Мәңге онытылмаслык кайгы
Барыбыз өчен дә ныклы терәк булган кадерле кешебез, әтиебез Фәритне 30нчы сентябрь иртәсендә без мәңгелеккә югалттык. Аның арабыздан шулай иртә китүенә берәү дә ышанмады. Болай булырга тиеш түгел иде бит, ышанасы да, килешәсе дә килми. Йөрәк әрни, җан сыкрый, үзәкләр өзгәләнә.
Менә шушы авыр вакытларыбызда, ачы күз яше түккәндә яныбызда никадәрле изге күңелле кешеләр барлыгын аңладык, тойдык, алар әле дә безнең белән, безнең янәшәбездә. Яныбызда булмаганнары һәрдаим телефоннан хәлебезне белеп торалар.
Иң беренчеләрдән булып хәлебезне белгән, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән район җитәкчеләренә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе коллективына, профсоюз оешмасына, үзебезнең колхоз идарәсенә, районның колхоз җитәкчеләренә, сөт-май комбинаты дирекциясенә, район мәгариф идарәсе коллективына, хезмәттәшләренә, Сосна һәм Кече Лызи мәктәбе коллективына, дусларына (Арча, Казан, Мари Иле, Чувашия, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе), барча-барча туганнарга, күршеләргә, Сосна авыл халкына, гаилә дусларыбызга олы рәхмәтләребезне ирештерәбез. Ходай сезнең берегезне дә исәнлектән, тигезлектән аермасын, ачы күз яшьләрегез җиргә таммасын, күргәннәргә ныклы сабырлык, яшәргә көч бирсен дигән теләктә калабыз.
Әтиебез Фәрит, авыр туфрагың җиңел, урының оҗмахта, рухың шат булсын. Без сине мәңге онытмабыз.
Һәммәгезгә олы ихтирам һәм хөрмәт белән Фәрит ИСМӘГЫЙЛЕВнең гаиләсе.
Сосна авылы
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.28801
-
21 май 2022 - 20:11JuniorSkills, район башлыгы гранты, 345 ноутбук... Районда «Талантлар парады» узды.16900
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.22701
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20400
-
20 май 2022 - 14:46Данилның батырлыгы мәңгелек Үз гомерен куркыныч астына куеп ирешелгән батырлыгы Данилның әти-әнисенең күңеленә канлы күз яшьләре белән язылып, бүген дә сыкрый торган яра булып тора...69101
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика