Хезмәт

"Мин барыбер беркемгә дә кирәкмим" (Гыйбрәтле язмыш турында)

Вакыйгалар бик тиз бөтерелә, әмма Лилиягә вакыт туктап калган сыман иде. Боларның барысы да куркыныч бер төш кенә булып тоелды. Ул да булмады, җыелган халык арасыннан Илгизнең тавышы ишетелде

Олы юлдан җилдереп кенә килүче дәү машина кырт борылып Ташлыяр авылына төшә башлады. Рульдәге ир тизлек ярата, ахры, авылга кергәндә дә әллә ни акрынаеп тормады. Юл читеннән хәлсез генә атлаучы Илгизне машина җиле бәреп ега язды. Алгы утыргычтагы Лилия руль тоткан иренә татлы сөю белән назлап карады.

Авылга кайтканда, ул һәрвакыт шулай ләззәт кичерә. Уңышлы гаилә коруы сәбәпле, авылдашлары алдында эчке бер мактану, тантана кичерә. Аныкыдай ир, аларныкыдай кәттә машина, Лилияләрнең шәһәрдәге өе кебек затлы йорт бу авылда берәүдә дә юк. Бар кешедән дә өстенлек хисе – татлы бер хис икән. Кияүгә уңышлы чыгып, тормыш итә башлаганчы, Лилия моны белми иде. Ул да – гадиләрдән бер гади булган шушы авыл кызы. Мәктәптә укыганда, классташларыннан берни белән дә аерылмады. Әнә шул юл чатында егыла язып калган Илгиз аны озатып та маташты әле. Илгизне искә төшергәч, тәне эсселе-суыклы булып китте. Язмышын шуның белән бәйләсә, Лилия кем булыр иде? Иртән иртүк торып, сыер астын тазартучы, чиләкләп сөт савучы бер авыл хатынымы? Әле ярый тәкъдире саклады аны. Илгизне хәзер гел эчә, диләр. Имештер, җавапсыз мәхәббәт шулай иткән аны. Үзеңнең булдыксызлыгыңны кешегә сылтамаска иде.  Тормыш итә белмисең икән, үзеңә үпкәлә. Ничу монда бүтәннәрне гаепләргә. Лилия күңеленнән генә кем беләндер шулай бәхәсләшеп алды. Аннан яңадан рәхәт уйларына әйләнеп кайтты.

Өйләнгәндә Инсаф та бик әллә кем түгел иде анысы. Башкалардан аерылса да, мөгаен, мал кадерен белүе белән генә аерылгандыр. Вуз тәмамлагач, уңышлы бизнес корып җибәрде дә эшләре гел үргә китте. Иренең уңышында үз өлеше барын тойды Лилия. Аңа булган мәхәббәте Инасафны гел шулай алга этәрде дип уйлый иде. Өйләнешкәч тә беренче елларда бала табарга да ашыкмады алар. Бала аякка тышау булачак иде. Бары тик бар нәрсәләре җитеш булгач, башкалардан берничә башка өстен булгач кына ту­пыр­даган ир бала тапты бай хатыны. Дөресен генә әйткәндә, аларның Искәндәре кебек затлы баланы шулай ук бу авылда берәүдән дә таба алмыйсың. Өч яшь инде үзенә, белмәгәне юк. Боларны, әлбәттә, яшь хатын берәүгә дә кычкырып әйтми. Авылдашлары белән сөйләшкәндә, үзен бик әдәпле-акыллы тотарга тырыша, түбәнчелекле итеп күрсәтә белә. Тәкәббер өстенлек хисе күңелендә генә бик яшерен чәчәк ата аның.

Авылның үзәк урамына борылганда, Лилиянең әнисе яшәгән йорт ягыннан күккә кара төтен күтәрелгәне күренде. Я Аллам, әллә әнисенең өе яна инде?! «Лексус» килеп туктаганда, чынлап та, күршеләрнең лапасыннан чыккан янгын Лилия үскән йортны ялмый башлаган иде. Ул да булмады, абына-сөртенә урамнан чабып кайтып килүче әнисе дә күренде.

– Баланы, Искәндәрне коткарыгыз! – дип илереп кычкырды әби. Әмма йортка якын килерлек түгел иде инде. Ялкын нәкъ ишек ягыннан ялмап алган, ут бик тиз үрли иде. Ярсып ишеккә таба ташланган әбине кемдер кире тартып алды.

Бер мизгелгә генә сыны катып калган Лилия Инсафның кулыннан тартты.

– Ишетәсеңме, Искәндәр өйдә калган! – дип ачы тавыш белән кычкырды ул. Инсаф үле бер тынычлык белән катып калган һәм селкенергә уйламый да иде. Ирендә өмет юк икәнен тиз төшенде яшь хатын. Өзгәләнгән ана йөрәге белән утка таба ташланды. Аны да кемдер тотып алды, кирегә өстерәп ире янына китереп бастырдылар.

– Юләрләнмә, Лилия, бала… тагын булыр әле. Үзеңне сакла, – диде ир тыныч кына.

Вакыйгалар бик тиз бөтерелә, әмма Лилиягә вакыт туктап калган сыман иде. Боларның барысы да куркыныч бер төш кенә булып тоелды. Ул да булмады, җыелган халык арасыннан Илгизнең тавышы ишетелде.

– Су сибегез миңа, су сибегез, – дип кычкырды ул, ярсып.

– Илгиз, юләрләнмә, хәзер соң инде. Үзеңне генә харап итәрсең, – диде авылдашлардан кемдер, аның ниятенә төшенеп.

– Мин барыбер беркемгә дә кирәкмим, – дип  кычкырды егет һәм бер-бер артлы өстенә чиләкләп су сипте дә өйнең түр тәрәзәсенә ташланды. Бер секунд та үтмәгәндер, аның инде тәрәзәне ватып өй эченә сикергәнен күрделәр. Тынлык урнашты.  Төтен инде өйнең калай түбәсе астыннан күтәрелә. Бу инде, ихтимал, түшәмдәге пычкы чүбенә дә ут капкан, өй эченә, бәлки, утлы күмер коеладыр дигән сүз иде.

Күңелдән генә бар кеше дә бала белән Илгизне җирләп өлгерде. Секундлар бик озак үтте. Илгиз өстәлне күтәреп ташлады, диванны ярсып өстерәде-этте. Бала беркайда да юк! Шкаф ишеген каерып алып ташлагач кына куркудан чүпрәкләрне кысып тоткан сабыйның хәсрәтле йөзе күренде. Баланы күтәреп тәрәзәдән тышка сикерде егет. Халык «аһ» итеп җиңел сулап куйды. Кемнеңдер котылучылар өстенә чиләкләп су сибәргә башы эшләде. Авыл эченә сиренасын кушкан янгын машинасы да кереп килә иде инде…

…Озакламый Инсафның акчасын саклаучы банк яначагын, кредитлары өчен аның йортын да, машинасын да сатарга туры киләчәген ул мизгелдә беркем дә белми иде әле.

Рәшит Фәтхрахманов

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: