Өметләр өзелде...
Сентябрь ае гаиләбезгә бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык зур югалту алып килде. Әтиебез, Кадимов Таһир Кавый улын соңгы юлга озаттык.
«Бәхет гел түгәрәк тормый, почмагы кителә», ди халык. Почмагы гына кителеп калмады, рәхимсез үлем газиз әтиебезне безнең арабыздан, тормышыбызның астын-өскә китереп, суырып алды. 7 сентябрь көнне, егетләр кебек янып-көеп эшләгән, тормышны яратып яшәгән кадерлебез, әниебезнең пар канаты, балаларның якын киңәшчесе, терәге, оныкларның яраткан бабалары, кыз туганнарының әтиләре урынына калган бердәнбер абыйлары мәңгегә күзләрен йомды. Күпме хыяллар, өметләр өзелде...
Шушы көтелмәгән кайгы-хәсрәтле көннәребездә рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, дусларга, авылдашларга, төн саклаган һәм соңгы юлга әзерләгән олыларга, үзе җитәкләгән коллективка, район җитәкчелегенә, үзебезнең җирлектәге барлык оешма һәм күмәк хуҗалык җитәкчеләренә, Казан шәһәрендә һәм Татарстанның башка районнарында эшләүче хезмәттәшләренә, классташларына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай сезгә кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен, тигезлектә озак яшәгез.
Барыгызга да олы ихтирам белән, хатыны Фирдәүс һәм балалары
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 09:41Гимназия милли-мәдәни үзәк булырга әзерме соң? Балтач гимназиясе директоры Ринат Камил улы Мөхәрләмовтан биш сорауга – биш җавап4600
-
28 февраль 2021 - 08:11Җәяүле энциклопедия. Кем дип уйлыйсыз?! Айдар белән Илдарны кемгә дә булса калдырып, һаман да совет балаларына, совет халкына белем-тәрбия бирергә ашыкканнар.9601
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар15700
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.15300
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.57000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика