Хезмәт

Мөхәммәтшин елы

Районыбыз халкы өчен узып баручы елны чын мәгънәсендә Мөхәммәтшин елы булды дисәк, һич хаталану булмас...

Реклама


Гарифҗан аганы бик күптән Яңгул урта мәктәбендә директор булып, аннан соң чирек гасырга якын районыбыз хакимиятендә эшләгән елларыннан ук белсәм дә, чын-чынлап аралашып, фикерләр уртаклашып, дуслашып китүебезгә 10 ел чамасы гына әле. 2001 нче елның ахырында аның белән район хастаханәсендә дәваланырга туры килде. Ул елны республика, район җәмәгатьчелеге аның 60 яшьлек юбилеен зурлап билгеләп үткән иде. Мин дә Гарифҗан аганы гомер бәйрәме белән тәбрикләп, теләкләремне ирештердем. Ул язмаларым аша гына түгел, болай да мине белә булып чыкты. Иҗаты белән кызыксындым. Күп кенә әсәрләре рус, төрек, украин, удмурт, башкорт телләренә дә тәрҗемә ителгән Гарифҗан ага үзенең дә соңгы вакытта тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнеп ятуын сөйләде. Озак та үтмәде ул миңа үзе төрекчәдән татарчага тәрҗемә итеп бастырган татар халкының фаҗигале тарихын чагылдырган «Газаплы күченү» романын бүләк итте. «Укып чык әле, аннан миңа фикереңне әйтерсең», диде. Милләтебезнең язмышы өчен үзе дә ут йотып йөргән әдипне әсәрдә барыннан да бигрәк үзебезнең милләтнең фаҗигале язмышына икенче бер тугандаш халык вәкиленең карашы, битараф булмавы уйланырга мәҗбүр итә. Китапны укып чыккач, шул уйлануларымның нәтиҗәсе буларак, Гарифҗан аганың олы хезмәтенә рәхмәтемне дә белдереп, «Хезмәт» һәм «Ватаным Татарстан» газеталарында «Дөнья - фани, ахирәт - мәңгелектер» дигән язмам басылып чыкты.
Китап киштәмдә Гарифҗан ага бүләк иткән дистәләрчә китаплар бар. Мәсәлән, «Робагыйлар бакчасы» гына да ни тора! Һәрбер җөмләсендә күпләребез уйланып та карамаган мәгънә, гыйбрәт, тәрбия сыйдырган «алтын» уй-фикерләр. Аның белән аралашып үткән 10 ел эчендә генә дә 7 китап бастырып чыгарды Гарифҗан ага. Иң зур игелекле хезмәтләренең берсе, район тарихын чагылдырган ике томлык «Балтач энциклопедиясе» аны чын тарихчы-галим итеп танытты.
Мине иң куандырганы Гарифҗан аганың Филармониядә үтәчәк юбилей бәйрәменә чакыру кәгазе алып, шул олы бәйрәмдә катнашу булды. Без, бу бәйрәмдә катнашучылар, райондашыбыз белән зур горурлык хисләре кичердек.
2011нче ел җөмһүриятебездә «Тукай елы» дип игълан ителгән иде. Очраклылык кына булса да, шушы елда Гарифҗан аганың олуг юбилее үткәрелүе районыбыз халкы өчен агымдагы елны чын мәгънәсендә «Мөхәммәтшин елы»на әверелдерде!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: