булган, аларның еллык эш күрсәткечләре болайрак: «Стахано-вец» (Балтач) - 945,6, «Кызыл мехчы» - 2 миллион 658, «Кызыл йолдыз» (Бөрбаш Сәрдегәне) - 433, «Кызыл тукучы» (Салавыч) - 346, «Красный труд» (Балтач) - 297, «Дружба» (Хәсәншәех) 250 мең сумнарда продукция җитештергәннәр. Күргәнегезчә, «Кызыл мехчы» бер үзе калган биш артельнең барысы эшләп чыгарганнан күбрәк продукция җитештергән. Чыннан да фабрика дип әйтерлек. «Кызыл мехчы» артеленең Биктәш авылында да филиалы эшләде. Артельнең Арбаш авылында даими эшләүче ясле-бакчасы да бар иде. Сугыш елларында кыска туннарга, бүрекләргә һәм бияләйләргә өстәп фронт өчен гимнастеркалар, телогрейкалар (сырма), мех аяк киемнәре, патронташлар, көрәк чехоллары, танк каплый торган ак япмалар тегелә. Ватан сугышы ветераны, фронтка киткәнче артельдә эшләгән Тәскирә апа Гом-әрова, сугыш вакытында артельдә ике сменалы эш оештырылганын, фронт өчен җитештерелә торган әйберләрнең сыйфаты нык контрольдә тотылуын искә ала. Хаҗи абый Нуриев 1943 елда вафат булгач, артель рәисләре булып Гариф Ибраһимов, Харис Фәйзрахманов, Заһир Сәгыйтов һәм Зәкәрия Зәкиевлар эшләде.
Безнең илдә бара торган берләштерү афәте «Кызыл мехчы»ны да читләтеп узмый, ул 1958 елда «Стахановең» артеле белән берләшә һәм идарә Балтачка күчә, артель цех кына булып кала. Бу мех артеленең бетүенә беренче адым була. 1960 елда Балтач районындагы артельләр, кирпеч заводлары берләшеп «Промкомбинат» оештырыла, аның директоры итеп Габделхак Закиров (Абдул Закирович) билгеләнә, ул зур төзелеш, оештыру эшләре алып барды, шул исәптән Карадуганда да. Мех һәм мебель җитештерүче зур предприятие барлыкка килде. 1960 елда фабрика өчен төзелгән әлеге бинада мехның исеме дә, җисеме дә калмый, анда мебель эшләнә башлый. Башта ул цех кына булса, 1970 елдан мөстәкыйль фабрикага әйләнә, аның директоры итеп Әүхадиша Хафизов билгеләнә. Ул эшләгән елларда зур төзелеш эшләре алып барыла, яңа техника, җиһазлар куела, заманча мебель фабрикасы барлыкка килә. Менә 1980 елгы күрсәткечләр: 15503 бер тумбалы өстәл, 9827 ике тумбалы өстәл җитештерелә, 10348 куб метр агач материалы хәзерләнә, 3692 куб метр такта ярыла. Ул эшләгән елларда 90 урынлы балалар бакчасы төзелде, эшчеләр өчен 16 квартиралы торак йорт салынды һ.б. төзелешләр алып барылды. Аның мәктәпкә дә ярдәме зур булды, бигрәк тә музей төзелешенә.
1977 елда Татарстан Җирле сәнәгать министрлыгы фәрманы белән Балтач, Арча, Саба, Биек-тау районнарында урнашкан биш фабрикада Карадуган мебель фабрикасы составына кертелгән иде. Ул баш фабрика булды. 1987 елда алар мөстәкыйльлек алдылар. Әүхәдиша Хафизов вафат булганнан соң, 1981 елдан мебель фабрикасына (Чепья үргән мебельләр цехы дә керә) Фәрит Әхмәдиев билгеләнә. Ул эшли башлаган елларда фабрикада эшләнгән өстәлләргә сорау зур булды, шуңа фабрикада мебель җитештерү күләме арта барды. 1986 елгы күрсәткечләр: 16313 бер тумбалы өстәл, 7673 ике тумбалы өстәл, 4160 сандык, 3800 үргән кресло-качалка, 1540 бакча өстәле, 6219 үргән урындык һәм башкалар эшләгән. 1988 елның 1 февраль төне фабрика тарихына фаҗига булып кереп калды, янгын чыгып, 1932 елда төзелгән тарихи бина янып бетте. Янган бина урынына район, республика ярдәмендә фабрика эшчеләре тырышлыгы белән яңа бина салынды. Янгыннан соң да мебель җитештерү югары дәрәҗәдә калды. Фәрит Әхмәдиев директор булып эшләгән елларда яңа фатирлар төзелде, дәвалау үзәге эшли башлады, теплица корылды, сыер фермасы оештырылды, фабрика нәселле атлар да асрый башлады. Аның эше югары бәяләнде, аңа Татарстанның атказанган җиңел сәнәгать хезмәткәре исеме бирелде, «Дуслык» ордены белән бүләкләнде. 1990 еллар ахырында базар шартларына күчү фабрика өчен 1988 елгы янгыннан да хәтәррәк сынау булды. Дәүләт оешмалары өчен эшләнә торган өстәлләрнең, мебельнең кирәге калмады, чөнки ул оешмаларга мебель алу өчен акча бүленми башлады, яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзү туктатылды. Социализмның кире кайтуына өметләнеп, фабрика җитәкчелеге халык куллана торган җиһаз эшләүгә күчә алмады. Югыйсә, җиһаз һәр йортка кирәк һәм ул еш яңартылып, алмаштырылып торыша. Шулай итеп, арбашлылар сүзе белән әйтсәк, фабрика эшләүдән дөм туктады. Бу безнең авыллар халкы өчен чын фаҗига булды, йөзләгән кеше эшсез калды. Шушы ук шартларда бернинди базасы булмаган эшмәкәрләр җиһаз җитештерүгә алынды һәм уңышлы гына эшли башлады. Зур чыгымнар тотып, күпме кешенең хезмәте белән төзелгән биналарның, алынган җиһазларның кирәге калмады, алар таркатыла, юкка чыга, юкка чыкмаганнары да кукраеп буш утыра. Менә шундый кызганыч финал.

Рәсемдә: мех артеленең беренче рәисе Хөсәен Салихов. 1916 ел.

Реклама


Рәсемдә: Хаҗи Нуриев.


Рәсемдә: «Кызыл мехчы» артеле бинасы - узган гасырның утызынчы елларында райондагы иң зур бина.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: