Өмет һәм ышаныч уяттыгыз
Кеше гомере ни белән бәяләнә икән?.. Үткән еллары беләнме, әллә эше беләнме? Тормыш кадерен, яшәү мәгънәсен аңлар өчен авырлык татып, хәсрәт кичереп карарга кирәк дигәннәре дә хакмы әллә…
Тормышыбызның шул авыр вакытларында без бик күп табибларга, дәвалану үзәкләренә мөрәҗәгать иттек. Тик үзебезнең район хастаханәсендә эшләүче Камил Вәкилевич Низамиев кебек олы йөрәкле невропотологны очратмадык. Ул безнең күңелләрдә өмет һәм ышаныч уятты. Һәр килүебездә үзенең киңәшләре, җылы сүзе белән дә дәвалады. Аның күңелне күтәрә торган сораулары, җанлы әңгәмәсе дә төшенкелеккә бирелергә урын калдырмый иде. Шулай ук терапия бүлегендә дәвалаучы табибә Лилия Рифатовна Вәлиеваның һәм шәфкать туташларының ярдәмен күп тойдык. Аларның һәркайсына олы хөрмәтебезне белдерәбез. Аларның киңәшләре, шифалы куллары тормышта сабыр, көчле, тәвәккәл булырга зур этәргеч булды. Хәзер кызыбыз тормышка чыгып, сау-сәламәт ир бала алып кайтты. Аларның шатлыкларын уртаклашып, гомер итәбез.
Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан тәбрикләп, эшләрендә уңышлартеләп, Нормадан Мәннановлар гаиләсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев