Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Мәӊге онытылмас хатирәләр...

Җиңү көннәре якынлашкан саен сугыш еллары хатирәләре яңара. Әти-әнисеннән яшьли калып, абый-җиңгә кулында үскән әтиемә дә, бабайдан соң 4 кыз һәм 1 ир бала белән калган әби тәрбиясендә үскән әниемә дә тормыш җиңел булмаган.

Аңа тегермәнчеләрдә бала караучы, Кече Лызи авылында ипи-күмәч пешереп сәүдә итүче Кирилл бабайларда пешекче булып эшләүләр насыйп булган...
Табышып, кавышып әти белән әни үз тормышларын корып яшәп ятканда алда тагын зур сынау - Сугыш. Әтигә 31 яшь. Әнигә - 32. Үсеп килә торган 2 бала (1се мин) һәм туачак өченче бала белән әни ялгыз тормыш итәргә кала.
Миңа алты яшь ярым иде. Без әтине сугышка озаттык. Алар ат арбаларына тезләнеп, кочаклашып җырлап, 3 ат белән 41нең 27нче июнендә авылдан чыгып киттеләр. "Без җиңеп кайтырбыз, балаларны саклагыз!" - дип саубуллаштылар да шул китүдән кайтмадылар.
Әти пулеметчы булган. Военкоматтагы исәп журналында "стрелковый полк №1184 27/VI-41" дип язылган. Соңгы хаты бик кыска - "Сугыш бик кызу бара, хәзер без дә керәбез, исән чыксак, күбрәк язармын, бирешмәгез, хуш!" - булган. 42нең гыйнварында әтинең хәбәрсез югалуы турында язу килгән. Өсләренә снаряд төшкәнме, чолганышта калып пленга эләккәнме - билгесез.
Әни әле шулай да ун еллар буе өметен өзмәде. «Бәлки, исән булса, бер җае чыгып, әтиегез кайтыр", - дип безне юата иде.
Аннан безнең мәңге онытылмый торган сугыш чоры тормышы башланды. Иписез, шикәрсез, кычытканлы черек бәрәңгеле, ат кузгалагы яфрагыннан пешергән кәлҗемәле, чабаталы тормыш.
Ә яшәргә кирәк иде. Өмет зур. Илне саклап калу өчен фронтта да, тылда да бөтен халык (яше-карты) соңгы көчен куя. Әниләрнең кырдагы игеннәрне урак белән уруларын, безнең алар урып салган учмаларны көлтә итеп бәйләп сослымга куюларны, әниләрнең амбар алдында икешәр апа булып кул белән суыру машинасын әйләндерү, чиләкләп машинага ашлык салып тору, чистартылган ашлыкны чиләк белән капчыкларга тутыру, 12-15 яшьлек малай-егетләрнең атлар җигеп, арба башларына кызыл флаглар куеп Шәмәрдәнгә "Кызыл олаулар" чыгаруларын ничек онытасың. Әле төннәрдә әни күрше кызлары белән сарык йонын эрләп снайперлар өчен ике күз турысы гына ачык булган, ике озын колаклы башлык бәйли иде. Ә без йон язабыз, йомгак чорныйбыз, җиңүгә булышабыз.
Ул елларда ачлык-ялангачлыктан үлемнәр күп булган. "Хәтта кабер казырга кеше булмаган көннәр булды", - дип искә ала иде әни. Тазалар фронтта, яраланып кайтучылар авыру, яшь малайлар колхозның бөтен эшендә.
ӘНИ СӨЙЛӘГӘННӘН...
"Беркөнне күрше әбине җирләргә безгә (яшелчә бригадасына) кушылды. 6 хатын чиратлашып кабер казыйбыз. Арыгач чокыр кырыена менеп, аякларны эчке якка асылындырып утырабыз да хәл алабыз. Ач бит инде. Инде булды бугай дип көрәкләрне куйганда гына Арбаштан кайтып килүче авыл советы председателе безнең янга зиратка керде дә: "Апалар, тагын бер штыкка гына (1 көрәк тирәнлеге) тырышыгыз инде, юкса, әбиегез артыгыздан кайтып җитәр", - диде. Тырыштык инде, нишлисең", - дип искә алды.
Ул еллар турында сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Әле сугыш чоры гына мени - сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды. Ул безнең уку, һөнәр алырга тырышу, тол калган әниләрнең һәм сугыштан яраланып кайтучыларның тормышны яңадан тәртипкә китерү чоры.
Менә шулай. Бу җиңү көне фронттагыларның үзләрен аямыйча сугышып кан коеп корбан булулары, тылдагыларның көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт итүләре бәрабәренә килде.
Сугыштан исән-сау кайтучылар, алар кайткач бергә-бергә яшәп эшләп киткән тыл ветераннарын хөкүмәтебез бик зурлый, Аллага шөкер.
Чит җирләрдә туфрак булган әти-абыйларга, сугыш һәм сугыш арты елларында авыр хезмәт куеп, исән калган балаларын үстергән, инде мәрхүм булган әни-әбиләргә безнең догаларыбыз ярдәм булсын инде.
Хәзер ветераннар гына түгел, сугыш чоры балалары да үзләренең истәлекләре белән бергә китеп баралар.
"Илләр тыныч булсын. Сугыш афәтләрен күрергә насыйп булмасын. Яшьләребез тырыш, эшчән, намуслы һәм безнең буын кешеләренә догачы булсыннар иде", - дигән теләктә калам.
Мөнирә ФӘТТАХОВА -ГАЯЗОВА
Таузар-Чап шар авылыннан,
80 яшьлек ветеран.
Фото: http://pobeda.krskstate.ru/oborona/part2_22

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250